ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 2016 елның 7 сентябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Төрекмәнстанның әйләнә-тирә мохит һәм җир ресурслары буенча дәүләт комитетының урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы  Шамаммет Сарыханов булып китте. Ул Татарстан башкаласына, Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татар эш төркеменең дүртенче уртак утырышында катнашу максаты белән, Төрекмәнстан делегациясе составында килде.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Шамаммет Сарыхановны ведомствоның структур бүлекчәләре белән таныштырды, шуннан соң алар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы музеенда булдылар һәм Саба районына юл тоттылар. Төрекмәнстан вәкилләрен ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән; “Саба” III типлы янгын-химия станциясе белән; урман эшкәртү буенча җитештерү заводындагы цехлар белән таныштырырга планлаштырыла.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 8 сентябреннән 12 сентябренә кадәрге чорда Висла шәһәрендә (Польша Республикасы) урман аударучылар арасында 32 нче “Урман кисүче-2016” дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда дөньяның 30 иленнән урман кисүчеләр катнашачак. Урман кисүчеләр арасында чемпионатлар үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү максатларында әлеге ярышларда җиде кешелек составта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе дә булачак. Делегация составына Министрлык аппараты хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре керә.

Бүген, 2016 елның 6 сентябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгындагы структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы I  һәм III курс студентлары белән очрашты. Очрашуда Министрлык белгечләре студентларны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше, 2030 елга кадәрге чорда ТР урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе хакында сөйләштеләр. Урман белгечләре республиканың урман тармагында соңгы елда ирешелгәннәр турында сөйләделәр, шулай ук урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаучыларны алга таба эшкә урнаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

5 сентябрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә “Авиаурмансагы” ФБУ  Aerial Fire Fighting Asia Pacific 2016 – “Азия-Тын океан төбәгендә янгыннарны сүндерүдә аваициядән файдалану” III халыкара конференциясе барышында урмандагы янгыннарны сүндерү буенча үзебезнең илдә җитештерелгән аваиция технологияләрен тәкъдим итте.

Конференциядә Россия, АКШ, Канада, Австралия, Төркия, Филиппин, Брунея, Таиланд һәм башка илләрдән урман хезмәтләре, хәрби ведомстволар, авиация компанияләре һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнаша.  Конференция янгынны һавадан сүндерү буенча киң кырлы темаларны, шул исәптән ведомствоара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен, һавадан янгын сүндергәндә эшләр башкаруның стандартларын һәм нормаларын, пилотсыз очкыч аппаратларыннан файдалану мәсьәләләрен, шулай ук иярчен темаларны үз эченә ала. Чара кысаларында авиатехникага багышланган статистик экспозицияләре оештырылган.

Чара кысаларында “Рус сәгате” узачак. Быел “Рус сәгате”нең темасы “Янгыннарны сүндергәндә вертолет техникасын куллануда Россия тәҗрибәсе” булачак – чара Россиянең һавадан янгын сүндерү буенча теориясенә һәм тәҗрибәсенә һәр яклап анализ бирәчәк. “Россия вертолетлары” холдингы белгечләре заманча Россия вертолетларының мөмкинлекләре турында сөйләячәк, компания-операторларның вәкилләре Россиядә генә  түгел, ә дөньяның башка илләрендә дә үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак, ә янгынга каршы дәүләт ведомстволарының вәкилләре янгынга каршы вертолетларны куллану методикалары һәм технологияләре белән таныштырачак.

5 сентябрьдәге “Рус сәгате” кысаларында “Авиаурмансагы” ФБУ башлыгы урынбасары А.М. Ерицов “Россиядә урман янгыннарын авиациядән файдаланып сүндерү технологияләрен үстерү” темасына чыгыш ясады, анда ул самолет-амфибия, самолет-авиатанкер һәм вертолет техникасы ярдәмендә янгын сүндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Вертолетларның йөк күтәрүчәнлегенә карап, ялкын сүндергеч сыекча күләмен җайга салу мөмкинлеге булган су сибүче, модернизацияләнгән ВСУ-5А, ВСУ-15А  вертолет җайланмаларыннан файдаланып янгын сүндерү технологияләренә һәм тәҗрибәсенә аеруча зур игътибар бирелде.

“ПАНХ” НПК фәнни-җитештерү компаниясенең генераль директоры А.В. Козловскийның “Янгынга каршы миссияләрне башкарганда Россия вертолетларыннан файдалану үзенчәлекләре” докладында Россиядәге вертолет техникасының, шул исәптән бөтен төрле янгыннарга каршы көрәштә янгын сүндерү чараларының күпчелек арсеналыннан файдалану мөмкинлекләренә ия булган Ка-32А11ВС вертолетының киң мөмкинлекләре күрсәтелде. Хәзерге вакытта Ка-32A11BC дөньяның 30 дан артык илендә кулланыла. Шулай ук яңа “Ансат” күпмаксатлы вертолетының мөмкинлекләре дә күрсәтелде.

Авиацион янгын сүндерү тәҗрибәсен һәм үзебезнең илдә җитештерелгән мөмкинлекләрне күрсәтә торган “Рус сәгате” һөнәри берлекнең чит ил вәкилләрендә һәм тармак компанияләрендә зур кызыксыну уятты.

