ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 5 октябрендә ВНИИЛМ Фәнни советының Татар институтының филиалы, хәзерге вакытта Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең (ВЕ ЛОС) 90 еллыгына багышланган күчмә тантаналы утырышы планлаштырылган. Әлеге станция “Татария” урман сынау станциясе буларак 1926 елда Казанның тәҗрибә урманчылыгы базасында, элеккеге Татар АССР Юдино районы, Лопатино урман поселогында фәнни-тикшеренү учреждениесе буларак оеша.

Станциянең төп эш максаты буларак урман хуҗалыгы өлкәсендә, ә атап әйткәндә урманчылыкның, урман таксациясенең, урман саклауның, урманны эксплуатацияләүнең һәм икътисадның төп юнәлешләре буенча фәнни-гамәли мәсьәләләрне хәл итү билгеләнә. Фәнни колектив алдында Татария урманнарының торышын һәм җитештерүчәнлеген тикшерү, урман хуҗалыгы техникасыннан төрлечә куллану алымнарын өйрәнү, шулай ук урман сынау учреждениеләренең барлык тикшеренү эшләрен системалаштыру һәм гомумиләштерү мәсьәләләре тора. Казан районында станцияне оештыру мәсьәләсендә тайга һәм урман даласы чигендә диярлек урнашкан югары сыйфатлы урманнарның булуы һәм үзебезнең рус ботаника-география мәктәбе булу хәл иткеч роль уйный, бу хәл академик С.И. Коржинский белән  проф. А.Я. Гордягин һәм аларның Казандагы укучылары аркасында мөмкин була.

4 ел дәвамында станция Татнаркомземның Урманнар идарәсе карамагында була; 1930 елда урман һәм эретеп ябыштыру институтының Идел-Чулман филиалы белән берләштерелә;  1932 елда станция  ВНИАЛМИ системасына кертелә; 1936 елдан башлап хәзергәчә станция ВНИИЛМ  структур бүлекчәсе булып тора.

1938 елдан башлап 1970 елга кадәр Станция галимнәре тарафыннан зур гамәли әһәмияткә ия булган аерым хезмәт җыентыклары бастырып чыгарыла. Асылда, 1938-39 елларда “Урман хуҗалыгы һәм урман культуралары буенча җыентык”ның дүрт басмасы чыга, алар наратлыкларда һәм имәнлекләрдә тәрбияләү кисүләренә (М.А. Аникин, Д.И. Морохин); наратның орлык бирүен өйрәнүгә (П.Д. Трусов); питомникларда нарат үсемлекләренең чирләренә һәм имән утыртмаларының корткычларына (В.В. Гуляев, П.Г. Трошанин, С.Г. Тимофеев, Н.А. Петрова); нарат үсешенә нарат кыбырсыгының һәм май коңгызының йогынтысына (П.Г. Трошанин) багышлана. “Җыентык”ның беренче басмаларында “Урыннардан тәкъдимнәр” бүлеге була, ул урман хуҗалыгында эшләүчеләр тарафыннан тәҗрибә уртаклашу өчен билгеләнә. 1940 елдан башлап 1970 елларга кадәр Казан шәһәрендә ул башка исем белән чыгарыла башлый – “Урман хуҗалыгы буенча мәкаләләр җыентыгы”.

1948 елда станция хезмәткәрләре тарафыннан станция территориясендә Казанда дендр бакчасына нигез салына, аңа 1981 елда Татарстан Республикасының махсус саклана торган табигый территориясе статусы бирелә – “Казан дендрарие” табигать ядкәре. Хәзерге вакытта дендр бакчасының коллекциясендә 50 төрдән артык агач бар, шул исәптән, 22 төре – җирле фауна вәкилләре һәм 29 төре – Төньяк Америка, Ерак Көнчыгыш, Көнбатыш Себер, Кавказ һәм Балкан флорасы вәкилләре. Дендрарий территориясендә Казан шәһәрендәге студентлар һәм мәктәп укучылары белән экскурсияләр үткәрелә.

Урман сынау станциясенең яшәү чорында зур акыл потенциалы туплана – 1300 фәнни эш бастырыла, 500 артык урман сынау объектлары төзелә. Станциянең китапханә фонды Идел буенда иң борынгычы, анда 22 мең берәмлек саклана: китаплар, кыр материаллары, хезмәткәрләрнең фәнни эшләре, диссертацияләре, 1844 елдан башланган фонд материаллары.

