ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Илдар Тимергалинны, БР урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәдъяновны, АПК Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы һәм БР Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Айбулат Гайнуллинны, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны җылы каршы алып сәламләде.

Башкортстаннан килгән коллегаларны очрашу барышында урман хуҗалыгы белән идарә итүдә норматив-хокукый тәэминат, аренда мөнәсәбәтләре һәм салымның вакытында түләнми калган өлешендә түләттерү буенча административ түләүләр мәсьәләсе, урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм үзагач әзерләү һәм эшкәртү буенча өстенлекле инвестиция программаларын үтәү мәсьәләләре кызыксындырды.  

Эшлекле сәфәр азагында министрның беренче урынбасары Харис Мусин делегацияне министрлык структурасы һәм белгечләре белән таныштырды, Урман музеенда йөртте. Кунаклар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

  Иртәгә Уфа делегациясе Саба урманчылыгына барачак, анда алар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак һәм МДФ җитештерү буенча KASTAMONU компаниясе заводын карау өчен Алабугага очачак.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Нурлат районында гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларны хокукый мәгълүматлаштыру буенча киң кырлы эш башкарылды. Районның 35 мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган хокукый дәресләр узды. Хокукый дәресләр барышында укучы балаларга балигъ булмаганнарның җаваплылык нормалары, башка милләт һәм башка дини конфессия вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт зарурлыгы турында, шәһәр урамнарында  балалар арасында җәрәхәтләнү очракларын булдырмауга һәм хокукка каршы килә торган гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән үз-үзеңне тоту буенча төп кагыйдәләр аңлатылды.

Шәһәрнең Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен “Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм вазифалары” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Чара кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева, район башкарма комитетының юридик, опека һәм мәгариф, Россиянең Нурлат районы буенча ЭЭМ балигъ булмаганнарның эшләре буенча бүлеге белгечләре тарафыннан хокукый темаларга, шул исәптән балигъ булмаган ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук мәктәптә укучыларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча индивидуаль консультацияләр үткәрелде. Балалар һәм аларның ата-аналары БДИ, сәламәтлек саклауга, пенсияләргә һәм хезмәткә урнашуга кагылышлы сорауларын бирделәр.

Көн дәвамында гражданнарны Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан кабул итүләр шәһәрнең нотариаль контораларында һәм прокуратурада узды.

(Нурлат муниципаль районының рәсми сайтыннан).


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

     Иҗтимагый советка аның төрле эшчәнлек чорларында министрлык белән җитәкчелек иткән урман хуҗалыгы ветераннары һәм тармак белгечләре керә. Бүлек башлыгы Илдар Хәлилов соңгы биш елда республикада алып барылган урман торгызу һәм урман үрчетү чаралары турындагы докладны фикер алышу өчен җиткерде. Советның максаты – бүлек эшен анализлау һәм аны яхшырту буенча киңәшләр бирү.  

 

Балаларга хокукый ярдәм көнендә министрлыкның юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева гражданнар арасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 20 ноябрьдә илнең бөтен төбәкләрендә “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында” федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу көнне республика территориясендә шулай ук балаларның хокукларын яклау буенча лекцияләр һәм семинарлар уза. Бушлай юридик ярдәмне ятим балалар, ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм попечительләре, уллыкка (кызлыкка) алучылары һәм гаиләсеннән мәхрүм калган баланы тәрбияләргә теләүче затлар ала.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән берлектә, видеокиңәшмә рәвешендә “Урман законнарын бозган өчен зыяннарны түләү, урманнардан файдаланган өчен түләү буенча әҗәтне түләттерү, шулай ук урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозулар өчен салынган административ штрафларны түләттерү турында башкарма документларның таләпләре үтәлү өлешендә Россия ФСПХ һәм Рослесхоз хезмәттәшлеге” темасына киңәшмә үткәрә (2015 елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча).

Киңәшмәдә юридик бүлек һәм урман фондына карата дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге белгечләре катнаша.

 


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Парклар маршы - 2015” иҗади конкурсының нәтиҗәләре буенча биотөрлелек бүлеге белгечләре тарафыннан республика мәктәпләрендә укучыларының эшләреннән торучы “Фронт буе урманында” (“В лесу прифронтовом”)  җыентыгы әзерләнде. Җыентыкка Бөек Ватан сугышында фронтларда сугышкан һәм сугыштан соңгы елларда урман хуҗалыгын торгызучы урманчылар турында хикәяләр, эссе, шигырьләр керде. Балалар  туганнарының һәм авылдашларының хәтер-хатирәләрен язып алып, зур патриотик эш башкарды, рәсемнәр һәм фотосурәтләр җибәрде.

