Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “2016 елгы иң югары культуралы питомнигы” исеменә конкурс узды. Анда министрлыкка буйсынган учреждениеләр актив катнашты. Катнашучылар тарафыннан тапшырылган эшләрне өйрәнеп, конкурс комиссиясе җиңүчеләрне атады.
1. урын– “Саба урманчылыгы” ДКУ
2. урын– “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУ
3. урын - “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ
Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында 55 урман питомнигы бар, аларда киң ассортиментлы ылыслы, яфраклы үсентеләр, шулай ук декоратив токымнар үстерелә. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруга алдынгы технологияләрне кертә, шуның аркасында утырту материалын үстергәндә югары күрсәткечләргә ирешәләр.
Татарстан Республикасының урман инспекторлары җирлек урманчылыкларында осталык кишәрлекләренә ревизия үткәрде. 2016 елның 27 октябренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсына торган учреждениеләрдә түбәндәге эшләр башкарылган:
- планлы тикшерүләр. Белгечләр тарафыннан урманнарны законсыз кисү буенча 15,1 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян 48,4 мең сум тәшкил итә.
- контрольлек ревизияләре. Урманны законсыз кисүгә карата 3,2 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян күләме 2,3 мең сум тәшкил итә.
- планнан тыш тикшерүләр. Законсыз кисүләр ачыкланмады
Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасы командаларын “Ландшафт дизайны” вәкаләте буенча “Яшь профессионаллар” World Skills Russia ачык төбәк чемпионатына әзерлек эшләре башланды, чемпионат 2017 елның 1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Лубян көллиятендә укучылар, шушы елның апрелендә Казан ярминкәсе мәйданында булып узган эшче һөнәрләр чемпионатында (WorldSkills Hi-Tech) призлы урыннар яулап, үзләрен танытырга өлгерде инде. Ул вакытта ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 684 кеше катнашты. Ярышлар 56 вәкаләт, 6 максатчан блок буенча узды: төзелеш, сәнәгать, ИТ хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн. Лубян урман-техника көллиятеннән “Ландшафт дизайны” вәкаләтендә укытучы Н.М. Сираҗетдинова белән административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Н.М. Сираҗетдинов тарафыннан әзерләгән ике команда катнашты. Аларның көндәшләре буларак Казан һәм Мәскәү өлкәләре командалары чыгыш ясады. Эшләрне бәяләгәндә башкарыла торган эшләрнең, җитештерүчәнлекнең сыйфаты, куркынычсызлык техникасын саклау һәм командада эшли алу сәләте исәпкә алынды. Бирелгән техник бирем нигезендә ярышларда катнашучылар шартлыча парк ясадылар, анда аны клумбалар һәм чәчәкләр белән бизәргә, тротуар плитәләреннән юллар түшәргә, агач түшәмә ясарга, декоратив агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Рүзилә Закирова белән Мария Мохова составындагы “Лубян урман-техника көллияте” студентлары – өченче, ә Блохин Александр белән Толмачева Ангелина составындагы команда икенче урынны яулады.
“Ашыт” ДТКТ белгечләре ТР Арча районының “Васильева Бужинский детский сад” МБДМУ учреждениесендә кызыклы тематик дәрес үткәрделәр. Уен рәвешендә балалар бөҗәкләрнең тормышы, аларның табигатьтә барган үзгәрешләргә яраклашуы турында белделәр. Сабыйлар тыюлык территориясендә яшәүче һәм ТР Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләр белән таныштылар. Чараның төп максаты – тере табигатькә карата кызыксыну уяту, бөҗәкләрнең охшаш һәм аермалы билгеләрен чагыштыра һәм аерып чыгара белү. Балалар бакчасында эшләүчеләргә тыюлык грамоталары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыклар тапшырылды.
Нурлат мәктәп урманчылыгында менә дигән идея тормышка ашырыла. Бишенче һәм алтынчы сыйныфларда укучылар сәнгать остаханәсен ачып җибәрде, анда табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясала. Балалар башта яфракларны киптерделәр, күпсанлы күркәләр, кабырчыклар җыйдылар. Һәркайсы үз сюжетын сайлады. Яфраклардан кошларның, балыкларның, күбәләкләрнең, тиеннәрнең аппликацияләрен; орлыклардан – вазалар, бәйләмнәр һәм күп кенә башка кирәк-яракларны ясадылар. Диана Нуриеваның кул эшләнмәсен барысы да кызыклы дип таныды, ул “Су асты дөньясы”н ясады.