“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Әгерҗе урманчылыгында эшләүчеләр 3 санлы УГБМ территориясендә бура-терем белән мини-кое ясадылар. Шул рәвешле, урман хуҗалыгы белгечләре янгынга каршы пропаганда алып баруда, ачык дәресләрдә һәм “Яшә, урман”, “Урман утырту көне” акцияләрендә чараларны үткәрү буенча актив катнашучы булган мәктәпкә рәхмәтләрен белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, “Үз мәктәбеңә булыш” хәйрия акциясе ел саен, 2013 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә. Мондый чарада катнашу – белем йортына карата җылы хисләреңне белдерүнең, мәктәпне искә алуның, хөрмәт күрсәтүнең һәм хәлеңнән килгәнчә ярдәм итүнең күркәм мөмкинлеге ул.

Җәйге практиканы үтү чорында студентлар “Урман дөньясы” мәдәни-эшлекле үзәгендә – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төп офисында булдылар. Алар белән эшләр белән идарә итүче Золотов Николай Александрович, урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Хәлилов Илдар Илсур улы әңгәмәләр үткәрде. Урман хуҗалыгы белгечләре белән бергә студентлар төбәк әһәмиятендәге “Зәңгәр күлләр” табигый тыюлыгына экскурсияләргә чыктылар, шәһәр яны урманчылыклары белән таныштылар. Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге дәүләт урман-техника университеты студенты Александр Чибидин үзенең мәкаләләрендә менә нәрсәләр яза:

“Матюшо урманчылыгы. Сынау-җитештерү объекты белән танышу: 56 квартал территориясендә санитар-сайланма кисүләр. 56 кварталдагы диләнке (№1) агачларның кишәрлек мәйданында урнашуы белән кызыклы. Кисү эшләрен нарат табигый яңарсын өчен шартлар тудыру максаты белән үткәрделәр.

Иске-Казан кишәрлек урманчылыгы. Территориясе 7139 га тәшкил итә. Конторасында III типлы ЯХС (янгын-химия станциясе) урнашкан, шуңа бәйле рәвештә, экскурсиягә урманчылыкның янгынга каршы эшчәнлеккә бәйле булган объектлары да керде. Аннан соң яңа минераллаштырылган полосаларны карау өчен чыгып киттек (оештыру практикасына – урман биләмәләренә һәм авыл хуҗалыгы җирләренә якын урнашкан торак пунктлар янындагы минераллаштырылган полосаларны кору буенча үз вакытында оештырылган һәм үткәрелгән чараларга ясалган анализ безгә янгынның торак массивларга күчүне минимумга калдырырга мөмкинлек бирә).

Столбище кишәрлек урманчылыгы. Сынау-җитештерү объектына  экскурсия – 96 квартал, биредә 1976 елда нарат урман культуралары утыртыла (элек авыл хуҗалыгында файдаланган җирләр).

Умарталык карау (Столбище урманчылыгының урман хуҗалыгы объекты) – кыр эшләрендәге ахыргы пункт. Мондый татлы балны беркайчан да ашаганым юк иде әле.”


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Узган атнада төбәк әһәмиятендәге “Спас” комплекслы юнәлешле дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасының  Әлки муниципаль районында узды. Мөгаллимнәргә үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләү буенча күп еллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Барысын да яңа уку елы башлану белән котладылар, ныклы саулык, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. ТР Әлки муниципаль районының “Хлебодаровка УГБМ” МАББУ биология укытучысы Волкова Мария Андреевнага һәм “Базарлы Матак УГБМ” МАББУ биология укытучысы Гаязова Гүзәл Наил кызына ТР урман хуҗалыгы министрыннан рәхмәтләр тапшырылды.

“Саба урманчылыгы” ДКУ Мишәбаш кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Әхтәмҗанов Рамил Тимершәех улы ТР атказанган урманчысы булды. “Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен” дигән мактаулы исемне аңа Республика көнен каршылаганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Әхтәмҗанов Рамил Тимершәех улы үзенең хезмәт тормышын Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаганнан соң урман хуҗалыгы белән тыгызлап бәйли. Эшләү чорында ул үзен белемле, тәртипле һәм югары һөнәри оста буларак күрсәтә. Әхтәмҗанов Рамил эшен үз-үзен үстерү белән уңышлы бәйли, үз эшчәнлегендә алдынгы тәҗрибәләрне күзәтеп бара һәм шуларны үз кишәрлегендә тормышка ашырырга омтыла. Яшь белгечләрне әзерләүгә дә зур игътибар бирә, аларга үзенең күп еллык, уңышлы тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыра; халык, студентлар, ял итүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында урманга карата сакчыл караш тәрбияләү турында аңлату эшләре алып бара. 2015 елда аның тарафыннан 250 гектар мәйданда саклык урман утыртмаларында, урман фондының 101 гектарында урман культураларын тәрбияләү, 214,7 гектардагы дегарадацияләнгән авыл хуҗалыгы җирләрендә саклык урман утыртмалары булдыру, 20 гектарлы урман фонды җирендә урман торгызу, 10.3 гектарда яшь агачларны тәрбияләү, 7460 гектарда санитар кисүләр, диләнке фондын әзерләү  буенча зур эш башкарылды. Барлык планлы күрсәткечләр дә 100% дәрәҗәсендә үтәлде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлыкның ведомство буйсынуында булган дәүләт бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы булды.  Ведомство буйсынуындагы, бурычлары булган учреждениеләрне чакыртып, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына карата бурычларны каплау турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 9-11 сентябрендә Болгар шәһәрендә (ТР, Спас районы) Болгар музее-тыюлыгы территориясендә умартачыларның “УМАРТАЧЫЛЫК.ИНФО - 2016” IX корылтае узачак. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак. Форумны оештыручы – “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы. Чаралар программасында умартачылык буенча нотыклар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм бал конкурслары планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International