ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Урман хуҗалыгының төбәктәге диспетчерлык хезмәтләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ял көннәрендә (2016 елның 20 һәм 21 августында) урман янгыннарын сүндерүче хезмәтләр һәм җәлеп ителгән затлар ярдәмендә Россия территориясендә гомуми мәйданы 32,5 мең гектардан артык булган 116 урман янгыны юкка чыгарылды, гомуми мәйданы 2,3 мең гектар булган 71 урман янгыны җәелдерелмәде.

Агымдагы ел башыннан бирле 22 августка кадәр Россиядә барлыгы 9,3 мең урман янгыны сүндерелде. Янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше. Шул ук вакытта Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал, Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округларының кайбер төбәкләрендә югары яшен активлыгы күзәтелә, нәтиҗәдә урман янгыннары барлыкка килә. Быел яшеннәр аркасында урманнарда инде 2,5 мең янгын барлыкка килде.

22 август көненә Россия Федерациясе территориясендә гомуми мәйданы 2 361 гектар булган 91 урман янгынын сүндерү эшләре алып барыла, шул исәптән:

1. Татарстан Республикасы урманнарының санитар торышы карап тикшерелде. Утыртмаларның (чыршыларның, наратларның, усак белән каеннарның) коруы, ылыс-яфрак кимерүче корткычларның һәм урман чирләренең барлыкка килү урыннары хавага сала.

2. 2016 ел буенча урман торгызуга һәм урман үрчетүгә карата объектларны техник яктан кабул итеп алу нәтиҗәләре хакында сөйләшенде. Утыртылган урман культураларының сыйфаты, чәчүлекләрнең һәм питомникларның мәктәп бүлекләренең корылыкка бәйле торышы карап тикшерелде.

3. 2016 елда “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ абитуриентларны кабул итү, шулай ук 2015-2016 елгы уку елында белем йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында мәгълүмат тыңланды.

Татарстанның аерым бер районнарында (Казан, Бөгелмә, Минзәлә) явым-төшемнәр булуга карамастан, 2016 елның 22 август көненә республикада 4 класслы янгын куркынычы билгеләнде. Урыны-урыны белән (Акташ б., Чүпрәле, Минзәлә) урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 класслы). Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, аномаль эссе һава торышы 26 августка кадәр дәвам итәчәк.


19
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 18 августында Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты видеокиңәшмә рәвешендә Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләт бирелгән башкарма хакимият органнары белән селектор киңәшмәсен үткәрде.
Белгечләр түбәндәге мәсьәләләр хакында сөйләштеләр:
-     Идел буе федераль округы территориясендә янгын куркынычы янаган чор барышы,

-    ФАУ ДПО ВИПКЛХ тарафыннан "455-ФЗ Федераль законны норматив-хокукый тәэмин итү һәм аны гамәлгә кертү тәртибе" темасына үткәреләчәк семинарга әзерлек.

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы урман фонды территориясендә 2016 елның 19 август көненә IV һәм Vкласслы (югары һәм гадәттән тыш) янгын куркынычлары күзәтелә. Урманнарда янгыннар теркәлмәде. "Урман-янгын үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасының 28 муниципаль районы территориясендә 123 термонокта теркәлде. Барлыкка килүенә карап, көн саен, термонокталарны ведомствога буйсынучы учреждениеләрнең янгын сүндерү белгечләре тикшереп торалар һәм янып китү очракларын юкка чыгару буенча оператив чаралар күрәләр. Урман фонды территориясенә ялкын күчү куркынычы бетерелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертелүне чикләү турындагы 13.08.2016 №1724-р әмернамәсе кабул ителде. Ведомствога буйсынучы учреждениеләрдә өстәмә чаралар күрелсен өчен Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 17.08.2016 №17-5153 хат җибәрелде, анда түбәндәгеләр күрсәтелә:
эчке эшләр бүлеге белән берлектә урманнарга массакүләм килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырырга;
урманнарны җир өстендә патрульләү ешлыгын арттырырга;
өстәмә шлагбаумнар урнаштырырга;
янгын сүндерү көчләрен һәм чараларын әзерләргә, шул исәптән резервта булганнарын урман янгыннарын сүндерү өчен әзер торышта тотарга

