Мәктәп балаларына, урта махсус уку йортларының чыгарылыш курсы студентларына белешмәләр бирү өчен үткәрелә торган Ачык ишекләр көнендә 2015 елда КДАУга кабул итү үзенчәлекләре аңлатылачак. Факультет деканнары һәм институт директорлары булачак студентлар өйрәнәчәк белгечлек һәм дисциплиналар белән таныштырачаклар, теләүчеләр өчен вузга керү экзаменнары буенча консультацияләр оештырылачак.
Көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелгән, шуларның 35е Татарстан закон проектлары, 11е федераль закон проектлары.
Депутатлар гомуми һәм түләүсез белем алуга хокук гарантияләрен финанслау нормативлары турындагы, оешмалар һәм физик затлар өчен мөлкәт салымнары турындагы закон проектларын тикшерәчәкләр, шулай ук 2014 елгы бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертәчәкләр, республиканың якындагы өч елга бюджетын тикшерәчәкләр.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белешмәләре буенча, 2014 елның октябрь уртасына кадәр Идел буе федераль округы территориясендә урманнарны ясалма торгызу эшләре 39.1 мең гектарда үткәрелгән, бу еллык планның 107%ын тәшкил итә.
Округның барлык субъектларын урманнарны ясалма торгызу 100%ка һәм күбрәк үтәлгән. Башкортстанда 100%, Мари-Элда 100.8%, Мордовиядә 100%, Татарстанда 102.3%, Удмуртиядә 109.5%, Чуашстанда 102.1%, Пермь краенда 109.9%, Киров өлкәсендә 102.6%, Оренбург өлкәсендә 100.8%, Пенза өлкәсендә 101.5%, Самар өлкәсендә 100%, Сарытау өлкәсендә 100%.
БМО ЕЭКның Урманнар һәм урман тармагы комиссиясенең күчмә утырышларын үткәрү хокукы турындагы конвенциягә кул куелудан соң үткән 46 елда беренче тапкыр бу чара Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында үткәреләчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узган эш киңәшмәсендә БМО Европа экономика комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы комитетының Казанда 18-21 ноябрьдә узачак сессиясе утырышларын, шул исәптән Саба урманчылыгына баруны беркетмәләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Беренчел теркәү белешмәләре буенча, сессиягә дөньяның төрле илләрендәге урманчылык берләшмәләреннән 200ләп катнашучы килергә тиеш.
БМО ЕЭКның Урманнар һәм урман тармагы комитетының күчмә утырышларын үткәрү хокукы турындагы конвенциягә кул куелудан соң үткән 46 елда беренче тапкыр бу чара Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында үткәреләчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узган эш киңәшмәсендә БМО Европа экономика комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы комитетының Казанда 18-21 ноябрьдә узачак сессиясе утырышларын, шул исәптән Саба урманчылыгына баруны беркетмәләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Беренчел теркәү белешмәләре буенча, сессиягә дөньяның төрле илләрендәге урманчылык берләшмәләреннән 200ләп катнашучы килергә тиеш.
2014 елның 27 октябрендә Дмитрий Медведев Валентик Иван Владимировичны Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләү турындагы карарга кул куйды.
Моңарчы И.Валентик Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләүләре департаментын җитәкләде.
Иван Владимирович Валентик 1976 елның 22 июлендә туган.
2011 елның ноябреннән 2014 елның февраленә кадәр И.Валентик Дәүләти урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Рослесхозның урман мөнәсәбәтләрендә Россия Федерациясе субъектларына бирелгән вәкаләтләренең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы вазифасын биләп торды.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров И.В.Валентикка телеграмма юллап, аны яңа вазифасы белән котлады һәм Россия урманнары хакына уңышлы хезмәтләр теләде.
Көз үтеп бара. Әлегә сезонның ахыр нәтиҗәләре ясалмаган, әммә бүген үк инде шуны әйтергә мөмкин, – республика урман хуҗалыкларын үз утырту материаллары белән тәэмин итү өчен 55 урман питомнигында 70 миллионнан артык үсенте, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системалы 12 миллион үсенте үстерелгән.
Шулкадәр утырту материалы 2015 елда урман фондында, саклау полосаларында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм бүтән категорияле җирләрдә урман культуралары утырту өчен җитәрлек. Төп урман агачы токымнарыннан тыш, урман питомникларында декоратив агач-куак токымнарының 80нән артык төре үстерелгән, бу исә Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән киләсе елда шәһәр һәм районнарны яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләренә яхшы башлангыч булып тора.
Мәскәүдә, Кызыл Пресняда 20-23 октябрьдә үткәрелгән чара Европа, Америка, Азия, Россия бизнес предприятиеләренең 400дән артык вәкилен берләштерде. Татарстан Республикасы экспозициясендә хәзерге заманда урман хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре – урманнарны янгыннан саклау, республиканың урман байлыкларына ихтыяҗын исәпкә алып яңадан торгызу, агач әзерләү һәм эшкәртү күрсәтелде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән экспозициянең беренче эш көнендә аны РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской һәм Рослесхоз җитәкчеләре карады.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман культураларын, питомникларны, урманның табигый яңарышына ярдәм чаралары үткәрелгән мәйданнарны көзге инвентарьлауга йомгак ясала. Урман культураларына тәрбия иң яхшы агротехник срокларда үткәрелгән, урман питомникларында эшләр төгәлләнгән, орлыклар җыелган. Мәсәлән, 1646 гектар мәйданда 2015 елгы урман культуралары астына туфрак әзерләнгән.
Бу күргәзмә беренче тапкыр 40 ел элек ачылган иде. Юбилейлы “Лесдревмаш”та 500дән артык компания һәм урманчылык тармагы катнаша.
Күргәзмәнең традицион “Россия төбәкләре – урман комплексын үстерү приоритетлары” бүлегендә Россиянең 18 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның урман секторын үстерү программалары һәм инвестицион проектлары тәкъдим ителә. Экспозицияләре булган бүтән төбәкләр – Алтай крае, Архангельск, Белгород, Брянск, Вологда, Киров, Мәскәү, Новгород, Рязань, Тверь өлкәләре; Кабарда-Балкар республикасы, Коми республикасы, Красноярск крае, Пермь крае, Ханты-Манси АО.