ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Урман янгыннарына контроль көндәлек режимда дәвам итә. Урман кишәрлекләрен патрульләү ешлыгы киметелде, ул агач әзерләү һәм кисекләрне яндыру барган урыннарда үткәреләчәк. III һәм II типтагы 23 янгын-химия станциясендә профилактика һәм янгын-инженерия техникасын ремонтлау эшләре, ягъни 2015 елгы янгынга каршы көрәш сезонына әзерләнү башланды.

2011-2014 еллар дәверендә Татарстан территориясендә урман янгыннарына юл куелмады.


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Акцияне үткәрү чорында, 2014 елның 14 апреленнән 14 июненә һәм 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр 4513.6 кубометр каты көнкүреш калдыгы һ.б. калдыклар җыеп чыгарылган, бу эштә 11.48 меңнән артык кеше катнашкан, хезмәттәшлеккә 358 предприятие, 854 урман фонды арендаторы, 80 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы җәлеп ителгән. Трассалар буенда беседкалар корылган, 156 чишмә чистартылган һәм төзекләнгән. Автомобиль юллары буеннан 1101 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынган.

Татарстан Министрлар Кабинетының 11.11.2014 № 858 карары белән Гомәров Рәис Кәлимуллович Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнде.


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре өчен Татарстан урманчылары аукционга барлыгы 292 252 сумлык 18 010 чыршы һәм нарат агачы, 58 тонна ылыслы ботак чыгарды. Алар барысы диярлек урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге белешмәләре буенча, сәүдәләрдә 29 урманчылык катнашкан. Алабуга һәм Кама урманчылыклары яшел продукцияләрен (1 меңләп агачны) 25 ноябрьдә тәкъдим итәчәк. Аукционнар нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү һәм сату декабрьдә, “Чыршы” операциясе барышында дәүләти урман инспекторларының ныклы контроле астында узачак.

Рослесхозның утырышлар залында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең яшел саммитын үткәрүне оештыру тикшерелде.

Алмас Назыйров анда Комитетның 72нче сессиясен үткәрүгә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ничек әзерләнүе: күргәзмә экспозициясен төзү, очрашуны оештыру һәм катнашучыларны озату, хокук тәртибен тәэмин итү, медицина хезмәтләре күрсәтү, чараны федераль һәм региональ хәбәр чараларында яктырту турында сөйләде.


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин колледжның педагоглар коллективына һәм студентларына яңа директорны – Афанасий Михайлович Даниловны тәкъдим итте. Монда билгеләнгәнче Афанасий Данилов “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләти казна оешма­сының җитәкче-урманчысы булып эшләгән.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хайваннар азык җитмәүдән интекмәсен өчен, “Балтач” тыюлыгы инспекторлары аның территориясендә һәм Арча урманчылыгы кишәрлекләрендә тояклы хайваннарны һәм кошларны тукландыру мәйданчыгына “РАПС” ҖЧҖ (җитәкчесе Булат Исрафилов) һәм “Мельпром” ҖЧҖ (Николай Алексеев) биргән 6 тонна иген калдыгы салдылар.

Бу предприятие җитәкчеләре “Балтач” тыюлыгы белән инде күп еллар хезмәттәшлек итәләр, республиканың хайваннар дөньясын саклауда белгечләргә булышалар.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

10 дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәре, 2 ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре, барысы 12 кеше, “Аеруча саклаулы табигать территорияләре: дәүләти экологик күзәтчелекнең теориясе һәм практикасы” дигән тема буенча һөнәри осталыкны күтәрү шөгыльләрен үтте.

Шөгыльләр вебинар формасында узды һәм аеруча саклаулы территорияләрне хокукый җайга салуга бәйле мөһим мәсьәләләргә кагылышлы булды. Аларда катнашучыларга аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә суд практикасы, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүнең тәртибе турында мөһим мәгълүмәт бирелде, табигать саклау законнары бозылганда тутырыла торган документлар, аларны тутыру, салынган зыянны исәпләү тәртибе, шулай ук Татарстанның Кызыл китабын алып бару мәсьәләләре аңлатылды.

Булачак абитуриентлар алдында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин чыгыш ясап, республикада урманчылык тармагын үстерү һәм министрлыкның алдагы планнары турында сөйләде. Очрашуга килүчеләр вузга кабул итү, керү сынаулары турында тулы мәгълүмәт алдылар, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты җитәкчеләре белән аралаштылар.

Федерация Советының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек политикасы, табигатьтән файдалану комитетының киңәйтелгән утырышында дәүләти урман күзәтчелеге, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу өлкәсен хокукый тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик үз докладында урман хуҗалыгы законнарын арытаба камилләштерү буенча төп бурычларны билгеләде, “урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге зур проблемалар җыелмасын чишүгә юнәлтелгән берничә федераль закон инде кабул ителде”, дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International