ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Балтач” ДТКТ коллективы, Балтач урманчылыгы урманчылары, Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучылар һәм “Балтач газ” оешмасы хезмәткәрләре 2016 елның 30 сентябрендә “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар.

“Балтач” тыюлыгы территориясендә активистлар тарафыннан 600 артык үсенте – каен, нарат, карагач утыртылды. Иҗади эшне тәмамлаганнан соң чәй эчүләр оештырылды. Чарада барлыгы 35 кеше катнашты.

“Үз агачыңны утырт” – Арча районының “Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ учреждениесендә “Урман утырту көне” әнә шундый шигарь белән үтте. Чарада 70 тирәсе кеше актив катнашты. Бу “Ашыт” ДТКТ белгечләре дә, мәктәп коллективы да, 1-9 сыйныфларда укучылар һәм аларның ата-аналары. Балалар үзләренең исемнәре белән аталган агачларны зур энтузиазм белән утыртты. Уртак көч кую аркасында беренче һәм чыгарылыш сыйныфларда укучыларның аллеялары булдырылды. Башлангыч сыйныфларда укучылар тәүге иҗади хезмәт күнекмәләрен алдылар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә мәктәпкә терәлеп торган территориядә төрле токымлы 100 артык агач утыртылды: чыршы, нарат, миләш, юкә. Ел саен уза торган “Урман утырту көне” акциясе үсеп килүче буында урманга карата сакчыл караш тәрбияләргә булыша, халык арасында пропаганда ролен үти, безне чолгап алган тирәлекне яшелләндерү, яшел биләмәләрне үстерү һәм саклау зарурлыгы турында искә төшереп тора.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 27 сентябрендә Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә “Тулай торакта яшәүче итеп багышлау” дигән күңелле һәм динамикалы бәйрәм булып узды. Зал “яңа пешерелгән” һәм күптән яши торган студентлар белән тулы иде. Бәйрәмгә балаларның остазлары да чакырылган иде: тәрбия эше буенча директор урынбасары Сираҗетдинова Н.М., укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре. Өлкән сыйныфларда укучылар тарафыннан әзерләнгән “Яшәүче буларак багышлау” концерт программасы зур хис-кичерешләр уятту, ул беренче курстагылар хәтерендә әле озак истә калыр, чөнки нәкъ менә тулай торакта тулы студент тормышын тоярга мөмкин. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Лубян урман-техника көллиятендәге шушы бәйрәмне оештырган хезмәткәрләр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр, ә тулай торакта яшәүчеләргә уңышлар, позитив һәм актив студент тормышы теләп калдылар.

200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акча символлары өчен тавыш биргәндә флэшмоб ярдәмендә урманчылар да Казанга теләктәшлек белдерергә булды. Агач үсентеләрен утыртып бетергәч, акциядә катнашучылар Татарстан башкаласы өчен тавыш бирергә чакырып, коллектив белән фотога төштеләр.

Узган шимбәдә Республиканың “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе старт алды. Казан шәһәренең Идел буе районындагы “Вахитов” скверында агач үсентеләрен утырту эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Узып бара торган башкала кешеләре шулай ук көрәк алып һәм куана-куана акциягә кушылдылар. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә “Вахитов” паркы территориясендә 350 чыршыдан торган истәлекле аллея барлыкка килде. Республикадагы табигатьне саклау акциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 350 гектарда чыршы, нарат, карагач, каен һәм башка агач-куак токымнары утыртылачак.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 30 сентябрендә Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе урманчылыгы коллективы “Урман утырту көне” Россиякүләм акциясенә старт бирде. 130 артык кеше  (42 оешма) туган шәһәрләрен яшелләндерүгә актив кушылды.

Урманчылык хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу уңаеннан нарат һәм чыршы агачларыннан аллея утыртты.

Әзерләнгән үсентеләр арасында – нарат, чыршы, юкә, каен, миләш һәм башкалар.

2016 елның 1 октябрендә акция дәвам итәчәк. Агач утырту эшләре урманда, шәһәр читендә, авыл җирлекләрендә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янәшәсендә гамәлгә ашырылачак.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы барлык ветераннарны бәйрәм белән котлый!

Җәйге төннәр сыман, үтеп китте еллар,

Ләкин әле һаман тынгысыз ветеран.

Сез соң, егерме яшьтә кайчан булдыгыз,

Һәм дә өлкән сүзен кем уйлап тапкан?

Кара каргалар тагын оядан купты, Көньякка очалар күмәкләшеп.

Урман калды ялгыз, көздәй боегып, синсез калган кебек, якын кешем.

Агачларда бөреләр төрелде-бөтерелде,

Күкәйлекләрдә йоклый ефәк күбәләге,

Һәркем язны көтә, килер дип патшабикә сыман,

Килер дә, элер дөньяга дип, гүзәл күлмәген.

Көннәр сизелерлек кыскар, нәкъ көзләр йокыга талган кебек,

Җил дә агач ботакларын сирәк каера, бөтенләй юк булган кебек.

Күл көзгеләрендә  - агачлар, мәрҗән күк тоела тирән тынлыкта,

Тагын бер атна узар әле һәм бар нәрсә томаланыр кышлыкта.

Шундый могҗизалы дөньяда яшисе килә

Бер дә, ике ел да түгел, ә күп гасырлар буена.

Урман һәм елга күк, кайгыртучанлыкны

Тапшырып буыннан-буынга.  

Һәр ветеранга мәхәббәт, саулык, бәхет һәм яхшылык телисе килә!  

Сез бит, урман өчен күпне эшләдегез һәм ялга иртә әле сезгә, иртә!  

 

 Авторы: А.Н. Атаманов – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәүче консультанты.

Филармония паркында агач утырту эшләре Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмил Җәләлетдинов белән Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова исемнәренә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Исемле агачларны утырту гадәтенә узган ел татар халкының танылган иҗатчыларының исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән филармония тарафыннан нигез салынды. Беренче агачлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров белән Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Абзалова тарафыннан утыртылды. 2016 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан һәм шагыйрь исеме бирелүнең 70 еллыгына багышлап агачлар утыртылган иде.

“Кәләй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре, “Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысасында, тармактагы пенсионерларны котладылар. Урман хуҗалыгы белгечләре пенсионерларның яшәгән урыннарына чыгып, ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек теләгән җылы сүзләр 52 ветеранга җиткерелде.

Иртәгә, 2016 елның 1 октябрендә, республиканың табигатьне саклау буенча “Урман утырту көне” акциясе старт ала. Табигатькә битараф булмаган һәркемне акциягә кушылырга һәм агач үсентеләрен утыртуда катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, һәр татарстанлы яшәү урыны буенча урманчылыкка мөрәҗәгать итә ала, анда аңа түләүсез нигездә утырту материалы биреләчәк.

Казанда “Урман утырту көне” “Вахитов” скверы территориясендә, башкаланың Идел буе районында (Назарбаев белән Техническая урамнары кисешендә) узачак. Агач утырту эшендә Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашачак. Чара 9.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International