ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 11 августында “Рослесинфорг” ФДБУ инициативасы белән агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасының эшенә карата техник мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу булды. Киңәшмә “Рослесинфорг” ФДБУ директоры урынбасары А.А. Исаев һәм “Рослесинфорг” ФДБУ белгечләре, БДАМС анализ бүлеге башлыгы һәм Рослесхозның агач әйләнешен исәпкә алу бүлеге башлыгы А. А. Бобрецов, Росимуществоның әйдәүче белгече М.В.Морозов, шулай ук агачлар китертү чылбыры белән идарә итү һәм “Группа “Илим” ААҖ урман сәнәгате төркеменең  урман сертификациясе баш белгече Е.Г. Пьянкова һәм “Стора Энсо Форест Вест”  ҖЧҖ эре урман әзерләүче вәкиле С.А. Бекетов катнашында узды.

Очрашуның төп сәбәбе агачларны һәм аңа бәйле алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС системасының эшен яхшыртуга, аның сыйфатын арттыруга, системаның интерфейсын үстерүгә, файдалануда җайлылык тәэмин итүгә бәйле.

2016 елның 14 августында Рус Православия Чиркәве Ходаның Терелтүче Тәресенең Гадел Агачлар Барлыкка килү көнен бәйрәм итә. Борынгы чорлардан бирле әлеге көн урманчылар көне булып санала, чөнки агачка дан җырлый. Риваятьләргә караганда, Христосны бәйләгән тәре ливан кедры, кипарис һәм нарат агачларыннан ясалган була. Соңыннан шушы агачлардан гадәт буенча гыйбадәт кылучыларга тәреләр ясала, алар Изге Җиргә җибәрелә. Моннан тыш, тәре – башкалар өчен, үз гамәлең һәм карашларың өчен җанны фида кылуга әзерлек символы, фидакарьлек һәрвакытта да Россия урманчыларының үзенчәлекле билгесе булып тора.

Урманчы көнен бәйрәм итә башлауның тарихы 1862 елда, Санкт-Петербургның Лисино-Корпус бистәсендә башлана, анда архитектор Николай Бенуа тарафыннан Ходаның Терелтүче Тәресенең Гадел Агачлар Барлыкка килүе уңаеннан Россиянең Урман департаменты храмы торгызыла. Чиркәү Белем бирү урманчылыгы ихтыяҗлары өчен төзелә. Биредә Урман институтын һәм Егерьлык училищесын тәмамлаучылар беренче мәртәбә катнаша, бирегә бәйрәм тантаналарында һәм бәйрәмнәрдә Урманчылар корпусыннан барлык югары дәрәҗәле кунаклар килә торган була.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы ике тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә локаль яңгырлар явып үтте. 11 августка карата урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) Татарстан Республикасының Алабуга һәм Минзәлә муниципаль районнарында саклана. Урманда ут белән сак булыгыз, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.06.2007 № 417 карары белән расланган “Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” таләпләрен саклагыз.

Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана. Нәкъ менә шул чорда Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе 22 кешедән торган укучылар төркеме белән Лубянга күченә һәм урман техникумына әверелә. Шунысы әһәмиятле, ул юктан гына бар булмаган, ә алпавыт Лебедевның элеккеге утарында оеша. Техникумны С.Николаев белән бергә ачкан Борис Жилкинның исеме Лубян тарихы турындагы елъязмага мәңгегә теркәлгән. Ул аның янәшәсендә укыту-сынау урманчылыгын төзү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли, үз үрнәгендә замандашларына һәм урманчыларның киләчәк буыннарына Лубян урманында кызыксынган акыллар өчен күпме фәнни материал булганлыгын күрсәтә. 1926 елга кадәр Лубянда эшли һәм яши, аннан соң Казанга күченә. Анда ул – доцент, Казан авыл хуҗалыгы институтында урман хуҗалыгы факультеты деканы, аннан соң Казан урман-техника институты директоры вазифаларын башкаручы.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы ҮФО төбәкләрендәге дәүләт органнарына начар һавар шартларына бәйле рәвештә урманнарда янгын чыгу куркынычын мониторинглауны көчәйтергә кушты.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барылган урып-җыю эшләре, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, муниципаль берәмлекләрнең һәм башка җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чикләшә торган урыннарда үсемлекләрнең коруы аркасында Үзәк федераль округ төбәкләрендә үләннәргә ут кабу һәм ялкынның урманга, торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчү куркынычы бар.

Шулай ук хәзерге вакытта халык күпләп кыргый үсемлекләр (гөмбә, дару үләннәре, мүк җиләге һ.б.) җыю белән шөгыльләнә, анысы да урманнарда янгын чыгу ихтималын арттыра.

2006 елның октябрендә “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгында Татарстан Республикасы дәүләт табигатьне саклау органнарының Татарстанда Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруга багышланган коллегия утырышы булды. Тантаналы шартларда Җир Хартиясе аллеясына нигез салынды һәм Татарстанда Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 5 еллыгы уңаеннан мемориал таш торгызылды. 15 еллык юбилей кысаларында аны үзгәртеп кору эшләре тулысынча төгәлләнде. Җир Хартиясе аллеясы икенче гомерен яши башлады. Үзгәртеп кору эшләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан акча бүлеп бирелде.


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген урман һәр гражданның ярдәменә мохтаҗ. Урманнар безгә саф чишмә суын бирә, углеродны йота, ә безнең җиребезне кеше, үсемлекләр һәм төрле тере организмнарның тереклеге өчен яраклы итә. Экологик җаваплы компанияләр белән урманнарны саклый һәм аларны торгызуда булыша торган гражданнар күбрәк булган саен, планетадагы тормыш та шулкадәр яхшырак булачак. Җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклау һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатларында, 1 сентябрьдән башлап, гадәткә кергән “Яшә, урман!”


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта республиканың барлык урманчылыкларында да урман культураларын агротехник тәрбияләү буенча эш алып барыла. Планлаштырылган еллык күләмнән – 17062,6 га – эшләр 6258,5 га мәйданда башкарылды. Агротехник тәрбияләү үз эченә түбәндәгеләрне ала: урман культураларының үсеп китүчәнлеген арттыруга һәм аларның үсүе өчен шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар комплексы: туфрак эшкәртү, чүп үләннәрен бетерү яки киметү, үсентеләрне кысаларга кую. Агротехник тәрбия – урман культураларын утырту һәм үстерү процессында бик әһәмиятле этап. Безнең субъекттагы урман культураларында үләннәрне киметү механик (үләнне уру һәм такырайту) һәм кул ысуллары белән башкарыла.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында урманда иң оста янгын сүндерүче – 2016 дәрәҗәсен яулау буенча ярышлар узды. Конкурста 60 кеше – Татарстан Республикасының урман-янгын формированиеләре хезмәткәрләре катнашты. Чараны эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, урман хуҗалыгындагы казанышларны һәм алдынгы тәҗрибәне пропагандалау, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урманнардагы янгыннарны сүндерү дәрәҗәсен арттыру максатларында үткәрделәр.


29
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 30 июленнән башлап 5 августына кадәр булган чорда Татарстандагы урманнарда янгын чыгуның аеруча зур куркынычы (4 класслы) саклана. Татарстан Республикасының Гидрометеорология идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 августтан башлап аерым бер районнарда урманнар өчен гадәттән тыш янгын куркнычы барлыкка килү турында фаразлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International