Бүгенге көндә станция Урта Идел буенда урман хуҗалыгын алып баруны фәнни яктан озату белән шөгыльләнә һәм үзенең тикшеренүләрен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Чуашия Республикасы, Мари Иле Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыклары, шулай ук Мари техник университеты, Казанның югары уку йортлары һәм Дрезден шәһәренең Техник университеты белән иҗади бердәмлектә үткәрә.

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы Е.А.Гуськов җитәкчелегендә узды. Белгечләр түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерделәр:

1.                Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының закон һәм норматив-хокукый актларының Министрлыктагы структур бүлекчәләр һәм “Урманчылык” ДКУ тарафыннан үтәлеше.

2.                Дәүләт урман реестрын алып бару, урманнардан файдалану һәм урман кору буенча Татарстан Республикасының Урман планында 2010-2015 елларга каралган чараларның үтәлеше турында хисап.

3.                “Түбән Кама урманчылыгы” ДКУ учреждениесендә урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеге турында хисап.

 


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре Урман хезмәткәрләре көнендә Кыят урта гомумбелем бирү мәктәбенә ачык дәрескә чакырылганнар иде. Ачык дәрес балаларда туган як табигатенә карата сакчыл караш формалаштыру максатында үткәрелде. “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре яшь буынга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, урманнарның кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәп укучылары викториналарда зур кызыксыну белән катнаштылар һәм “Зөя буйлары” ДТКТ хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадылар.

Дәрес тәмамлангач аеруча актив укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Урманның өйрәнелмәгән зур кишәрлеге. Зур булмаган масштабтагы картада – зур гына яшел тап. Анда юллар да, бернинди юнәлешләр дә юк. Мондый урманнарны таныту белән урман коручылар шөгыльләнә дә инде.

Табигать гүзәллеген бәяли, аның кабатланмас тавышларын ишетә белгән кеше ябык бинада озак утыра алмый торгандыр. Мондый сәяхәт кылырга яратучылар гадәттә урман белем йортларын тәмамлыйлар. Волков Феликс Павлович та менә, Йошкар-Оладагы институтны урман хуҗалыгы белгечлеге буенча тәмамлап, бүленеш буенча Казанның урман кору экспедициясенә килеп эләгә. Берничә ай эшләгәннән соң аны армиягә чакырталар. Совет армиясенә тиешле срокны хезмәт иткәннән соң Волков Ф.П. Казан экспедициясенә әйләнеп кайта.

Илнең урман байлыкларының урман корылышы буенча аның беренче объектлары булып Пермь краендагы, Бурятиядәге, Иркутск өлкәсендәге яшел биләмәләр тора. Аннан соңгы елларда Феликс Волковка Чуашиядә, Башкириядә, Чиләбе һәм Свердлау өлкәләрендәге урманнарны корырга туры килә.

1975 елдан башлап Татарстанда республикадагы барлык урманнарның чираттагы урман корылышы этабы башлана. Куйбышев урман хуҗалыгы (хәзерге Болгар урманчылыгы) Феликс Павлович өчен беренчесе була, анда ул таксатор буларак эшли. Алга таба, инженер буларак, ул берничә мәртәбә Татарстанның күпчелек урманчылыкларын кора (Минзәлә, Чирмешән, Нурлат, Саба, Ары, Зәй, Шәһәр яны, Алабуга, Азнакай, Аксубай, Әгерҗе, Мамадыш), аларда ревизия үткәрә. Лаеш (1980, 1992, 2014)  белән Түбән Кама (1985, 1995, 2005) урманчылыкларын коруда өч мәртәбә катнаша.

2015 елда Волков Ф.П.  Аксубай урманчылыгында урман таксацияләү буенча кыр эшләренә чыга, шуның нигезендә алга таба аның тарафыннан аңлатма язуы теркәлә. Бүген Феликс Павлович элеккечә “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалында хезмәт итә. Әйдәп баручы инженер буларак ул катлаулы, игътибарлы булуны һәм зур эш тәҗрибәсен таләп итә торган эш төрләрен үз өстенә ала. Бу урманнарны үзләштерү проектларын, аңлатма язуларын, урманчылыклар буенча регламентлар язу. Феликс Павлович яшь буынны, урман хуҗалыгында эшләүчеләрне, барыннан да элек үз һөнәрен ярата һәм бәяли торганнарны - таксатор тәрбияләүне төп максаты итеп күрә.

