2016 елның 25-26 август көннәрендә Мари Иле Республикасы башкаласында Идел буе федераль округы территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак. Белгечләр урман тармагындагы нәтиҗәләр, бурычлар, актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк, урманнарны яңадан үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Семинарда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак, алар урманнарны үстергәндә ябык тамыр системасы белән утырту материалыннан файдалану тәҗрибәсе хакында сөйләячәкләр. Болар белән берлектә, Идел буе дәүләт технологик университеты “Россиянең урман комплексында ипморт алмашы, интенсификация һәм энергетика нәтиҗәлелеге” темасына семинар-киңәшмә уздырачак, аның кысаларында “Урман фондында җир мөнәсәбәтләре” темасына эшлекле өстәл утырышы узачак.
Программада урманнан файдалану һәм урман торгызу буенча интенсив технологияләр өчен машиналар һәм җайланмалар күргәзмәсе, шулай ук музейларны карау планлаштырыла.
2016 елның 16 августына карата Россия Федерациясендә гамәлдәге урман янгыннары 50 күләмендә теркәлде. Ялкын “ялап” үткән җирләрнең гомуми мәйданы 1 037 087 га тәшкил итә. Узган елның шушы чорында 1 610 876 гектар мәйданда 9 503 урман янгыны теркәлгән булган.
Урман янгыннары барлыкка килгән очракларның һәм мәйданнарның күпчелеге Краснодар краенда (1174), Иркутск өлкәсендә (927), Чиләбе өлкәсендә (475), Свердлау өлкәсендә (421), Ханты-Манси автономияле округында (379), Ямал-Ненец автономияле округында (368), Томск өлкәсендә (208), Якутиядә (121) күзәтелә.
“Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсе” федераль дәүләт буджет учреждениесе фаразларының күрсәткечләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын чыгу куркынычы билгеләнү сәбәпле, Россия Федерациясе Урман кодексының 53.5 статьясы, 1994 елның 21 декабрендәге “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” № 68-ФЗ һәм 1994 елның 21 декабрендәге “Янгын куркынычсызлыгы турында” № 69-ФЗ Федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 30 июнендәге “Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында” № 417 карары, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының 2011 елның 3 ноябрендәге “Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне, урманнарда янгын куркынычсызлыгы яки санитар иминлек тәэмин итү максатларында урманнарда билгеле бер эш төрләре үткәрелүне чикләү тәртибен раслау турында” № 471 боерыгы нигезендә
Дәүләт биреме тематикасы буенча тикшеренү эшләре һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы йөкләмәләрен үтәү кысаларында, августның беренче декадасында ВНИИЛМ Урманчылык һәм урман корылышы бүлеге хезмәткәрләре – Урманчылык һәм урманнар белән идарә итү лабораториясе җитәкчесе В.И. Желдак белән Урман корылышы һәм урман таксациясе лабораториясе җитәкчесе А.В. Жафяров Тула, Орлов, Белгород һәм Курск өлкәләрендә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белгечләре белән эшлекле очрашулар үткәрде.
Урман фәне һәм тәҗрибәсе вәкилләренең үзара хезмәттәшлек итүе һәр төбәктә, кагыйдә буларак, ике этапта барды: беренчедән, фикер алышу яки “түгәрәк өстәл” рәвешендә гамәлдә булган “Урманнарны тәрбияләү кагыйдәләре” турында, урманнарда санитария һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып, калку торган, хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ачыклап сөйләшү; икенче этап – урманда, аерым кишәрлекләрдә турыдан-туры үзгәртелергә яки төзәтмәләр кертелергә тиешле кагыйдәләрнең нигезләмәләрен куллану нәтиҗәлелелеген өйрәнү эшләре.
15 августтан алып 30 августка кадәр Авиация белем бирү үзәгендә “Авиаурмансагы” ФБУның янгын сүндерүче десантчыларын әзерлек эшләре алып барылачак. Барлыгы 31 курсант әзерлек узачак.
Белем бирү программасы “Урманнарны саклау һәм урман янгыннарын сүндерү”, “Урманда янгын сүндерү җайланмасы һәм механизмнары”, “Җирлектә топография һәм ориентлашу нигезләре”, “Радио элемтәсе”, “Урманнарны авиация саклавы, эзләү һәм авиация-коткару эшләре буенча гамәлләрне регламентлый торган документлар”, “Эзләү һәм авиация-коткару эшләре”, “Медицина әзерлеге”, “Махсус рухи-психологик әзерлек” кебек дисциплиналарны өйрәнүне, шулай ук физик әзерлек үтүне үз эченә ала.
Алга таба теория һәм физик әзерлек буенча имтиханнарны һәм зачетларны уңышлы тапшырган курсантлар манара-тренажердан һәм вертолеттан төшергеч җайланмасыннан файдаланып төшү буенча җир өсте һәм һава күнекмәләренә кертеләләр.
Белем бирү нәтиҗәләре буенча булачак янгын сүндерү десантчылары “Авиаурмансагы” ФБУ авиация белем бирү үзәгеннән Курслар үтү турында таныклык һәм Янгын сүндүрүче десантчы таныклыгын алачак.
