“Ашыт” дәүләт табигый комплекслы заказнигы белгечләре гадәти биология дәресен кызыклы викторинага алмаштырдылар. Сыйныфны ике командага бүлеп, аларның һәркайсы биология һәм экология буенча үз белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Ярышлар башланыр алдыннан заказник белгечләре балаларга су саклау зоналарындагы экология системасының әһәмияте турында һәм ни өчен аларга быел зур игътибар бирелүе хакында сөйләделәр. Ахырда җиңүче командага “Ашыт” ДТКЗ Дипломы тапшырылды.
Үзгәрешләр ТР Экология кодексын “Махсус сакланучы табигый территорияләр турында”гы федераль законга туры китерүгә юнәлдерелгән. Аларның төп максаты – җирле әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территория категориясен ачыклауга карата бердәм ысул булдыру. Табигатьне саклау, фәнни, мәдәни, эстетик, рекреация һәм савыктыру кыйммәтенә һәм муниципаль берәмлек өчен әһәмияткә ия булган җир һәм су киңлеге кишәрлекләре җирле әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләр булып таныла, алар муниципаль берәмлекләрнең милеге булып һәм җирле үзидарә органнары карамагында тора. Закон белән җирле әһәмияттәге махсус сакланучы территория категорияләре рекреация җирлекләренә һәм табигый микрозаказникларга беркетелә.
Рейдлар барышында заказник территориясендәге тәртипне бозу очраклары ачыклана һәм кисәтелә, нәтиҗәдә законсыз балык тоту кебек административ хокук бозу буенча 15 корал (ятьмә) тартып алынды. Әлеге очраклар буенча балык тоту коралын тартып алу турында 6 беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу эшен кузгату һәм административ тикшеренү үткәрү турында 6 билгеләмә чыгарылды.
Форум ел саен теләсә нинди яшь кеше һәм аның командасы үз проектын белдерергә һәм якларга, проектны тормышка ашыру өчен фикердәшләр табарга мөмкин булган төп яшьләр мәйданы булып тора. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы идеяләр, проектлар һәм яшьләр программалары Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерциячел партнерлар, инвесторлар һәм Форумны оештыручылар тарафыннан алга таба теләктәшлек күрсәтү һәм җиренә җиткерү өчен сайлап алыначак.
Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан башлап тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Форум төрлечә үзгәртеп корылды, ләкин аның төп максаты үзгәрешсез калды – Татарстан Республикасы яшьләренең киң даирә мәсьәләләре турында сөйләшү, шулай ук социаль әһәмиятле, инновацияле, коммерцияле һәм иҗтимагый файдалы идеяләрне һәм яшьләр проектларын белдерү, алар турында фикер алышу, аларны бәяләү һәм алга этәрү өчен шартлар тудыру.
Быел анда катнашучылар үз проектларын Форумдагы 10 тематик мәйданчыкның берәрсенә тапшыра алачак:
“Инновацияләр территориясе”
“Архитектура һәм сәнгать территориясе”
“Эшмәкәрлек территориясе”
“Яхшылык территориясе”
“Куркынычсызлык территориясе”
“Спорт территориясе”
“Мәгълүмат территориясе”
“Кече Ватан территориясе”
“Тынычлык һәм ризалык территориясе”
“Яшьләр территориясе”
VI Республика яшьләр форумының оештыру комитетын икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры – Халиков Илдар Шәфкать улы җитәкләячәк. Шулай ук, узган елдагы кебек үк, Форумдагы һәр мәйданны республикадагы профильле министрлык яки ведомство тикшереп торачак, мәйданчыкларның җитәкчеләре яшьләр оешмалары вәкилләре булачак.
“Безнең Татарстан” форумы гадәттәгечә берничә этапта узачак:
- 15 гыйнвардан башлап 29 февральгә кадәр читтән торып сайлап кампаниясе уза – Форумның www.forumtatarstan.ru сайтында, тиешле рәвешне тутырып, катнашу өчен үз проектыңны тапшырырга мөмкин булачак;
- 1 марттан 14 мартка кадәр Форумның читтән торып бәяләү этабы уза, аның кысаларында һәр проект эксперт бәясе алачак;
- читтән торып башкарылган этаплар нәтиҗәсендә һәр мәйданнан иң яхшы проектлар катнашулы этапка күчәчәк, ул 21 марттан 1 апрельгә кадәр узачак, аның кысаларында Форум финалистларының ТР министрлыкларында һәм ведомстволарындагы вәкилләр, экспертлар һәм Форум партнерлары белән турыдан-туры аралашу һәм алардан киңәшләр ишетү мөмкинлеге булачак;
- һәр тематик мәйданчык проектантларын бәяләү нәтиҗәсендә финалистлар исемлеге төзелә, алар апрель азагында үз проектларын Форум финалында белдерәчәкләр.
Форумның финал чарасы җиңүчеләрнең проектларыннан оештырылган, өч көнгә сузылган күргәзмә рәвешендә, белем бирү чараларын, мастер-класслар оештырып, фикер алышу мәйданнары корып, экспертлар белән очрашып һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күргәзмәне карап узачак.
Быел Форумның иң яхшы проектлары Татарстан делегациясе составына керәчәк һәм “iВолга” ИФО Яшьләр форумы, “Таврида” һәм “Мәгънәләр территориясе” Бөтенроссия яшьләр форумнары, “Балтийский Артек” Халыкара яшьләр форумы, “Итуруп” Бөтенроссия яшьләр форумы, “Машук” Төньяк Кавказ округы яшьләр форумы кебек федераль мәйданнарда катнашачак.
