Ноябрь аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Яңа елга чыршылар, наратлар һәм ылыслы ботаклар әзерләү хокукына аукцион үткәргән иде. Базарларга барлыгы 300 мең сумлык 19010 чыршы һәм нарат, 58 тонна ылыслы ботак китереләчәк. Бу күләм Яңа елда республика халкына тере агач я ылыслы шәлкем сатып алырга җитәрлек. Барлык Яңа ел агачлары диярлек “Урман” дәүләти бюджет идарәсе питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.
Аукцион нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү, аларны сату һәм базарларга китерү декабрь уртасыннан башлап, дәүләти урман инспекторларының һәм МВД хезмәткәрләренең кырыс контроле астында, “Чыршы” операциясе кысаларында башкарылачак.
Утырышның көн тәртибенә кырыктан артык мәсьәлә кертелгән иде. Министр исә “Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турындагы” Татарстан Республикасы законының 3 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы” № 17‑5 законы проекты турында” дигән темага чыгыш ясады. ТР Законын федераль закон белән яраштыру өчен законнарда кулланылган терминология унификацияләнә, ТР башкарма хакимият органының урманнарны куллану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге вәкаләтләре киңәйтелә.
Саба урманчылыгы – Татарстанның сигез административ районы территориясендә урнашкан алдынгы хуҗалык булып тора, аны республиканың урман хуҗалыгы башкаласы дип тә атыйлар. Аның урман фондының тулай мәйданы – 60.4 мең гектар. Монда эшләр орлык шыттырудан алып агач эшкәртүгә кадәр тулы циклны үз эченә ала.
35 чит илдән килгән кунакларга елына 12 млн үсенте бирә торган, Европада иң эре селекция-орлыкчылык үзәге күрсәтелде. Дөньякүләм экспертлар өчен махсус рәвештә бер теплицада Татарстанның урманчылык фәне һәм индустриясе казанышлары күргәзмәсе корылган иде. Анда, мәсәлән, җирле урманчылар үз эшләнмәләрен – ябык тамыр системалы үсентеләр өчен булган швед көпшәсенең аналогын күрсәттеләр. Урман хуҗалыгы белгечләренең аңлатуынча, бу эшләнмә Татарстанның авыр туфраклары өчен яхшырак, һәм ул якын арада патентланачак.
Аннан тыш, делегация әгъзалары 2013 елда ачылган һәм елына 140 мең кубометр агач эшкәртүгә исәпләнгән комплексны карадылар. Монда такталар, пеллетлар, ягулык грануллары, агач оны ясала. Саба урман хуҗалыгында шулай ук киң кулланыш товарлары җитештерелә, су шешәләү линиясе дә бар.
Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов: “Татарстан урманчылары аякта нык тора, һәр нәрсәне берәгәйле эшли”, – дип белдерде.
БМО Европа экономик комиссиясенең башкарма секретаре урынбасары Андрей Васильев, үз чиратында, бу сәфәрнең 72нче сессиядә катнашучылар өчен әһәмиятен ассызыклады. “Бүген без үзебез тикшерә торган күп нәрсәләрнең бу җирдә инде тормышка ашырылуын күрә алдык, – диде эксперт. – Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр алмашу мәйданы булып тора. Сәфәр бик кызыклы булды, без монда бүгенге һәм булачак “яшел” экономикада урманның нинди роль уйнавын, экономика, культура һәм табигать өчен нәрсәләр бирә алуын күрдек”.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясенең (БМО ЕЭК) Урманнар һәм урманчылык тармагы комиссиясенең 72нче сессиясе Казанда 18-21 ноябрьдә үткәрелде. Чараны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы берлектә оештырган иде. Сессиянең көнүзәк темалары булып урманнарның яшел экономикадагы өлеше, Россиянең һәм дөньяның урман продукциясе базарындагы хәлләр, климат үзгәрешләрен көйләү алымы буларак тотрыклы урман идарәсе торды. Анда 35 илдән 167 эксперт катнашты.
БМО Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 2014 елның 18 ноябрендә Казанда башланган 72нче сессиясе барышында 30дан артык ил вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары әзерләгән махсус күргәзмәне карап, Россиянең урман хуҗалыгы системасы белән танышалар.
“Авиалесохрана” ФБУ экспозициясе, мәсәлән, Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык службасының, Урман сагы туры линиясенең, Федераль парашют-десант службасының эшчәнлеге, урман янгыннары белгечләрен әзерләү эше, яңа янгын сүндерү чараларын эшләү, сынау һәм иңдерү, аңлату-тәрбия акцияләре һәм проектлары белән таныштыра. “Рослесинфорг” ФДУП 2008-2014 елларда Россиянең 72 субъектында 290 млн гектардан артык мәйданда үткәрелгән кадастр эшләрен тасвирлый. “СПбНИИЛХ” ФБУ урман янгыннары белән көрәш, урманны химик эшкәртү, урман планлаштыру һәм проектлау, урман яңарту өлкәсендәге төп юнәлешләр белән таныштыра. “Рослесозащита” ФБУ урман патологиясе мониторингы оештыру буенча Россия системасы, Урман үсемлекләре орлыклары федераль фондын төзү, урман орлыкчылыгында молекуляр генетика методын куллану турында сөйли. “ВНИИЛМ” ФБУ экспозициясендә аның филиалы – Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясенең урман хуҗалыгын зональ-типологик нигездә алып бару, урман питомникларында орлыклар үстерүнең һәм саклауның интеграль системасы өлкәсендәге фәнни эшләре алгы планда тора. Уникаль Россия Урман музее үз эшен табигать фәне, тарих, этнография жанрларының синтезы буларак күрсәтә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы дөньякүләм кимәлдәге югары технологияле комплекс булган Урман селекция-орлыкчылык үзәген, урманнарны төзекләндерүгә яшьләрне җәлеп итү буенча иң нәтиҗәле булган “Урман патруле” студентлар хезмәт отрядын, башка заманча региональ проектларын тәкъдим итә. Һәм башкалар.
