ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш тудыру максатларында, республиканың табигатьне саклау буенча “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә булып узды.

Әлеге акциядә республикада яшәүче 15 мең тирәсе кеше катнашты. Алар тарафыннан 1500 гектар мәйданда законсыз калдык урнаштыру җирләреннән 920,5 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 590 м3 коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды. Акциягә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, барлык министрлыклар, ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре, ведомстволар, хөкем органнары, укытучылар һәм студентлар теләктәшлек күрсәтте, шулай ук җирле халык актив катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акциягә елдан-ел ирекле катнашырга теләүчеләр күбрәк кушыла.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2016 № 546-р әмернамәсе нигезендә республикада табигатьне саклау буенча гадәткә кергән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе уза. Әлеге чара кысаларында 2016 елның 21 маенда Урман биләмәләрен җыештыру көнен үткәрү планлаштырыла.

Битараф булмаган гражданнарның барысына да әлеге акциягә теләктәшлек күрсәтергә һәм урман фонды территориясендә Җыештыру көнен үткәрүдә катнашырга чакырабыз.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Илнең иң төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, урманчы һөнәренең өстенлеген арттыру, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелек фикерен җәлеп итү максатларында 2016 елның 14 маенда гадәткә кергән “Урман утырту көне” республика акциясе узды.

Әлеге акциядә республикада яшәүче 30 мең тирәсе кеше катнашты, 350 гектардан артык мәйданда төрле ассортиментлы 1,3 миллион данә үсенте утыртылды. Акциягә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре һәм ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, барлык министрлыклар, ведомстволар, хөкем органнары, белем бирү йортларында укытучылар һәм студентлар теләктәшлек күрсәтте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Урман утырту көнендә елдан-ел ирекле рәвештә катнашучылар күбәя, гаиләләре, балалар белән агач утырталар. Акциядә шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә катнашты. Һәркем акциядә актив катнашты һәм үз агачын утыртты.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы “Урман утырту көне”ндә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган атнада “Спас” ДТКТ территориясендә, Тенишевский утравы янәшәсендә Куйбышев сусаклагычы култыгында “Средневолжрыбвод” ФДБУ Татар филиалы ихтиологлары тарафыннан, “Спас” ДТКТ белгечләре һәм А.А. Андриянов бригадасы балыкчылары белән берлектә, 2 гектар мәйданда уылдыгын үсемлекләргә чәчүче (фитофиль) балык төрләре өчен ясалма уылдык чәчү урыннары ясалды. Язгы чорда ясалма уылдык чәчү урыннары кору – Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. “Тасмалы тукыма” тибындагы уылдык чәчү урыннары ГосНИОРХның Саратов бүлеге белгечләре тарафыннан эшләнгән.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе һәм “Парклар маршы” акциясенең хезмәт этабы кысаларында “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре, Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары 10 гектар мәйданда “Тукай-Кырлай урманы” табигый тыюлыгы территориясен чистарттылар. Үткәрелгән чаралар барышында 4,5 куб метрдан артык күләмдә хуҗалык-көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды, шулай ук 1,5 куб метр күләмендә аунап яткан агачлар, коры-сарылар җыештырылды. Акциядә 25 кеше катнашты.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

“Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре урманны үзләренең эшлекле үзенчәлекләрен югалтып, аунап яткан агач кәүсәләреннән чистарту буенча акция үткәрделәр.

Урманны агач чүп-чарыннан чистарту эшләре “Буа урманчылыгы” ДКУ 38-39 территориясендә барды. Чистартылган территориянең гомуми мәйданы 5,0 гектар тәшкил итте.

Акциядә 10 кеше катнашты. Урманны чүп-чардан чистарту оешкан төстә барды.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында Буа районындагы “Зөя буйлары” ДТКТ, янгын чыгу куркынычын киметү һәм үсеп килүче яшь агачларны корткыч бөҗәкләрдән саклау максатында, традицияле рәвештә урманнарны чүп-чардан чистарту эшләрен үткәрә.

 


6
май, 2016 ел
җомга

атарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.03.2016 №377-р әмернамәсе нигезендә 2016 елның 14 маенда республикада гадәткә кереп киткән “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе узачак. Министрлык тарафыннан оештырылган язгы агач утырту чарасы ике кишәрлектә – Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Щербаково бистәсе янәшәсендә һәм Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Вороновка бистәсе янәшәсендә узачак. Министрлык акциягә теләктәшлек белдерүдә ярдәм итү гозере белән дәүләт учреждениеләренә, ведомстволарга, белем бирү оешмаларына мөрәҗәгать итте. Агач утырту эшләрендә теләге булганнарга урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре ярдәм итәчәк һәм киңәшләрен бирәчәк. Урман утырту эшләре 9.00 сәгатьтә башланачак.

Фоторепортажда катнашучыларны җыю урыннары күрсәтелгән.

 

“Казан” халыкара аэропортына илтә торган Р-239 һәм Р-245 автоюллары янәшәсенә яклаучы урман утыртмалары утырту буенча Министрлык тарафыннан зур эш башкарылды. Бу эшләрнең башкаручылары булып Татарстан Республикасының “Лаеш урман хуҗалыгы”, “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы”, “Кама урман хуҗалыгы”, “Идел буе урман хуҗалыгы”, “Шәһәре яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре катнашты. Утырту материаллары сыйфатында гади нарат, каен, тирәк-38 гибрид кебек токымнар файдаланылды. Барлыгы исә 1,8 гектар тирәсе җирдә 11665 данә үсенте утыртылды. Юл буена агач утырту эшләре урман утыртмалары өчен үсеп китәргә иң уңайлы чорларда, 2016 елның 29 апрелендә башланды һәм 5 маенда тәмамланды. Бүгенге көндә утыртылган агачларга күпләп су сибелә.

 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре “Татарстан Республикасының Буа ш. лицей-интернаты” МББУ Кошлар көненә багышланган ачык дәрескә жюри әгъзалары буларак чакырылдылар, монда алар үз чиратында “Кошларга ничек ярдәм итәргә?” дигән темага мәгърифәтләү эшен үткәрделәр, шулай ук балаларга “Парклар маршы” турындагы акция турында да сөйләделәр. Йомгаклау этабында катнашучыларга дипломнар бирелде.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 18 гыйнварындагы № 9-осн боерыгы нигезендә түбәндәге урман торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла: 1596 гектарда урманнарны ясалма торгызу, 434,3 гектарда урманнарны табигый торгызу, 31 гектарда урманнарны катнаш торгызу, 17062,6 гектарда урман культураларын агротехник яктан карап тәрбияләү, 4988 гектарда урман культураларын тулыландыру, 1596,9 гектарда киләсе ел өчен урман культураларына туфрак әзерләү.

2016 елның 27 апреленә карата 893 гектарда (планның 56%ы) ясалма урман торгызу эшләре башкарылды, 943 гектарда (планның 43%ы) урман утыртмаларын яклау буенча эрозиягә каршы чаралар булдырылды, 774 гектарда (планның 16%ы) урман культуралары тулыландырылды, 2,6 гектарда (планның 12%ы) питомникларга чәчелде.

Болгар (20 га), Буа (12 га) һәм Саба урманчылыкларында (110 га) ясалма урман торгызу эшләре тулысынча тәмамланды, Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Кама, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән урманчылыкларында ясалма урман торгызу эшләре тәмамланып килә.

Республикада язгы урман культуралары эшләре календарь планы нигезендә башланып китте һәм оптималь агротехника вакытларында язгы урман культуралары чорында тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International