2016 елның 1 сентябрендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ тантаналы линейка узды, ул яңа уку елына багышланды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Золотов Н.А., Лубян авыл җирлеге башлыгы Фәхрәзиев Р.Ф., Кукмара муниципаль районының “Зилант” спорт мәктәбе директоры Фәйзуллин Р.Г. катнашты.
Николай Золотов укытучыларны һәм көллият студентларын ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров исеменнән котлады, аларга сәламәтлек, уңышлы һәм тырышып укуларын, шатлык, белем дөньясына хәерле юл теләде. Соңыннан линейкада көллияттәге иң яхшы студентларга һәм активистларга дипломнар һәм грамоталар тапшырылды. Көллият директоры Данилов А.М. мөгаллимлек хезмәте ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Тантаналы өлештән соң беренче курслар көллият хакимияте, Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхрәзиев, вәкаләт бирелгән полиция хезмәткәре Р.Н. Сираҗетдинов белән очрашты.
Нурлат районындагы 2 санлы мәктәптә укучылар белән шатлык уртаклашырга дип ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров килде. Укытучыларны һәм укучыларны ул Белем көне белән котлады, Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды һәм Министрлык исеменнән мәктәпкә җиһаз бүләк итте. Тантанада район башлыгы Равил Кузюров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Линар Маняпов катнашты.
Берничә ел дәвамында икенче санлы мәктәп Нурлат районында иң алдынгысы булып санала.
2016 елның 9 сентябрендә Икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татар эш төркеменең дүртенче уртак утырышы булачак. Утырыш беркетмәсе проектында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә файдалы хезмәттәшлек итүне киңәйтүдә якларның кызыксынучанлыгын билгеләп үтү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы һәм урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Хәлилов Илдар Илсур улы катнашачак.
Россиянең урман байлыкларын торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын махсус җәлеп итү максатында Россия урман хуҗалыгы 2016 елның 1 сентябреннән башлап 31 октябренә кадәрге чорда традициягә кереп киткән “Яшә, урман!” Россиякүләм иҗтимагый көзге акцияне башлап җибәрә.
Чара кысаларында республиканың “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе булачак. Белгечләр урман утыртмаларын (культураларын) утыртып, республиканың паркларында һәм скверларында 350 гектар тирәсе мәйданда яшелләндерү эшләрен башкарырга планлаштыра; утырту материалының күләме – 1,3 миллион данә. Чарада 30 меңнән артык кеше катнашачак. Моннан тыш, 2016 елның 15 сентябреннән башлап 15 ноябренә кадәр “Татарстанның чиста урманнары” акциясе булачак, аның кысаларында урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм җил аударган агачлардан чистарту чараларын күрергә, урман фонды җирләрендә урнаштырылган чатырларны ремонтларга һәм корырга планлаштыралар. Әлеге акцияләргә Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, белем бирү йортларындагы укытучылар һәм студентлар, коммерция оешмалары, иҗтимагый яшьләр оешмалары, шулай ук республикада яшәүчеләр һәм кунаклар җәлеп ителәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында елдан-ел күбрәк кеше ирекле нигездә табигатьне саклау акцияләренә кушыла: активистлар агачлар утырта һәм урманнарны гаиләләре, балалары белән бергә чистарта.
Татарстанда инде ничәнче ел рәттән “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе уза. ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре быел да күркәм гореф-гадәтне дәвам иттерде. Матди чаралар уку өчен бөтен кирәк-яракларны үз эченә алган заманча букчалар белән спорт формаларын сатып алуга юнәлтелде. Балалар өчен шулай ук бәйрәм чәе дә әзерләнде. Яшь укучылар бик риза булып калдылар. Балаларга уңышлы, намуслы белем алуларын, ә ата-аналарга сабырлык, аңлап эш итүне һәм үз балалары өчен күбрәк горурлык кичерүне теләделәр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе кысаларында 7,5 мең беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән.
Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ ведомство җирләрендәге урманнарда янгыннарны һәм законсыз агач кисү очракларын ачыклау системасын булдырачак.
“Россия Федерациясе Оборона министрлыгы җирләрендә урманнарны янгыннардан саклау һәм законсыз агач кисүләрне контрольдә тоту системасының нәтиҗәлелеген арттыру максатында 2016 елда Россия Оборона министрлыгының Урман хуҗалыгы идарәсе тарафыннан үзара бәйләнгән бик күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлегенә ия булган “Оборонлес” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләү буенча эшләр алып барыла, – диде Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ башлыгы Владислав Холодков. – Асылда, система Россия Оборона министрлыгы урманнарының торышын мониторинглау нәтиҗәсен арттырачак, табигый янгыннарның зыянын киметергә, урманнарны саклау өчен киткән чыгымнарны киметергә булышачак”.
Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ башлыгы киңәшчесе Иван Петров аңлатып киткәнчә, “Оборонлес” мәгълүмат системасы, табигый янгыннарга карата космик мониторингны һәм видеомониторингны кертеп, урманнарны янгыннардан саклауда, законсыз агач кисүләрне кертеп, урманда барган үзгәрешләрне мониторинглап, урманнарда 0,1 гектар мәйдандагы янгыннарны ачыклауда, шулай ук 0,3 гектар территориядә законсыз агач кисү очракларын автомат ачыклауда булган барлык процессларны автоматлаштыру мөмкинлеген бирәчәк. “Оборонлес” системасы инде хәзердән үк Россия Оборона министрлыгы урманнарының торышы хакында оператив һәм объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Иван Петров сүзләренә караганда, башка территорияләрдә “Оборонлес” системасыннан файдалану аркасында (шул исәптән Дәүләт урман фондында һәм МСТТ) Россия Федерациясендә урманга бәйле гомуми вәзгыятькә уңай йогынтыны күрергә мөмкин булачак һәм, бу хәл, тулаем алганда, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үрчетү өчен ярдәм итәчәк, аннан соң, башкарма хакимият органнары өчен әлеге системадан аның базалы функционалыннан файдалану тулысынча бушлай.
