Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышларында катнашты

2023 елның 13 мае, шимбә

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар «Казан шәһәре Үзәк стадионы» ССК» МАУ базасында узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыкларының, ведомстволарының һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структураларының 21 командасы вәкилләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Инсаф Ихсанов, урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Сергеева, икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән эш итү бүлегенең әйдәп баручы консультантлары Артем Николаев һәм Алинә Сафиуллина тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк спартакиада кысаларында чаңгы, баскетбол һәм шахмат ярышлары узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International