2016 елның 10 маеннан башлап 20 маена кадәр Татарстан Республикасында киңәшмәдә катнашучы – “LesPlan” проекты координаторы, Дрезден техник университеты вәкиле Анна Моосманн белән Гессен-Форст компаниясе вәкиле, “LesPlan” проекты партнеры Мартин Хофманн булып китте. Алар тарафыннан, Саба урманчылыгы белгечләре белән берлектә, “LesPlan” проектындагы беренче тәҗрибә кишәрлекләренә нигез салу кысаларында, өч тәҗрибә кишәрлегендә культуралар утыртыды. Барлыгы исә тирәк (Matrix 11, Matrix 24, 38 клоннары), усак, карагач, каен кебек токымнарның 7000 данә үсентесе утыртылды, аларның үсеп китү дәрәҗәсе 85% артык тәшкил итте.
Орлык әзерләү – урман торгызуда әһәмиятле этап. Урман хуҗалыкларының ни дәрәҗәдә орлык туплавына карап берничә елдан соң республиканың утырту материалы белән тәэмин ителеше дә хәл ителәчәк. Орлыкларның сыйфатына һәм орлыкларны әзерләү һәм урман питомникларында утырту материалларын үстерүгә карап, алга таба урман торгызу эшләренең дә сыйфаты билгеле булачак.
Татарстан территориясендәге урманнарда янгыннар теркәлмәде. Ләкин урманнарда янгын куркынычы килеп чыгу ихтималы зур. Шуңа бәйле рәвештә Министрлык гражданнарга һәм республика кунакларына урманнарда булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау гозере белән мөрәҗәгать итә. Россия Федерациясенең барлык территориясендә урманны саклау буенча туры элемтә телефоны: 8-800-100-94-00 (шалтырату бушлай)
Эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен җәлеп итүдә һәм аларны эшкә урнаштыруда булышу, урман хуҗалыгында ирешелгәннәрне һәм алдынгы тәҗрибәләрне пропагандалау, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урмандагы янгыннарны сүндерүгә карата әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатларында 2016 елның 30 июлендә “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында (Дәрвишләр бистәсенең “Каенлык аланы”нда) һөнәри осталык буенча “Урманда иң оста янгын сүндерүче-2016” Россиякүләм конкурсының II этабын үткәрү планлаштырыла. Әлеге конкурста бөтен республикадан урман янгыннарын сүндерү формированиеләре катнашачак. Чара программасында: гамәлдәге законнарны һәм урман янгыннарын сүндерү кагыйдәләрен белүгә карата теоретик тест, шулай ук гамәли бирем (физик әзерлек һәм каршылыклар полосасы), аны урман янгыннарын сүндерүдә күп еллык эш стажы булган белгечләрдән торучы эксперт төркеме бәяләячәк. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Конкурсны тантаналы төстә ачу 9.00 сәгатьтә булачак.
Татарстан урманнары өчен зур янгын куркынычы белән янаган гарасат турында игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсе хәбәр итә. Гидрометеорология идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 июльдән 24 июльгә кадәр республикада урыны-урыны белән урманнарга карата 4 класслы янгын куркынычы көтелә.
Татарстан Республикасы урманнарында урманнарны торгызу буенча үткәрелә торган эшләрнең күләме елдан-ел арта, бу, үз чиратында, утырту материалларының да күләмен арттыруны таләп итә. 55 база урман питомнигында стандарт утырту материалы үстерелә. Июльдәге һава шартлары чүп үләннәре күпләп үсүгә һәм чәчкеннәрдә һәм башка агач токымнарының үсентеләрендә чир уятучыларның (патогеннарның) артуына китерә. Булачак урманга дигән үсенте һәлак булмасын өчен күп хезмәт таләп ителә. Белгечләр тиешле сыйфаттагы утырту материалын үстерү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Питомникларда ялларсыз эшлиләр. Тәкмәнләү эшләре алып барыла, чир йоктыручылардан эшкәртелә һәм кояш нурларыннан көюгә карата чаралар күрелә. Мондый чаралар чәчкеннәргә урманга мөмкин кадәр тизрәк эләгү өчен сәламәт үсәргә булыша.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасында “Парклар маршы - 2016” акциясе кысаларында үткәрелгән балалар өчен “Кыргый табигать утраулары” фото, “Тыюлы табигать дөньясы” рәсем, “Диңгез култыгы” әдәби хезмәт конкурсларына йомгак ясады.