“Фронт буе урманында” җыентыгы республиканың белем бирү йортларында таратылачак.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Казан теннис академиясе” спорт комплексында бадминтон уеннары узды. ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белгечләре безнең көндәшләр булды.

Әлеге ярышларда Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы исеменнән урманны саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Наил Мирсияпов, урманнарны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Сәмигуллина, урманнарны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев чыгыш ясады.


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Соңгы елларда Министрлык урман хуҗалыгы өлкәсендә Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы университет үзәкләре һәм аерым галимнәр белән озак вакытлы стратегик элемтәләрне җайга сала. Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге дәүләт урман техника университеты галимнәре һәм хезмәткәрләре тарафыннан республикада урман хуҗалыгын алып бару буенча камил ысулларны кертүгә карата фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һәм университет ректоры, техник фәннәр докторы Юрий Беленький хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куйды, анда урман хуҗалыгы белгечләрен һөнәри әзерләү һәм яңадан укыту күздә тотыла. Шушы максат белән Юрий Иванович Беленький Лубян урман-техника көллиятендә булды, анда ул студентларга үз вузы һәм андагы урманчылык буенча белем бирү системасы турында сөйләде. Университет ректоры билгеләп үткәнчә, яшьләрне вузга бары тик киләчәккә перспектива белән генә җәлеп итәргә мөмкин. Ул икенче тапкыр килгән Татарстан һәм республиканың урман хуҗалыгына бирелә торган игътибар белгечләрнең әлеге өлкәдә гел кирәк булуына өмет өсти, диде ул.

Министрлык белгечләренең сорауларына шулай ук университетның квалификациясен үстерү факультеты деканы, профессор, техник фәннәр кандидаты Владимир Кацадзе җавап бирде.

 Мәгълүмати белешмә:

Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге урман-техника көллияте

Яше зур булуга карамастан – вузга 1803 елда нигез салына – ул замана таләпләреннән артта калмый. Соңгы елларда күп кенә яңа фәнни юнәлешләр һәм яңа белгечлекләр ачылды. Мисал өчен, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану; метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү; мәгълүматлаштыру һәм санап чыгару техникасы; урман карантины һәм башкалар.

 Уникаль ботаника бакчасы, биология музейлары, илдәге иң борынгы, вуз составына керә торган  Лисинск урман хуҗалыгы – боларның берсе дә үзләренең фәнни һәм мәдәни-тарихи әһәмиятен югалтмаган.

 Университетта профессор-мөгаллимлек составын әзерләү гадәтләре саклана. Хәзерге вакытта биредә 70 фән докторы һәм 300 кандидат укыта һәм фәнни эш алып бара, факультетларның күпчелегендә диссертация советлары эшли.

 


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кырларда, запас җирләрдә, тимер юлларның, юл үткәргечләрнең һәм азык-төлек ташу юллары үткәргечләренең саклык зоналарында корыган үләнне яндыруны тыя торган карарга имза салды. Элек урылган кырларны яндырып, учак ягуны тыю турында гына сүз бара иде. Хәзер исә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, тимер юл үткәргечләрнең һәм азык-төлек ташу юллары үткәргечләренең саклык зоналарында да корыган үләнне яндыру тыела.

Әлеге үзгәрешләр торак пунктларның, инфраструктура объектларының һәм урман фондының янгыннан иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Корыган үләнне яндыру кагыйдәләрен катгыйландыру тәкъдиме белән элегрәк Рослесхоз башлыгы, табигый ресурслар министры урынбасары Иван Валентик чыккан иде. Аның фикеренчә, коры үләнне яндыру – табигатьтәге янгыннарның төп сәбәпчесе, мондый хәлләр РФдә һәр җәйдә диярлек була. Соңгы иң күләмле ГХ Хакасиядәге көзге табигать янгыннарына бәйле булды, ул вакытта 15  кеше һәлак булды.

                                                                     (Коммерсант.ру)

Модельне уйлап чыгаручылар – “Укыту-тәҗрибәи Саба урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре, алар республиканың урман хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәи-конструктив һәм фәнни-җитештерү казанышларын актив рәвештә тормышка ашыру белән шөгыльләнә. “Саба” кылычы инде берничә елдан бирле Саба урманчылыгының урман утырмаларында кулланыла һәм Министрлык тарафыннан республиканың башка урманчылыкларында эшләү өчен дә тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International