“Көнчыгыш-Европа УТС” ВНИИЛМ ФБУ филиалы хезмәткәрләре, Кайбыч урманчылыгы белгечләре белән берлектә, “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” Россия-Германия проектын үтәү кысаларында, “Нельдер” түгәрәкләрен бүлү эшләрен башкарды. Сентябрь аенда Кайбыч урманчылыгының урман питомникларында үстерелгән имән һәм юкә чәчкеннәре утыртылачак. Сентябрь-октябрь айларының икенче яртысында Дрезденның Техник университеты белгечләре тарафыннан утыртылган культураларны (Нельдер түгәрәкләрендә) инде исәпкә алу эшләре планлаштырылган. Нельдер эксперименты схемалары буенча имәнле-юкәле сынау кишәрлекләренә нигез салу Татарстан Республикасы территориясендә имән-юкә урман культураларын утырту өчен имән чәчкеннәренең оптималь күләме турында тиешле мәгълүматка китереп чыгара торган методларның берсе булып тора.
Урман үсемлекләрен катнаштыру схемасы “Нельдер түгәрәге”н хасил итә, ул 48 рәткә – радиусларга бүлгәләнгән. Һәр рәттә билгеле бер аралык белән 16 имән үсентесе һәм 16 вак яфраклы юкә мөмкин булган барлык катнаштыру вариантларында утыртыла. Урманчылык өчен инглиз математигы Нельдерның түгәрәк-схемасы шуның белән уникаль ки, нибары бер гектарлы мәйданда тиздән, юкәне утырту ешлыгының йогынтысына карап, имәннең үсүен һәм үсеш алу динамикасын күрәләтә торып анализларга мөмкин булачак. “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” проекты, катнаш имән-юкә утыртмаларын булдыру максаты белән, шулай ук экологик яктан тотрыклы, югары продуктлы агачлар үстерү һәм формалаштыру буенча урманчылык параметрларын оптимальләштерү өчен Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән утыртмаларын һәр яклап тикшерүне күздә тота. Быелгы язда Кайбычта булдырылган сынау кишәрлегеннән тыш, көзен тагын нәкъ шундый ук ике кишәрлеккә нигез салыначак. Барлык исә 384 имән һәм шул ук күләмдә юкә чәчкенен утырту планлаштырыла.
Тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашты. Идел буе интенсив урман технологияләре үзәге Идел буе дәүләт технология университеты – ВОЛГАТЕХ базасында барлык Идел буе федераль округы буенча “урман” белемен арттыру өчен терәк мәйданын формалаштыру мөмкинлеген бирәчәк, монда профильле вузларның һәм көллиятләрнең студентлары практика узачак, урман хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм урман хуҗалыкларында эшләүчеләр квалификацияләрен күтәрәчәкләр. Идел буе интенсив урман технологияләре үзәге урманнан файдалану һәм урман торгызу өлкәсендә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча эшләнмәләрне үстерү һәм кертү кластеры булып кына калмыйча, башка төбәкләргә дә үз мисалында урман хуҗалыгы өлкәсендә инновацияле технологияләрнең яңа үзәкләрен төзү мөмкинлеген бирер дип планлаштырыла.
Бүген Мари Иле Республикасы башкаласында Идел буе урман форумы узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашты. Ул “Урманнарны җитештергәндә ябык тамыр системасы белән утырту материалыннан файдалану: үсеш перспективалары, проблемалар” темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы барышында министр Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә заманча фән һәм техника казанышларының актив тормышка ашырылуы хакында билгеләп узды. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге уңышлы эшләп килә, ул инновацияле комплекс булып санала, төп урман булдыручы һәм ябык тамыр системалы декоратив токымнарның утырту материалларын җитештерү буенча заманча технологияләрне үз эченә ала. Үзәктә урман-орлык чималы саклана һәм эшкәртелә, шулай ук генетик үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклар җитештерелә. Әлеге комплекс Европадагы ВСС АВ (Швеция) компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазланучы, иң зур автоматлаштырылган урман селекция-орлыкчылык үзәге булып тора. Әлеге үзәкнең җитештерү куәте түбәндәгечә: ылыслы токымнарның орлыгы – 2,0 тонна, ябык тамыр системасы белән 12 миллион утырту материалы, шул исәптән: 4 миллион данә – гади нарат, 4 млн. данә – Европа чыршысы, 2 млн. данә – Себер карагачы, 2 млн. данә – декоратив агач-куак токымнары.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә 8.32 статья (урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) буенча ел башыннан бирле 30 (вазифаи, юридик һәм физик) зат җәлеп ителде. Штрафларның гомуми суммасы 552 мең сум тәшкил итте. Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары кертелүгә карата чикләмә кертелү сәбәпле республика территориясендә урман янгыннарына бәйле вәзгыятьнең начарлануына юл куймас өчен юнәлдерелгән өстәмә чаралар башкарыла. Төп игътибар гражданнарның массакүләм ял итү урыннары булган, торак пунктларга һәм икътисад объектларына, ылыслы яшь агачларга турыдан-туры якын җирдәге урман кишәрлекләренә бирелә. Эчке эшләр органнары белән берлектә урманнарга массакүләм килә торган урыннарда вакытлы постлар урнаштырылды. Урман биләмәләренә керә торган урыннарда өстәмә шлагбаумнар урнаштырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзерләнде.
