Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды. Университет белән танышу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде.
“Республикабызның урман хуҗалыгында җитди үзгәрешләр бара, алар урман хуҗалыгының яңа белгеч тибын чагылдыра, – дип билгеләде министрның беренче урынбасары Харис Мусин, – ул мәгълүмати системалар һәм заманча технологияләр белән таныш булырга һәм шул ук вакытта ачык һәм төгәл итеп урманчы һөнәренең асылын һәм максатын аңларга тиеш”.
Факультетларның җитәкчеләре, шул исәптән урман хуҗалыгы һәм экология факультеты җитәкчелеге университетта белем алу барышында алырга мөмкин булган белгечлекләр турында аңлатыбрак сөйләделәр.
Спартакиада этапларының берсе – өстәл теннисы, аның буенча ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. Министрлык командасыннан дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге белгече Юлия Утяганова, урманнарны яңадан үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев, Урман фондын саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Наил Мирсиапов һәм икътисад бүлегенең әйдәп баручы консультанты Олег Рзай катнашты, алар ТР Югары суды һәм ТР Федераль казначылыгы командалары вәкилләре белән лаеклы көч сынашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре КДАУга Ачык ишекләр көненә чакырулы, ул 31 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә (К. Маркс урамы, 65 йорт) була.
Очрашуның беренче өлешендә аларга университет тарихы, 2016 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Икенче өлештә факультетларның, шул исәптән урман хуҗалыгы һәм экология факультеты җитәкчеләре чыгыш ясаячак, алар белгечлекләр, дисциплиналар, укыту технологияләре турында тәгаенләбрәк сөйләячәк. Керү имтиханнары исемлегенә керүче гомумбелем дәресләр буенча БДИга әзерләнү һәм аны тапшыру буенча киңәшләр биреләчәк.
Филармония җитәкчелегенең инициативасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында теләктәшлек тапты. Шәһәр яны урман хуҗалыгының Уку-сынау урман питомнигыннан агач утыртмалары бүлеп бирелде, алар 30 октябрьдә филармония скверында утыртылачак.
Беренче утырту эшләрендә РФ һәм ТР халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар үз өлешен кертәчәк. Аллеяга нигез салуда министрлыктан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашачак. Бергәләшеп агач утырту гадәте дәвам иттереләчәк, филармониянең күп кенә танылган һәм яшь артистлары анда катнашу теләкләрен белдерде.
2015 елда шушы нигездә Министрлык тарафыннан түбәндәге урман орлыкчылыгы объектларын салу һәм аларны карап тәрбияләү буенча эшләр башкарылды:
урман-орлык плантацияләре салу – 23,26 га;
клон архивлары салу – 16,7 га;
урман плантацияләрен карап тәрбияләү – 43,8 га;
даими урман-орлык кишәрлекләрен карап тәрбияләү – 20 га;
клон архивларын карап тәрбияләү – 17,5 га;
плюс утыртмаларын карау – 48,1 га;
генетик резерватларны карау – 118 га;
географик культураларны карау – 18 га;
тәҗрибә культураларын карау – 13 га.
Булачак урманнарның үсеп китүе, артымы һәм торышы утырту материалының сыйфатына бәйле.
Республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 миллион данә ылыслы токым чәчкеннәре җитештерелә. Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрдә – урман хуҗалыкларында 55 урман питомнигы бар, аларда ылыслыларның, яфраклыларның, шулай ук декоратив токымнарның киң ассортименты үстерелә. 2015 елда базислы урман питомникларында гомуми 26,6 гектар мәйданда утырту эшләре башкарылды. 2015 елда питомникларны инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, буйсынудагы учреждениеләр тарафыннан 52 308 мең данә утырту материалы үстерелгән.
Акциядә 1,7 мең кеше катнашты. 878 урман фонды арендаторы, 148 (144) предприятие һәм оешма, шулай ук 46 (39) бакачылык ширкәте һәм кооперативлары урманчыларның һәм экологларның актив партнерлары булды. Акциядә катнашучылар тарафыннан 973,9 м3 (920,6) каты көнкүреш калдыгы чистартылды һәм чыгарылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман культураларына, питомникларга, мәйданнарга, табигый урман торгызуга ярдәм чараларын үткәреп, көзге инвентарьлаштыруга йомгак ясала. Урман культураларын карап тәрбияләү иң уңайлы агротехник срокларда башкарылды, урман питомникларында эшләр төгәлләнде, орлыклар җыеп алынды, 2016 ел урман культуралары өчен туфрак әзерләнде.
Шулай итеп, сыйфат таныклыклары булган урман чималларын һәм орлыкларын әзерләүнең гомуми күләме урман хуҗалыклары буенча 1515,3 килограммга җитте, алардан: Гади нарат – 260,9 кг (шул исәптән – 56 кг яхшыртылган селекция категориясендәге гади нарат орлыгы), Европа чыршысы – 301,3 кг, Себер карагачы – 53 кг, Каен – 639,5 кг, Дардар агачы – 150 кг.
Декоратив токымнардан 110,6 кг орлык һәм башка куаклыклар (агачсыман сары сәрви агачы, кансыман-кызыл дүләнә, җыерчыклы роза, балан яфраклы пузыреплодник, виргин шомырты, гади чия, татар зелпесе) әзерләнде.
Хәзерге вакытта ботаклы имән, Европа чыршысы, гади нарат, декоратив токым һәм башка куаклык орлыкларын әзерләү эшләре дәвам итә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” Бөтенроссия көзге табигатьне саклау акциясенә йомгак ясалды, әлеге чара көннәрне беренче тапкыр катырганчыга кадәр дәвам итте. Агач утырту эшләрендә республикада яшәүче 157 меңнән артык кеше катнашты, 497 гектардан артык мәйданда төрле ассортиментлы 1,6 миллион данә үсенте утыртылды.
Министрлык агач утыртуда ярдәм иткән һәм катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә – шул рәвешле без барыбыз да табигатьне саклау һәм балаларыбызның киләчәге турында кайгыртабыз, алар чиста һава суларга тиеш!
Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан урман массивларында 35 мәртәбә рейд үткәрелде, алар барышында инспекторлар каты көнкүреш калдыкларын хокуксыз урнаштыруның 9 очрагын ачыклады, хәзерге вакытта бу урыннарның 7се бетерелде.
Акция барышында урман фондында урнашкан 99 аншлаг, панно һәм башка кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде. 29 чишмә чистартылды һәм корылды.