Махсус күргәзмәнең эше БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагының 72нче сессиясе эше белән бергә тәмамланачак. (ФАЛХ матбугат хезмәте)
Тәбриктә болай диелә:
“Сезне Татарстан Республикасы башкаласы Казанда тәбрикләүгә шатмын. “Урман саммиты” беренче тапкыр Россиядә үткәрелә. Һәм без аны кабул итү хокукының Татарстанга бирелүе белән горурланабыз.
Урман – бәяләп беткесез байлык, шатлык һәм саулык чыганагы ул. Аны бәрәкәтле куллану, саклау һәм үстерү – һәркемнең бурычы.
Татарстан Республикасы өчен урманнарның сакланышы бигрәк тә көнүзәк мәсьәлә булып тора, чөнки аның экономик структурасында нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзү өстенлек итә. Һәм без, проблеманың мөһимлеген аңлап, урман һәм агач эшкәртү индустриясен актив рәвештә инвестициялибез. Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы заманчалаша: Европада иң эре булган Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, урманнарны янгыннан саклау өчен 3нче типтагы янгын-химия станцияләре булдырылды, яңа урман мәйданнары нигезләнде, агач әзерләү эшләре сортимент технологиясе буенча башкарыла.
БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты утырышының Казанда үткәрелүен без республика хөкүмәтенең урманчылык тармагы алдындагы яңа йөкләмәләренең бер өлеше дип саныйбыз.
Бу урман форумы анда катнашучы күпләр өчен яңа, кызыклы проектлар төзү һәм эшкә ашыру, озайлы һәм үзара отышлы хезмәттәшлек буенча башлангыч нокта булыр, ә аның йомгаклау тәкъдимнәре гамәлдә кулланыш табар дип ышанам.
Нәтиҗәле бәхәсләр һәм уңышлы эшләр телим!”
БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының “Корстон” мәдәният комплексында ачылган сессиясендә Илдар Халиков: Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте урман хуҗалыгы белән бәйле чараларга һәрчак ярдәм итә, дип белдерде, кунакларга конструктив эшләр һәм республика турында яхшы тәэсирләр теләде, БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы рәисе Хейкки Гранхольмга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбриген тапшырды.
Татарстан башкаласына 35 илдән 167 эксперт килде. Сессия утырышын БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты рәисе Хейкки Гранхольм (Финляндия) ачып җибәрде.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик исә, катнашучылар алдында чыгыш ясап, РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның котлавын укыды.
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда катнашучылар Татарстанда урманчылык тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Иван Валентикның әйтүенчә, Татарстан Россиянең бу юнәлештә иң нык үскән төбәкләренең берсе булып тора: монда алдынгы орлыкчылык комплексы эшли, һәм ул Россиянең башка субъектлары өчен дә үрнәк булырлык.
Иван Валентик шулай ук Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Илдар Халиковка Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының бүген ачылган 72нче сессиясен оештырган өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Чараны БМО ЕЭК Урманнар һәм урман тармагы комитеты, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырып үткәрә.
Сессиянең көн тәртибендә “яшел экономика” шартларын глобаль һәм региональ күләмдә формалаштыруда урман секторының мөмкинлекләрен бәяләү мәсьәләсе тора.
Татарстан урманчылары делегациясенең 2014 елның язында һәм җәендәге визитлары барышында Кырым Республикасы Бакчасарай районының урман хуҗалыгы предприятиеләрен Россия Федерациясе Урман кодексының хокук кысаларына кертү турында конструктив сөйләшүләр алып барылган иде. Хәзерге вакытта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Кырым Республикасы Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты арасында өзлексез телефон элемтәсе тотыла, тиешле киңәшләр бирелә.
Казан (Идел буе) федераль университетында квалификация күтәрү буенча укучы кырымлылар өчен урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин Татарстанның урман хуҗалыгы турында лекция укыды.
Май аенда Бакчасарай шәһәрендә Кырым халыкларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне хөрмәтенә сквер нигезләнгән иде. Анда беренче агачларны утыртуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров, КР Бакчасарай районы администрация башлыгы И.Р.Умеров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин катнашты. Бакчасарай урман хуҗалыгы истәлекле үсентеләрне тәрбия итеп тора.