Иртәгә Мари Иле Республикасы башкаласында “Идел буе федераль округы территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре” темасына киңәшмә булачак, анда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашачак. Форумда белгечләр урман тармагының актуаль мәсьәләләре хакында сөйләшәчәк, урманнарны яңадан җитештерү буенча тәҗрибә уртаклашачак. Утырыш барышында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Идел буе дәүләт технология университеты вәкилләре, шулай ук РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләт бирелгән хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы А.Н. Орнатский 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча урман торгызу эшләренә йомгак ясаячак һәм икенче яртыеллыкка булган бурычлар турында сөйләячәк.
“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ учреждениесендә “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча)” белгечлекләре буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре, шулай ук урман тармагында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшли. Көллияттә белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган: махсуслаштырылган кабинетлар, лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү, белем бирү эшчәнлеге өчен урман кишәрлеге, аның мәйданы – 12 955 га. Чит шәһәрләрдән килүче студентларга тулай торак бирелә. Лекцияләрдән, семинарлардан, гамәли дәресләрдән тыш, укучылар төрле конкурсларда, концертларда, спорт ярышларында, шул исәптән район, республика һәм россиякүләм дәрәҗәләрендәге чараларда катнаша.
Бүген “Крутушка шифаханәсе” ДУ (ТР Крутушка п.) базасындагы палаткалы лагерьда Татарстандагы яшьләрнең “Чиста булачак” экология хәрәкәте активының Республика мәктәбе эшли башлады. Анда катнашучылар буларак республикадагы мәктәп урманчылыклары вәкилләрен җәлеп иттеләр. Дүрт көн дәвамында балалар лекцияләр тыңлаячак (“Экология өлкәсендә иҗтимагый инспектор эшчәнлеге”, “Социаль проектлау”), интерактив дәресләрдә катнашачаклар (“Экология юнәлешендәге чараларны оештыру һәм үткәрү”, “Командада эшләү яки “Чиста булачак” командасын ничек тупларга”, “Тайм менеджмент”), тренинглар, мастер-класслар узачаклар, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Чиста булачак” экология хәрәкәтенең эшчәнлеген планлаштыру мәсьәләләре хакында сөйләшәчәкләр. Программа кысаларында балалар 2016 елның 27 августында Зәңгәр күлдә узачак “Яшел Россия” экология өмәсендә катнашачаклар.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә нигезендә 2016 елның 16 августында конкурсның федераль этабында катнашу гаризалары белән конверт ачылды.
Оештыру комитеты адресына 30 гариза керде. Конкурсның федераль этабындагы конкурс документларын карап тикшерү буенча эш төркеме әгъзалары тарафыннан тапшырылган документларның тупланмасы, шулай ук аларның дөрес рәсмиләштерелеше тикшерелде. Эш төркеменең утырыш йомгаклары буенча конкурсның федераль этабында катнашу өчен 30 кешегә рөхсәт бирелде, аларның 28е Россия Федерациясе субъектларының урманнарны янгыннардан саклау буенча махсуслаштырылган учреждениеләре вәкилләре, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ вәкиле, шулай ук “Авиаурмансагы” ФБУ парашют-десант янгын сүндерү хезмәте вәкиле.
“Урманда иң оста янгын сүндерүче – 2016” Россиякүләм һөнәри осталык конкурсына кертелгән конкурсантларның исемлеге:
2016 елның 23 август көненә билгеле булганча, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы урман фонды территориясендә, явып узган локаль яңгырлар аркасында, Казан шәһәрендә янгын куркынычының классы II кадәр кимеде. Ләкин республиканың башка районнарында, ә атап әйткәндә Акташ штп, Алабуга шәһәрендә V (гадәттәш тыш) класслы янгын куркынычы саклана. Республика территориясендәге урманнарда янгыннар теркәлмәде.
Быелның язында Мәскәү өлкәсенең Загорянск бистәсендәге бер бакча кишәрлегендә ачыкланган ул. Каенның кәүсәсе көтелмәгәндә тыгыз пәрәвез тукымасы белән каплана. Кишәрлек хуҗалары бу хәлне күреп, каенның язмышы өчен борчыла башлый һәм август башында алар ВНИИЛМга мондый куе пәрәвезнең сәбәбен ачыклауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.
Каенны тикшерү өчен ВНИИЛМның Урманны яклауда өстенлекле биотехнологияләр үзәгенең фәнни хезмәткәре, Урманны инвазив һәм карантин организмнарыннан яклау лабораториясе җитәкчесе Ю.И. Гниненко килә. Тикшерү нәтиҗәсендә ул түбәндәге бәяләмәгә килә: “Пәрәвезнең сәбәпчесе Argyresthia goedartella дигән пәрәвез көясенең эшчәнлегеннән гыйбарәт. Гадәттә бу бөҗәк бик сирәк очрый, ләкин 2016 елда көя кисәк кенә үрчеп киткән. Шуңа күрә быелгы җәйдә пәрәвезгә төренгән каеннар Мәскәү өлкәсенең күп районнарында, шулай ук Ивановода, Владимирда һәм башка өлкәләрдә очрый”.