Тапшырылган материалларга анализ ясау нигезендә, шулай ук уртак фикер алышулар нәтиҗәсендә Комиссия түбәндәгечә КАРАР КЫЛДЫ:
1 июньнән 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Германия Федератив Республикасына (Саксония, Тюрингия) визит кылды. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы һәм Казан милли тикшеренү технологик университетының агач материалларын эшкәртү кафедрасының техник фәннәр докторы Тимербаев Наил Фарил улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан делегация составына керде. Дрездендагы Техник университетка бару Министрлык вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Берничә ел дәвамында Дрезденның Техник университеты белән Урман хуҗалыгы министрлыгын, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын һәм ВНИИЛМ Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясен күркәм һәм күп нәрсә вәгъдә итүче эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Президент Р.Н. Миңнеханов тарафыннан күрсәтелгән теләктәшлек сизелерлек дәрәҗәдә уңышлы хезмәттәшлек нигезенә әверелде.
Татарстан һәм Саксония урманчыларының күп мәртәбәләр үзара очрашып, фикер алышулары нәтиҗәсендә шушы ике фәнни-тикшеренү проекты барлыкка килде:
“Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү”, ул, катнаш имән утыртмаларын булдыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендәге имән агачларын комплекслы тикшерүне, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы, югары продуктлы агачлар формалаштыру буенча урман параметрларын оптимальләштерүне һәм “Татарстан Республикасында агач плантацияләрен булдыру һәм алардан файдалану”ны күздә тота, соңгысы эшкә яраклы үзагач үстерү, шулай ук агач плитәләр җитештерүдә һәм биоэнергетикада кулланыла торган үзагач йомычкасын алу максаты белән усак белән каеннан тиз үсә торган агач плантацияләре булдырудан гыйбарәт.
2016 ел әлеге проектларны тормышка ашыруның икенче этабына әверелде, бүгенге көндә кыр эшләре башкарыла: имәннең тәҗрибә плантацияләре һәм тиз үсә торган тирәк плантацияләре утыртыла. Бүген Саба муниципаль районы территориясендә тирәкнең (Матрикс) тиз үсә торган плантацияләре инде утыртылды, Кайбыч муниципаль районы территориясендә Нельдер схемалары буенча сынап карау өчен имән-юкә агачларының тәҗрибә кишәрлекләренә нигез салынды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.12.2014 № 943 Карары белән расланган “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында сәләтлеләр белән стратегик идарә итү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, акыл-иҗат потенциалын үстерү өчен мөмкинлекләр һәм ресурслар турында мәктәптә укучыларга, аларның остазларына һәм ата-аналарына адреслы мәгълүмат җиткерү максатларында, 2016 елның 18 маенда Әгерҗе шәһәрендә “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” күчмә күргәзмәсе – Дәүләт программасының төп коммуникацияләр һәм демонстрацияләр мәйданы оештырылды. Дәүләт программасы кысаларында шушы чарада күргәзмә белән “Кичке Таң” ДТК коллективы катнашты. Уртак эшчәнлек барышында “Кичке Таң” дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин презентацияләр рәвешендә бурычларны, үсеш мөмкинлекләрен һәм проблемаларын күрсәтте. Проектны халык алдында яклауда Әгерҗе районының сәләтле балалары һәм Муниципаль сәләтлеләр фестивалендә бүләкләнгән балалар катнашты.
2016 елның 25 маенда “Спас” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре 2 санлы Болгар урта гомумбелем бирү мәктәбендәге чыгарылыш сыйныф укучыларының тантаналы линейкасында катнашты. “Парклар маршы - 2016” табигатьне саклау конкурсларында актив катнашкан укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Акциядә иҗади катнашуы өчен биология укытучысы Мулинова Юлия Геннадьевна “Спас” ДТКТ хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.