Ел саен кышкы чорда Лубян урман-техника көллияте базасында җитәкчеләр – яңа билгеләнгән “Урман хуҗалыгы” ДБУ директорлары һәм II һәм III типлы янгын-химия станцияләре башлыклары өчен урман янгыннарын сүндерүгә әзерлек чаралары үткәрелә. Укыту эшләре теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора, дәресләрне урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Моннан тыш, курсларда халыкны эвакуацияләү һәм янгында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтае кысаларында Россия Федерациясенең мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәктәп урманчылыклары белән эш тәҗрибәсе, әлеге хәрәкәт кысаларында тормышка ашырыла торган проектлар, республика балаларының халыкара һәм Россия күләмендәге ярышларда яулаган уңышлары турында ТР мәктәп урманчылыклары делегациясе җитәкчесе Алсу Сәмигуллина сөйләде. Чыгышыннан соң аңа хезмәттәшләренең күп кенә сорауларына җавап бирергә туры килде. Корылтайның эш нәтиҗәләре буенча А.Г. Сәмигуллина Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
Аэропортта команданы Харис Мусин җитәкчелегендәге министрлык белгечләре һәм аларның вәкилләре Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтаенда Татарстан өчен чыгыш ясаган дәүләт бюджет учреждениеләре-урманчылыклары җитәкчеләре, балаларның ата-аналары каршы алды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты, безнең делегацияне җитәкләгән Алсу Сәмигуллина команданың уңышлары турында сөйләде, ә корылтайда катнашкан Марат Шиһабиев, Денис Малькин һәм Альбина Григорьева “Орленок”та узган көннәре турында хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстан командасы корылтай дипломы белән бүләкләнде һәм катнашучыларның һәркайсына истәлекле сәгатьләр бирелде.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин балаларга уңышлы чыгыш ясаганнары өчен рәхмәтен җиткерде һәм чәчәкләр тапшырды.
Командага өч урманчылык вәкилләре керде: Альбина Григорьева (Лубян урман-техника көллиятенең мәктәп урманчылыгы), Денис Малькин (Тәтеш урманчылыгының мәктәп урманчылыгы) һәм Марат Шиһабиев (Арча урманчылыгының “Табигать варислары”).
Краснодар краенда, “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәге базасында булып узган ярышларда алар экологик сукмак һәм дендрология буенча конкурс этапларын уңышлы гына үттеләр, шулай ук нибары хуҗалар – Краснодар крае мәктәп урманчылыгы командасына очко оттырып, спорт ярышларында чыгыш ясадылар.
Яшь үсентеләрдән торган яшь аллея “Орленок” Бөтенроссия лагеры территориясендә үсеп чыкты. Корылтайны тантаналы рәвештә ябар алдыннан агач утыртуда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән килгән вәкил катнашты. Безнең республика делегациясе дә үз агачларын утыртты. Биредә катнашучылар өчен әлеге эш таныш: барлык мәктәп урманчылыклары урманчыларга язгы һәм көзге агач утырту чараларында, “Яшә, урман!” акциясе чорында актив ярдәм итә.
Күпләп кар яуганчыга кадәр урманнарның санитар һәм эстетик торышын яхшырту өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ауган агач-ботакларны чистарта, федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары буйларында квартал баганаларын яңарта.
Әлеге дәүләт бәйрәме тарихи тамырларга ия һәм аңа төрле милләт, катлам һәм дин кешеләре булган безнең борынгы бабаларыбызның XVII гасыр башында чит җирләрдән килеп басып алучылардан Ватаныбызны азат иткән, фетнәгә һәм тирән кризиска нокта куйган, Россия дәүләтен таң калдырган каһарманлык вакыйгалары истәлегенә нигез салына. Россиялеләрнең батырларча һәм рухи яктан туган җирләренә карата фидакарьләрчә гашыйклык һәм аның язмышы өчен җаваплылык хисенә нигезләнгән бердәмлеге авыр сәгатьләрдә каршы торырга һәм җиңү яуларга мөмкинлек бирә.
Митингта катнашучылар Россиядәге барлык халыкларның бердәмлеге күпмилләтле дәүләтебезгә терәк булуы һәм моның халыкара чакырышлар һәм куркынычлар шартларында аеруча да әһәмиятле булуы белән оештыручыларга теләктәшлек күрсәтте.
Проект берьюлы өч шәһәрдә: Казанда, Түбән Новгородта, Уфада старт ала һәм төзелеш материалларын агрегатлаштыру, эзләү, сайлап алу һәм аларны җитештерүчеләр исемлеген бәяләү буенча иң яхшы тәкъдимнәр системасыннан гыйбарәт.
Клиентлар өчен – бу Интернет аша иң яхшы бәядән, китертеп бирү юлы белән, үтәкүренмәле бәяле һәм намуслы җитештерүчеләре булган материалларны сатып алу. Җитештерүчеләр өчен – кызыксынган клиентлар (заказ һәм китереп бирү маршруты бәясен тулысынча түләп кабул ителгән гаризалар).
“Кондыз Йорты” (“Дом Бобра”) системасы белән эшләү процессы бик гади һәм шәхси игълан яки онлайн-бронь сайтларының күпчелеге кебек, аналогик схема буенча төзелгән. Клиентка рәсми сайтка керергә, товарның сыйфатламасын сайларга, китертү өчен адресын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Алга таба аңа берничә җитештерүчедән иң яхшы тәкъдимнәр сайлап биреләчәк. Әгәр дә бу тәкъдимнәр аңа хуш килсә, аның шуларның берсен 72 сәгатькә броньлап кую мөмкинлеге бар. Шушы вакыт эчендә гариза системаның колл-үзәгенә эләгә, эшкәртелә һәм җитештерүчегә тапшырыла.
“Безнең максат – актуаль бәяләре, намуслы җитештерүчеләре белән бердәм ресурс булдыру, алар арасында без аттестацияләү һәм эчке рейтинглар үткәрәчәкбез. 2017 елга кадәр безнең системадагы җитештерүчеләр саны Россиянең 12-15 шәһәрендә 380гә кадәр җитәргә тиеш”, – дип ассызыклады әлеге эшләнмәнең җитәкчесе Дмитрий Жуков.
“Кондыз Йорты” проекты 2015 елда язгы сайлап алу кысаларында ИТ-парк бизнес-инкубаторының резидентына әверелде. Проект авторларының Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешүе бар инде һәм “Иннополис” МИЗ резиденты статусы да алынган.
Филармония җитәкчелегенең инициативасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында теләктәшлек тапты. Шәһәр яны урман хуҗалыгының Уку-сынау урман питомнигыннан агач утыртмалары бүлеп бирелде, алар филармония скверында утыртылды.
Беренче утырту эшләрендә РФ һәм ТР халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар үз өлешен кертте. Аллеяга нигез салуда министрлыктан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты.
Филармониядә билгеләп үтүләренчә, бергәләшеп агач утырту гадәте дәвам иттереләчәк, филармониянең күп кенә атаклы һәм яшь артистлары анда катнашу теләген белдерде.