2016 елның 12 августында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән Россия Федерациясенең Урман тармакларында эшләүчеләр профсоюзы арасында 2016 елның 27 июнендә төзелгән 2016-2019 елларга Россиянең урман хуҗалыгы буенча тармак килешүе Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлде.
Урман хуҗалыгы белән Рослесхоз хезмәткәрләренең ведомствога буйсына торган учреждениеләр белән үзара мөнәсәбәтен билгели торган документка Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Россия Федерациясенең Урман тармакларында эшләүчеләрнең һөнәри берлеге рәисе Денис Журавлев имза салды.
Әлеге тармак килешүе эш бирүче тарафындагы ведомство буйсынуында булган һәм (яки) эш бирүче тарафыннан финанслана торган урман тармагы оешмаларында һәм бүтән хуҗалык субъектларында эшләүчеләр өчен гамәлдә.
Әлеге Килешү тармак учреждениеләрендә коллектив шартнамәләрен төзү өчен нигез булып хезмәт итәчәк. Үзенчәлегенә бәйле рәвештә Килешү гомуми шартларны билгели торган акт булып санала, шушы шартлардан чыгып, җирлекләрдә җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, коллектив шартнамәләре эшләнәчәк.
«Хәзерге вакытта урман хуҗалыгындагы уртача хезмәт хакы, хәтта алга киткән учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә дә башка тармаклар белән чагыштырмача түбән кала бирә һәм бу вәзгыятьне үзгәртергә, социаль гарантияләр системасын төзергә кирәк. Күптән түгел без бу юнәлештә алга киттек һәм хезмәт бүлеп бирүләр тематикасын законнарга кертүгә ирештек – хәзер бу тема законнар белән беркетелде, бу исә урман хуҗалыгында эшләүчеләргә урман фонды җирләрендә торак төзү өчен кишәрлекләр бирү мөмкинлеген тудыра. Яшьләрне тармакка җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да булдырырга
кирәк», – ди Иван Валентик.
2016-2019 елларга Россиянең урман хуҗалыгы буенча тармак килешүе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен, хезмәт өчен түләү шартларын, гарантияләрне, урман хуҗалыгында эшләүчеләргә компенсацияләр һәм ташламалар бирүне җайга салуның гомуми принципларын билгеләү максатында төзелде.
Килешү нигезенә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституция законнары, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка хокукый-норматив актлары, Россиякүләм профсоюзлар берләшмәләре, Россиякүләм эш бирүчеләр берләшмәләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте арасында төзелгән Генераль килешү салынды.

Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет утырышы булачак. Утырышта урман фәне вәкилләре, ТР Урман хуҗалыгы аппараты белгечләре катнашачак.
Экспертлар урманнарның санитар торышына кагылышлы мәсьәләләр, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау чаралары хакында сөйләшәчәкләр. Шулай ук урман хуҗалыгында җитештерү тармагы өчен урта звено идарәлек  кадрларын әзерләү барышы турында хәбәр тыңлаячаклар.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

18 август көненә булган вәзгыять буенча Рослесхоз тарафыннан Киров, Нижегородск, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердлау, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларында, Ханты-Манси автономияле округында һәм Ямал-Ненец автономияле округында термонокталар теркәлде.

Төбәкләрдәге урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтләре мәгълүматларына караганда, ялкын барлыкка килгән урыннарның күбесе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үләнгә ут төртүдән гыйбарәт (мисал өчен, Төмән, Саратов, Самара өлкәләрендә һәм Башкортостан Республикасында), шулай ук башка категориягә караган җирләрдә дә ут чыккан. Әлеге янып китү очраклары ялкынның урманга күчүенә бәрабәр булган потенциаль куркыныч белән яныйлар һәм урманнарда яңа янгын очраклары барлыкка китерергә мөмкиннәр.

Шуңа бәйле рәвештә, Рослесхозның оператив штабы Идел һәм Урал буенча федераль округларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнарына һәм аталган округларның Урман хуҗалыгы департаментларына, урман янгыннарына юл куймау максатларында, урманга чиктәш территорияләрдә янгын вәзгыятен махсус контрольгә алырга кушты.

2016 елның 16 августында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында федераль округлар буенча урман хуҗалыгы департаментлары җитәкчеләре белән видеоконференция рәвешендә агымдагы елның 8 аенда урман янгыннарына карата алып барылган эшкә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды.

Россия Федерациясендә янгын куркынычы янаган чорның баруы, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарына бәйле вәзгыять турындагы мәгълүмат һәм урманнарны янгынга каршы кору чараларының үтәлеше һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча бүтән кисәтү чаралары төп фикер алышу мәсьәләләре булды.

Хәзерге вакытта ГХ режимы Ямал-Ненец автономияле округының 1 муниципаль районында гамәлдә, Россия Федерациясенең 45 субъектында махсус янгынга каршы режим кертелде, Россия Федерациясенең 12 субъектында урманнарда гражданнарның булуына һәм аларга транспорт чараларын кертүгә карата чикләмә кертелде.

2016 елда янгын куркынычы янаган чор башланганчыга кадәр киләчәк чорга урманнарны төрле дәрәҗәле янгыннардан саклау системасы өчен көчләрне һәм чараларны оештыру һәм техник яктан әзерләү эшләре башкарылды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре гадәткә кергән Россиякүләм экология өмәсенә кушылачак. “Хыялымдагы ил” исеме астындагы киң күләмле акция 2016 елның 27 августында “Зәңгәр күлләр” махсус сакланучы табигый территорияләрендә узачак. Акция сентябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International