2016 елда “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында колексына үзгәрешләр кертү турында” 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль закон тулы күләмдә үз көченә керде. Аны тормышка ашыру кысаларында үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы уңышлы гына эшләп килә. Система эшен тәэмин итү өчен 20 норматив-хокукый акт – Хөкүмәтнең 14 карары һәм әмернамәсе, Россия Табигать министрлыгының 6 боерыгы кабул ителде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28.1 статьясының 1 өлеше буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларацияне тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган өчен, шулай ук үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларациягә белә торып ялган мәгълүматлар керткән өчен вазифаи затлар һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартыла.
2016 елда 1977 административ эш кузгатылды инде – 1830 эшне урманнар белән идарә итү органнары һәм 147 эшне полиция органнары ачты. Федераль округлар буенча Урман хуҗалыгы департаментлары инспекторлары төзегән административ эшләр буенча 7 422,5 мең сумлык штрафлар салынды.
Хәзерге вакытта үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы актив файдаланыла һәм аннан бик күп кеше файдалана.
Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениеләрендә – урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгын алып бару торышын бәяләү барышында 2016 елның 25 октябрендә кадәр, тапшырылучы хисап белешмәләренең дөреслеген һәм Татарстан Республикасы урман инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатында, урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм чикләү өлешендә осталык кишәрлекләренә ревизия ясала. Тикшерү барышында вазифаи затлар урманнарны законсыз кисү, җирләрне үзирекле биләп алу, шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре таләпләрен бозу очракларын чикләү, техник документациянең билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү буенча эш алып баралар.
2015 елда осталык кишәрлекләренә карата 366 планлы тикшерү үткәрелде, ул вакытта агачны законсыз кисү буенча 56,1 кбм җир ачыкланды. Китерелгән зыянның күләме – 158,1 мең сум. Үткәрелгән контроль ревизияләр саны – 191, 10,1 кбм законсыз агач кисү урыннары ачыкланды. Китерелгән зыян күләме – 30,7 мең сум. Моннан тыш, белгечләр тарафыннан 13 планнан тыш һәм кисәк тикшерүләр үткәрелде, ул вакытта законсыз кисү очраклары ачыкланмады.
Мәскәүдә VIII “Урман һәм кеше” халыкара форумы кысаларында “Лесдревмаш-2016” махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. “Экспоцентр” үзәге территориясендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз төбәгенең экспозициясен – продукция үрнәкләре белән бергә, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең макетын, МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерә торган “Kastamonu” агач эшкәртү моделен күрсәттеләр. Татарстан стендын караучылар өчен урманчылар шулай ук бал һәм кайнатма белән хуш исле чәй рәвешендә татлы кабымлыклар әзерләделәр.
“Урман һәм кеше” халыкара форумы 2016 елның 27 октябренә кадәр дәвам итәчәк, анда Европа, Америка, Азия илләреннән, Россия предприятиеләреннән, дөньяның барлык илкүләм тармак ассоцияцияләреннән вәкилләр киләчәк, алар урман комплексын үстерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк.
Татарстан Республикасында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе дәвам итә. 2016 елның 20 октябренә карата урман биләмәләрен җыештыру эшләрендә, 2016 елның 15 сентябреннән башлап, 1,5 мең тирәсе кеше катнашкан. 488 урман фонды арендаторы,133 предприятие, шулай ук 15 бакчачылык ширкәте актив партнерларга әверелде. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 855,6 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 504,1 куб метр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау һәм чикләү буенча 159 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар барышында 35 ККК өеме ачыкланды, хәзерге вакытта алар тулысынча юкка чыгарылды.
Акция барышында 34 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. 86 мәгълүмат щиты, аншлаглар, шулай ук урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган ял урыннары төзекләндерелде. Ел саен акциядә Татарстанның барлык ведомстволары һәм министрлыклары хезмәткәрләре, вузлар, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре актив катнаша. Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитария-экология тирәлеген булдыру.
2016 елның 24 октябреннән 27 октябренә кадәр Мәскәүнең “Экспоцентр” үзәге территориясендә Халыкара VIII “Урман һәм Кеше” форумы узачак, анда Европа илләреннән, Америкадан, Азиядән, Россия предприятиеләреннән, дөньяның барлык илкүләм тармак ассоциацияләреннән вәкилләр җыелачак.
Форумның максаты булып урман комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләшү, тармактагы әһәмиятле проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын эзләү тора. Быел форумның шигаре – “Инвестицияләрне инновацияле үсешкә һәм экологиягә”. Программа кысаларында пленар утырышны, түгәрәк өстәлләрне, семинарларны үткәрү планлаштырыла. Анда катнашучылар шулай ук “Лесдревмаш-2016” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне караячак.