Октябрьдә Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм табигать саклау инспекторлары урман массивларында һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү буенча рейдлар үткәрделәр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” бөтенроссия көзге табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Агач утыртуда 350 меңнән артык кеше катнашкан, 380 гектардан артык мәйданда төрле ассортименттагы 3.5 миллион үсенте утыртылган.
Министрлык агач утыртуда катнашкан һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерә. – Табигать сакланып калсын, балаларыбыз киләчәктә саф һава суласын өчен без әнә шулай тырышабыз!
Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин 21 октябрьдә вафат булды. Лубян урман хуҗалыгы техникумында ул агач әзерләү мастерыннан башлап утыз елдан артык эшләде, урман хуҗалыгы техникумы директоры итеп 2004 елда билгеләнде. 2010 елда күпьеллык хезмәтләре һәм ТР урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа “Татарстанның атказанган урманчысы” дәрәҗәсе бирелде.
М.З.Гобәйдуллин җитәкләгән чорда Лубян урман-техник колледжы Россия Федерациясенең иң яхшы профильле уку йортларының берсе дип танылды, колледж командасы, аның укытучылары һәм студентлары урман профильле уку йортларының бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңүче булдылар.
Мәскәүдә, “Урман һәм кеше” 7нче халыкара форумында, “Хәзерге заманда урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре” түгәрәк өстәле эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Насыйров чыгыш ясады.
Кызыл Пресня яр буендагы үзәк күргәзмә комплексында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясе дә бар. Аның төп экспонатлары булып Саба урманчылыгының Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән китерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр тора.
Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре көче белән вокзал яны мәйданында гына да 2 гектарда 300 ылыслы агач утыртылды.
Акциягә 2нче мәктәп укучылары да актив кушылды. Мәктәп бакчасында 30 миләш, 20 каен һәм 5 нарат утыртылды. Яшь үсентеләргә уңайлы урыннарны балалар, педагоглар белән бергә, бик мавыгып сайладылар.
“Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов агач утырту технологиясе буенча инструктаж үткәрде. Киләсе елның җәендә һәм көзендә агачларның тернәкләнеше бәяләнәчәк. Мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин: “Без табигатьне, шәһәребезне, районыбызны яратабыз, үзебезгә һәм балаларыбызга суларга саф һава булуын телибез. Бу акция – җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Һәм без бүген монда җыелып, шатланып яңа үсентеләр утыртабыз”, – дип белдерде.
Яшелләндерү көнендә мәктәп бакчасында утыртылган үсентеләр, әлбәттә, мәктәпне ел буенча бизәп торырлар.
Азакта балалар агачларга бәхет тасмалары урадылар.
Мәктәп администрациясе “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Афанасий Даниловка үсентеләр биргәне өчен рәхмәт белдерде.
20 октябрьдә Экспоцентрда быел 40-еллыгын билгеләп үтүче “Лесдревмаш-2014” халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Юбилей күргәзмәсе үз мәйданында дөньяның 26 иленнән 507 компанияне берләштерде. Россиядә, Көнчыгыш Европада һәм БДБ илләрендә иң зурысы, дөньяның иң алдынгы биш агач эшкәртү күргәзмәсенең берсе булган бу чарада агач эшкәртү буенча дөнья лидерлары, шулай ук иң алдынгы Россия җитештерүчеләре катнаша.
“Зөя буйлары” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Ивашевка авылы лицей-интернатының 7нче класс укучылары Риназ Гыйниятуллин, Влад Белов, Илшат Вәлиев, Илфат Сәләхов тыюлык һәм В.Г.Ивашев ис. парк территорияләрендә Буа урманчылыгы питомнигыннан бушлай бирелгән 70тән артык үсентене утырттылар. Аларга тәҗрибәле урман белгече, 36 ел гомерен урманга багышлаган, хәзер үз тәҗрибәсен яшьләргә дә өйрәтүче Николай Белов ярдәм итте.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында “Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре Балтач урта мәктәбе укучылары белән бергә өмә үткәреп, 140 нарат утырттылар.
Мәскәүнең “Экспоцентр” күргәзмә комплексында 20-23 октябрьдә узачак “Лесдревмаш-2014” халыкара күргәзмәсе кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстан экспозициясе дә урнашкан күргәзмә оештыру күздә тотыла.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров та анда катнашып, “Хәзерге заманда урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре” секциясендә доклад ясаячак.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре катнашкан түгәрәк өстәлләрдә Россия Федерациясе субъектларының урман саклау, урманнарда федераль дәүләти янгын күзәтчелеге эшләрен башкаруы тикшерелә.
Укытучылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары “Озын Алан” табигать тыюлыгы территориясендә “Мәктәп балаларына һәм яшьләргә экологик тәрбия бирү” темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Кунаклар өчен тыюлык буйлап экскурсия һәм чишмә суына дару үләннәре кушып әзерләнгән чәй эчү дә оештырылды. Очрашу “Агач утырту көне” республика акциясенә багышлап тыюлык территориясендә яшь чыршылар утырту белән төгәлләнде.