Кичә, 21 мартта, Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтелде. Аның кысаларында дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, презентацияләр, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында мастер-класслар, Казан дәүләт аграр университетында тантаналы җыелыш һ.б. үткәрелде. Барлыгы 100 артык чара оештырылды.
Әйтик, «Кама урманчылыгы» ДКУ Кама буе кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Миңнулла Галәветдинов Балык Бистәсе районының «Урахчы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Урман һәм сәламәтлек» темасына лекция үткәргән. Аның кысаларында ул балаларга урманнар, аларның мөһим су саклау, яклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, урманның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләгән.
«Арча урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Энҗе Мөхәммәтҗанова Арча районының Лесхоз урта мәктәбендә «Урман белгечләре» викторинасын оештырган. Мәктәп укучылары агач һәм куак токымнарына, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы берничә сорауга җавап биргәннәр.
Кәләй урманчылыгы хезмәткәрләре Урман – Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Кичү урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Кузайкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Әлмәт районы Сәрән урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Яңа Чишмә районы Петропавловск урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Лениногорск районы Урмышлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Урман –безнең байлыгыбыз» темасына дәресләр үткәргәннәр. Очрашу барышында укучылар Татарстан урман комплексының тарихы һәм бүгенге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр турында белгәннәр.