Әлеге система бары тик Россиянең мәгълүмати-технологик платформаларында гына төзелә, ул мәгълүмати иминлекнең Россия һәм халыкара стандартларына туры килә, бу аның хәл иткеч факторы булып тора да инде.
Исегезгә төшерәбез, оборона һәм иминлек җирләрендәге урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын гамәлгә ашыру бурычы Россия Оборона министрлыгына йөкләнде. Хәрби урманчылыкларның территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм янгыннарны сүндерү эшләрен Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” федераль дәүләт автономияле учреждениесе тәэмин итә, аның Россия Федерациясенең 62 субъекты территориясендә 39 филиалы бар.
2016 елда оборона һәм иминлек җирләрендә барлыгы 204 урман янгыны барлыкка килде, ялкын телеп үткән мәйданның күләме 40,7 мең гектар тәшкил итә.
Узган атнада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылында булды. Тарихи урында мәдрәсәне торгызырга планлаштыралар. Министр билгеләп узганча: “Иж-Бубый мәдәрәсәсе элек электән хәтта чит илләрдә дә билгеле булган. Элек мин бу авыл һәм мәгърифәтче Бубыйлар турында ишетеп кенә белә идем. Ә бүген исә барысын да үз күзләрем белән күрүем яхшы булды”.
Районда яшәүчеләрнең күбесе Бобинка елгасыннан ерак булмаган җирдә урнашкан әлеге бинаны хәтерли. Күп еллар дәвамында анда Иж-Бубый урта мәктәбе урнаша. Ләкин аның тарихи әһәмияте хакында күпләр белми:
1905 елда Иж-Бубый авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның йорты төзелә. Озынлыгы – 20, киңлеге – 18 һәм биеклеге 7 метр булган агач бина тыштан агачлар белән тышлана. Октябрь революциясеннән соң Мөхәммәтҗан бай үз йортын Совет хөкүмәтенә ирекле тапшыра. Үзе зур булмаган, шул ук ишегалдында урнашкан ике катлы йортта яшәп кала. Шунда ук вафат та була. Ул авыл зиратында җирләнгән. 1924-27 елларда бина балалар бакчасы, ә 1928-88 елларда урта мәктәп буларак хезмәт итә. Беравык биредә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат та була. 2004 елда тузган, авария хәлендәге бина җимерелә. Фундаменты гына сакланып кала.
Сентябрь аенда Иж-Бубый мәдрәсәсенең 235 еллыгына багышланган республика конференциясе узачак. Конференциянең темасы – “Бубыйлар мирасы – безнең халык хәзинәсе”.
Узган шимбәдә Зәңгәр күл территориясен чүп-чардан чистарттылар. “Хыялымдагы ил” Россиякүләм акциясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, экологлар, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре җыйналды. Чараны Татарстан Республикасындагы Су саклау зоналары елына багышладылар.
Акциянең максаты – Россия Федерациясендәге шәһәрләрдә һәм торак пунктларда экологик торышны яхшырту, халыкта экологик аң булдыру һәм экология культурасын арттыру.
Өмәдә катнашучылар өчен концерт программасы, уеннар оештырылган иде, алардан соң барысы да дустанә рәвештә җирлекне чистарту эшләренә кереште. Активистлар яр буенда гына түгел, ә күл төбенә дә җыештыру эшләре белән мәшгуль булдылар. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохит чисталыгына зур игътибар бирелә. Махсус сакланучы табигый территориядән (Зәңгәр күл) атна саен шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 4-5 куб чүп чыгарыла.
“2016 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсында республикадан 16 урманчылык вәкилләре катнашты. Конкурсның максаты республика халкы арасында урманның экологик әһәмиятен пропагандалаудан, аны саклау һәм үрчетүдән, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урман фондын төзекләндерү буенча эшләрне активлаштырудан гыйбарәт. Өч ай дәвамында конкурста катнашучылар урман фондының юл яны полосаларына якын урнашкан, автомобиль юллары, бигрәк тә федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар (Казан – Чаллы, Казан – Болгар, Казан – Свияжски утравы, Казан – Арча, Казан – Байлар Сабасы) янындагы территорияләрен төзекләндерделәр. Конкурста катнашучыларга ял урыннарын оештырырга кирәк иде: чатырлар, кече архитектура рәвешләре. Шулай ук катнашучылар урман кишәрлекләрен чистарттылар һәм аларның янгынга каршы торучанлыгын арттыру буенча чаралар үткәрделәр. Урманчылыкларның вәкилләре янгын куркынычы турында, урманга карата сакчыл һәм кайгыртучан караш хакында кисәтә торган аншлагларның, күрсәткечләрнең, плакатларның һәм белдерүләрнең торышын яхшырттылар.
Иртәгә, 2016 елның 27 августында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Россиякүләм экология өмәсендә катнашачак. Инде дүртенче ел рәттән россиякүләм генераль өмә “Яшел Россия” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән үткәрелә. Быел өмә “Хыялымдагы ил” аталышын алды. Акция сентябрьнең соңгы шимбәсенә кадәр дәвам итәчәк. Чистарту өчен мәйданнар билгеле инде. Урман хуҗалыгында эшләүчеләр Зәңгәр күл территориясен чистартырга планлаштыра. Теләге булган һәркем үзеннән өлеш кертә ала.