ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан һәм Беларусь арасында урман хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына эш визиты белән БР урман хуҗалыгы министры Александр Кулик җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе килде.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов доклад белән чыгыш ясады.

Аерым алганда, ул бүгенге көнгә Татарстан Республикасында урманнар 1 млн.261,3 мең га мәйданда урнашкан, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,4%, дип сөйләде. Урман комплексы белән идарә итү системасы Министрлыктан һәм ведомство буйсынуындагы 64  учреждениедән тора – 31 «Урманчылык» ТР ДКУ, 31 «Урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ.

«Татарстан Республикасында башка категориядәге җирләрдә урман торгызуга һәм урман үрчетүгә аерым игътибар бирелә. Быел, мисал өчен, без 4 мең гектар мәйданда эш башкардык, шул исәптән «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында да – 2,6 мең гектар мәйданда», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына мониторинг үткәрелә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла, шулай ук урман янгынына каршы пропаганда алып барыла. Барлыгы II һәм III типтагы 25 урман-янгын станциясе бар», – дип өстәде министрның беренче урынбасары.

Александр Кулик түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Беларусь Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды.

Ул Беларусь Республикасы урман фонды территориясе – 9,7 млн.га, урманнар 40% тәшкил итә, диде.

«Тармакта 36,2 мең кеше эшли. Безнең эшчәнлекнең 2 юнәлеше бар – урман хуҗалыгы һәм сәнәгать. Агач эшкәртү, агач материаллары җитештерү үсеш алган», – дигән мәгълүмат бирде Александр Кулик.

«Тармакта заманча видеокүзәтү чараларын кулланып, дистанцион ысуллар белән урман янгыннарын күзәтү һәм иртә чорда ачыклауның автоматлаштырылган системасын кертү программасы төгәлләнде. Урман фондының урман белән капланган мәйданын автомат рәвештә күзәтә торган 399 камера урнаштырылган», – дип өстәде ул.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров делегация вәкилләренә Татарстан Республикасына визитлары өчен рәхмәт белдерде.

«Безгә Беларусь Республикасында урман хуҗалыгын алып бару тәҗрибәсе бик кызыклы, – диде ул. – Әлбәттә, сездә –башка принцип, сезнең урманнар гаять дәүләт милке объекты булып тора. Шуңа да карамастан, Татарстанда гамәлгә кертергә мөмкин булган нәрсәләр дә бар».

Түгәрәк өстәлдән соң Александр Кулик ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музее экспозициясе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International