"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары һәм хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар уздыра. Урман фонды территориясендә юллар һәм трассалар буйлап җыештыру эшләре башкарыла.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Бүген Татарстанда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе старт алды. Быел ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр.
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 294 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ дәүләт инспекторлары һәм кишәрлек урманчылыкларының урман мастерлары квалификация үстерү курсларын узды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырыла торган гомумкала өмәсендә катнашты. Белгечләр Министрлык административ бинасы тирәли территорияне чистартты һәм төзекләндерде.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктлары тирәли һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янәшәсендә 100 артык рейд үткәрде.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады.
ТР Бөгелмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
2019 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигать саклау акциясе булачак.