Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары, студентлары, республиканың гомуми белем бирү йортларында укучылар катнашты.

Чараны Арча районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар ачты.

Соңыннан министр Равил Кузюров «Татарстан Республикасы урманнары – кыйммәтле экологик хәзинә чыганагы» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстанда урман хуҗалыгының үткәненә һәм бүгенге торышына, тармак белгечләре тарафыннан урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләргә тукталды.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясенең урман белән каплану дәрәҗәсе 17,5% тәшкил итә. Булдырылган саклагыч урман утыртуларын исәпкә алганда, бу күрсәткеч – 19,6%, – диде ул. – Шуңа күрә урман фонды һәм башка категория җирләрендә сыйфатлы урман торгызу һәм урман үстерү эшләре Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының өстенлекле бурычы булып  тора. 2019 елдан башлап урман фондында мондый эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла».

Министр билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда урман тармагын цифрлаштыруга аерым игътибар бирелде. «Узган елда Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектының икенче этабы төгәлләнде. Барлыгы 13 хезмәт цифрлаштырылды, – дип өстәде Равил Кузюров. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру, пилотсыз очу аппаратлары сатып алу һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча эшләр дә алып барылды».

«Урманчының эше – күп кырлы. Бу – урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү, – диде министр. – Докладым ахырында шуны искәртәеп узам: урман ресурсларын саклау һәм арттыру бурычы – урман тармагы белгечләренә генә кагылмый. Газиз республикабызның «яшел» киләчәге безнең һәрберебездән тора».

Аннары докладлар белән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов һәм КДАУның урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин чыгыш ясады. Белгечләр үз чыгышларында урман сәнәгатен, урман мәгарифен һәм фәнен үстерү перспективаларына тукталдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук «Урман. Хәзерге һәм киләчәк технологияләре» күргәзмәсе дә оештырылган иде. «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФБУның «Көнчыгыш-Европа УСС» филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгечләре үз эшләрендә кулланыла торган җиһазларны тәкъдим иттеләр.

Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова студентларга тармакның иң кирәкле һөнәрләре, хәзерге вакытта оешмаларда булган эш урыннары, хезмәт шартлары һ.б. турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International