Форумда 14 яшьтән 30 яшькәчә булган (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), Татарстан Республикасындагы югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.
Үз идеяңне белдерү өчен мөмкинлекне кулдан ычкындырма! Һәм исеңдә тот, республиканың киләчәге – синең идеяләреңне тормышка ашырудан тора!
Теркәлү һәм башка тулырак мәгълүмат www.forumtatarstan.ru рәсми сайтында.
VI Республика яшьләр форумы матбугат үзәге
8-937-618-90-60 (Анастасия)
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының республика җитәкчелеге һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы катнашындагы киңәйтелгән коллегия утырышы 1 февраль көнне министрлыкның Х. Ямашев урамы буенча 37А й. адресы буенча урнашкан административ бинасында узачак.
Әйтик, “Балтач” ДТКЗ белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасының Балтач районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе инспекторы А.Г. Хәкимҗанов һәм Россия ЭЭМ Балтач районы вәкаләтле полиция бүлеге хезмәткәре, кече лейтенант Р.Зарипов белән берлектә рейдлар үткәрелде.
Узган 2015 елда региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләрне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген башкарганда дәүләт табигый заказникларының инспекторлык хезмәтләре тарафыннан 2042 мәртәбә рейд үткәрелде, 765 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларның 52%ы – Балык тоту кагыйдәләрен бозуга, 39%ы ТР МСТТ машина белән керү һәм туктап тоту тәртибен бозуга кагыла.
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча 650 беркетмә төзелде, шул исәптән 51,5%ы – административ хокук бозу турында; 48,5%ы – законсыз балык тоту коралын (ятьмә) тартып алу турында; 536 карар чыгарылды, шул исәптән 60,1%ы – штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында. Административ штрафларның гомуми суммасы 1 юридик затка һәм 327 физик затка карата 1 268,0 мең сум тәшкил итте. Ел азагына таба штраф суммаларының 50%ы түләттерелде. Хокук бозучыларга карата заказниклардагы табигый комплексларга китерелгән зыянны түләү турында гомуми 200,5 мең сумлык 36 шикаять белдерелде, аның 83,7 мең сумы түләттерелде.
Дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашырганда административ хокук бозуга кагыла торган 487 корал (ятьмә) тартып алынды. Уртача алганда заказникның бер инспекторы тарафыннан 2015 елда 16 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Заказникларның хакимиятләре тарафыннан ТР буенча ЭЭМ район бүлекләре, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе, башка органнар белән берлектә 300 артык уртак рейдлар үткәрелде, алар барышында 130 тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланды.
Урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма план проекты министрлыкның дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан эшләнде һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына һәм Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментына килештерү өчен җибәрелде. Проектны карап тикшерү нәтиҗәсендә Департамент тарафыннан бәяләмә әзерләнәчәк һәм министрлыкка җибәреләчәк.
2011-2015 елларда Татарстан Республикасы урманнарында янгыннарга юл куелмады.
Татарстан Республикасының Балтач районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе белән берлектә заказник инспекторлары Балтач кишәрлеге урманчылыгы һәм “Балтач” заказнигы территорияләрендә тереклек итүче кыргый тояклы хайваннарны ризык белән тәэмин иттеләр. Тәүлек дәвамында “Азык” ҖЧҖ һәм “Мельпром” ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан хәйрия ярдәме буларак бүлеп бирелгән 400 кг бодай бөртеге кулланылды.
Министрлык боерыгы нигезендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау өчен урманчы-белгечләрдән торучы 145 мобиль төркем оештырылды, алар транспорт белән тәэмин ителде һәм 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр урманнарда системалы рәвештә күзәтү эшләре алып барды, 257 мәртәбә рейдка чыкты. Урман фондын дәүләт контролендә тоту бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук бозулар ачыкланган, алар буенча гомуми 23758 сумлык 14 беркетмә төзелгән, шуның 21396 сумы түләттерелгән.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында урманчылар массакүләм мәгълүмат чараларында урманнарны саклау һәм аларга карата сакчыл караш турында, ылыслы яшь агачларны кисүнең мөмкин түгеллеге, шулай ук законнарда агачны законсыз кисү һәм урман утыртмаларына зыян салу өчен җаваплылык каралуы хакында аңлату эшләре алып бардылар.
Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 165,7 мең гектар булган махсус сакланучы 171 табигый территориядән гыйбарәт, шул исәптән гомуми мәйданы 126,8 мең гектар булган региональ әһәмияттәге 166 табигый-тыюлык фонды объекты: 26 дәүләт табигать заказнигы һәм 140 табигать һәйкәле бар. 2015 елда Бөгелмә районындагы территорияләрнең бер өлешен экологик яктан комплекслы тикшерү материаллары дәүләт экология экспертизасының уңай бәяләмәсен алдылар, шуның нигезендә әлеге территорияләргә региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләр дигән хокукый статус бирелде.
2017 елда республикада Махсус сакланучы табигый территорияләр елын үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биологик төрлелекне саклауга һәм “2014-2020 елларга әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан җитештерү һәм алардан файдалану” дәүләт программасын үтәүгә юнәлдерелгән Чаралар планы эшләнде.