РФ Табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, белешмәләр тапшырмаган өчен штрафлар аз түгел – шәхси эшмәкәрләр өчен 7 мең сумнан 25 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта белешмәләрне тапшырмаган өчен, вакытында тапшырмаган өчен яки үзагач белән алыш-бирешләр турында белә торып ялган мәгълүмат тапшырган өчен штрафлар салыначак.
Төп чаралар планында – су объектларын саклау һәм торгызу, судагы биологик ресурсларның һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы башка объектларның тереклек итү тирәлеген саклау, халык өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Урманнар табигый тирәлекне – суны, һаваны, туфракны, кешенең үз сәламәтлеген саклауда яклау һәм тотрыклылык буенча төп экологик факторлар булып тора, шуңа күрә оештыру комитеты составына ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та керә.
Хөрмәтле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Республиканың урман хуҗалыгында искиткеч, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, югары квалификацияле, чын күңелдән кызыксынып, урманнарны саклау һәм яңадан үстерү белән шөгыльләнүче, алардан нәтиҗәле һәм рациональ файдалану өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче белгечләр эшли. Республикабыз өчен иминлеге күп очракта яшел массивларның торышына бәйле булган әлеге иҗади эшнең әһәмиятен бәяләве бик авыр.
Чын күңелдән киләсе елда билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Йортыгызга тынычлык һәм бәхет килсен!
“Спас” ДТКЗ чикләренә керүче Куйбышев сусаклагычы акваториясендә заказник инспекторлары тарафыннан, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, судагы биологик ресурсларны алуда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча рейд чаралары үткәрелде.
Дәүләт экология күзәтчелеген үткәргәндә бер көн дәвамында сулыкта балык тоту буенча тыелган 47 корал (ятьмә) ачыкланды һәм тартып алынды.
Ылыслы яшь агачларны саклау – Яңа ел алдыннан урман тармагында ел саен калку торучы бурычларның берсе. “Чыршы” операциясе буенча рейд чараларында министрлык белгечләре һәм ТР ЭЭМ хезмәткәрләре катнаша. Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү сыйфатында урманчылар гомумбелем бирү учреждениеләрендә булачак урман өчен яшь агачларны саклау кирәклеге хакында аңлату эшләре алып баралар.
Министрлык системасында 55 база урман питомнигы бар, аларда узып баручы елда декоратив һәм җимешле-җиләкле токымнарның 1,7 миллион данә утырту материалы үстерелде. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруда алдынгы технологияләрне кертә, урман культуралары бригадалары югары күрсәткечләргә ирешә һәм мәйдан берәмлегеннән алына торган утырту материалының планнан артык күләмдә җитештерелүен тәэмин итә. Шушы күрсәткечләр конкурска йомгак ясаганда исәпкә алынды.
“2015 елда югары культуралы урман питомнигы” исеме “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Сурнар җитештерү кишәрлегендәге һәм Лубян урман-техника көллиятендәге база питомникларына бирелде. Ел нәтиҗәләре буенча өйрәнү һәм тәҗрибә туплау буенча Шәһәр яны урман хуҗалыгының Матюшино җитештерү кишәрлегендәге база урман питомнигы югары культура питомнигы исемен янә раслады.
Урманчылыкларда аукционнарда җиңүче урман хуҗалыклары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча Яңа ел чыршыларын һәм наратларын әзерләүгә һәм алып чыгуга карата контрольлек оештырылды.
Республиканың чыршы базарларына исә барлыгы 18493 урман гүзәле, 54 тонна ылыс ботагы чыгарып бастырылды.
Оренбургта Рослесхоз, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләре урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә 2015 елда тапшырылган вәкаләтләрнең округтагы субъектлар тарафыннан үтәлешенә һәм 2016 елга куелган бурычларына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.
Киңәшмәдә Алмас Нәзиров “Татарстан Республикасында урманнардан файдалануны оештыру” нотыгы белән чыгыш ясаячак.
20 декабрьдән башлап урманчылыклардагы ылыслы утыртмалар күпләп үсүче урман кишәрлекләре даими күзәтеп торылачак.
Урман законнарын бозу очраклары ачыкланган очракта административ хокук бозу турында эш кузгату һәм беркетмәләр төзү өчен оператив чаралар күреләчәк, ә урман утыртмаларына 5 мең сум һәм аннан да күбрәк күләмле зыян салынган очракта, эш материаллары җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына тапшырылачак.
Урманчылар урманнарны 31 декабрьгә кадәр саклаячак.
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне Россия Президенты В.Путин йөкләмәсе буенча 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында уза. Шушы вакытларда гражданнар 221-37-01 телефоны аша Министрлык белгечләренә сорауларын бирә ала.