Бүген, 2016 елның 28 сентябрендә,  Ф.П.Волковка 70 яшь тула. Чын күңелдән Феликс Павловичны юбилее белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм озын гомер итүен телибез!

 


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре – биотөрлелек бүлеге башлыгы Хәбиров Нияз Габделъясир улы Кырымда “Урманнардан рекреацион файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашу” темасына булып узган семинарда катнашты. Кырым Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында, шулай ук Кырым Республикасының Урман һәм аучылык хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты белән Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында  Кырым Республикасының Урман һәм аучылык хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты чараның оештыручысы буларак катнашты. Конференциядә шулай ук Чуашстан Республикасының, Башкортостан һәм Карелия Республикаларының урман хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Әлеге семинар кысаларында урман тармагы вәкилләре Куйбышев урманчылыгында рекреацияләү максатларында урманнан файдалану объектлары белән таныштылар, Ялтин тау-урман табигый тыюлыгы, шулай ук Алтуш һәм Судак урманчылыклары объектларын карадылар.

ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә әзерлек һәм аны үткәрү” темасына брифинг булып узды. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров журналистларга урманнарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында, 2016 елның 1 октябрендә яшь үсентеләрне кайсы кишәрлекләрдә утырту планлаштырылуы хакында сөйләде. Чыгышында Алмас Нәзиров елдан-ел “Урман утырту көне” акциясендә ирекле катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбәя баруын билгеләп үтте һәм акциянең көзге этабында һәркемне активлык күрсәтергә һәм үз агачын утыртырга чакырды. Утырту материалын урманчылыклардан түләүсез нигездә алырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.03.2016 № 377-р әмернамәсе нигезендә 2016 елның 1 октябрендә гадәткә кергәнчә республиканың “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе булачак. Министрлык тарафыннан оештырылган көзге агач утырту эшләре ике кишәрлектә – Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгы һәм Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территорияләрендә узачак. Министрлык дәүләт учреждениеләренә, ведомстволарга, белем бирү йортларына акциягә теләктәшлек белдерү гозере белән мөрәҗәгать итте. Урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре агач утыртырга теләге булганнарга утырту һәм киңәш бирү эшләрендә булышачак. Урман утырту эшләре 9.00 сәгатьтә башлана.

Фоторепортажда катнашучыларны җыю урыннары күрсәтелде.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортының киңәшмәләр залында урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировның брифингы булачак. Темасы - "Гадәткә кергән табигатьне саклау акциясе - "Урман утырту көне"нә әзерлек һәм аны үткәрү".

24 сентябрьдә хезмәткәрләр һәм укучы яшьләр арасында ТРда социаль партнерлыкның 25 еллыгына һәм ТР Профсоюзлар көненә багышланган профсоюз Спартакиадасы булып узды. Чара КАИның “Олимп” спорт комплексында булды.

Әлеге спартакиада гадәткә керде инде. Быел Лубян урман-техника студентлары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләр түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:

-  комлык волейболы буенча 1 урын;

-  Дартс буенча 1 урын;

-  канат тартышуда 1 урын;

-  Татарстан Республикасының белем бирү йортлары арасында 2 нче гомумкоманда урыны.

Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм спорт инвентарьларын сатып алу өчен бүләк карталары тапшырылды.

Узган якшәмбедә, 2016 елның 25 сентябрендә, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 20 кеше күләмендә “Милләтләр кроссы-2016” россиякүләм чабышларында катнашты. 1 чакрымлык араны урманчылар бер каршылыксыз йөгереп үттеләр. Җиңел атлетика ярышлары Меңъеллык мәйданында булды. Барлыгы исә моңа охшаш чабышлар Россиянең 79 шәһәрендә узды. Татарстанда бу көнне 20 мең тирәсе чабыш сөюче җыйналды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International