Соңгы елларда урманнарда янгыннарның саны арту күренеше аларның барлыкка килү сәбәпләрен тагын да тирәнтен өйрәнү зарурлыгы турында сөйли. Әйтик, Россия Федерациясенең урман фонды җирләрендә 2016 елда теркәлгән урман янгыннарның сәбәпләрен анализлаганда түбәндәге вәзгыять ачыкланды: урманнарда гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу аркасында барлыкка килгән урман янгыннары ел дәвамында, иң күбесе – язгы чорда теркәлә, җәйге чорда аларга яшен нәтиҗәсендә барлыкка килгән янгыннар кушыла. Яшен аркасында барлыкка килгән урман янгыннары, статистика буенча, апрельдә күп түгел – 0,6% дәрәҗәсендә күзәтелә, май аена таба үсеш ала – 5,4% һәм инде июньдә 39,4% тәшкил итә. Июльдә яшеннәр урман янгыннары барлыкка килүнең инде нигезенә әверелә – 62%, ә августның беренче декадасында – 52,6%.
Мондый бүленеш язгы чорда янгыннарга китерүче төп сәбәпләрнең халык тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуына бәйле булуы, беренче чиратта – коры үләнгә ут төртергә ярамау таләбен үтәмәве белән аңлатыла. Шушы сәбәп аркасында барлыкка килгән урман янгыннары март аенда – 86,9%, апрельдә – 85,8%, майда 80,9% тәшкил итте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Лубян урман-техника көллиятенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәренең Казан Кремле белән Казан (Идел буе) федераль университеты символларына теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, аларны Россиянең яңа – 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларында сурәтләү буенча “Символ өчен тавыш бирәбез!” акциясен үткәрде.
Лубян урман-техника көллияте оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лубян авылында капиталь ремонттан соң 27 санлы мәктәп ачылды. Тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д. Димитриев, урман-техника көллияте директоры А.М. Данилов, мәктәп директоры И.Ш. Мөхәммәтшин, төзелеш оешмасы җитәкчесе В.М. Әхәтов, шулай ук мөгаллимнәр, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Котлау сүзләрендә ТР урман хуҗалыгы министры ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка белем бирү оешмаларына булган игътибары, укытучыларга һәм укучыларга теләктәшлек күрсәткәнлеге, мәгариф системасына тулаем алганда ярдәм итүе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шулай ук мәктәптә ныклап хезмәт куйган төзүчеләргә дә рәхмәтен әйтте. Ул “белем йортының чәчәк атуын, укучыларның яхшы укуын, сәламәт булуларын, ә коллективның балаларны үстерү һәм тәрбияләү хакына алга таба да эшләвен” теләде.
ТР Кукмара муниципаль районының “Лубян гомумбелем бирү урта мәктәбе” МББУ мәктәп урманчылыгы коллективына А.Ә. Нәзиров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыруда актив катнашканы, үсеп килүче буынны ТР урман байлыкларына сакчыл караш рухында тәрбияләүдә теләктәшлек күрсәткәне, урман тармагы һөнәрләренең абруен ныгытканы өчен” Рәхмәт хаты тапшырды.
Чарага меңнән артык кеше килде. Тантанага көллиятне төрле елларда тәмамлаучылар, Татарстанның һәм Идел буеның урман хуҗалыгында эшләүчеләр, ВУЗ, ССУЗ вәкилләре, ТР һәм Удмуртиянең алдыгы предприятиеләре җитәкчеләре җыелды. Бәйрәмне ачу тантанасы Георгий Федорович Морозовның һәйкәленә һәм Миңнеханов Нургали Миңнеханов улы белән Савин Николай Семеновичның мемориал такталарына чәчәкләр куюдан башланып китте. Техникумда укытучылар хакына хәтер диварын тантаналы төстә ачтылар. Шуннан соң бәйрәм кунаклары дендробакчада һәм Лубян урман-техника көллияте мөгаллимнәренең, хезмәткәрләренең каберләрендә булдылар.
Көллият стадионында көллиятнең килеп чыгышына һәм Лубян авылы тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша булды. Концерт программасының тантаналы өлешен ТР урман хуҗалыгы министры А.А. Нәзиров ачты. Үзенең чыгышында ул: “Соңгы вакытта Лубянда социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән юллар салына, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә,” – дип билгеләп үтте. Ул шулай ук урман тармагы өчен яшь белгечләрне өйрәтү буенча гореф-гадәтләргә нигез салган ветераннарга тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
2016 елның 13 августында Татарстан Республикасының Кукмара районындагы Лубян авылында “Лубян урман-техника көллияте”нең 95 еллыгына һәм авылның 205 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак. Лубян урман-техника көллиятен (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучылар белән очрашу өчен Татарстандагы һәм Идел буендагы барлык урманчылыклардан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелачак. Урман хуҗалыгы техникумы эшләгән 95 ел дәвамында белем бирү бинасы 9 меңнән артык белгечне чыгарган, алар Татарстанның урман хуҗалыгында, аның чикләрендә эшләгәннәр һәм эшләвен дәвам иттерәләр.
Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана, ул чорда урманчы-инспекторлар Борис Дмитриевич Жилкин белән Сергей Арсентьевич Николаев инициативасы буенча Биклән урман мәктәбе, 22 кешедән торган составта, Лубянга, алпавыт Лебедев утарына биредә урман техникумы булдыру өчен күченә. Белем бирү бинасы чын мәгънәсендә кадрлар чыгару буенча тимерче алачыгына әверелә.