Бронислав Ильич Гузовский революциягә кадәрге Идел буеның иң күренекле һәм сәләтле урман белгечләреннән берсе булган, киләчәк буын урманчыларына имәнлекләр үстерү буенча бәяләп бетергесез хуҗалык тәҗрибәсе, китаплар һәм мәкаләләр калдырган. Үзе исән чагында ук аны Россия урманчылары зур белгеч дип таныганнар, аның тикшеренүләрен һәм бастырып чыгарган фәнни хезмәтләрен Идел буе имәнлекләре белән бәйле күп проблемаларны чишүдә кулланганнар.
ТР Президенты указы һәм ТР МК күрсәтмәсе белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары башлыклары адресына 2015 елда яңа парклар нигезләү һәм булганнарын төзекләндерү өчен күпме утырту материалы кирәк булачагы турында сораулар җибәрде.
Министрлык системасында стандарт утырту материалы үстерү буенча 55 урман питомнигы эшли, аларда 2014 елда 70 миллионнан артык үсенте әзерләнде. Муниципаль органнарның шәһәрләрне һәм торак җирләрне яшелләндерү планнарын тормышка ашыру өчен бу җитәрлек дип саный урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләре. Хәзерге вакытта алар төп урман токымнарына һәм декоратив агачларга гаризаларны хисапка кертәләр.
2014 елның 1 декабрендә юл-транспорт һәлакәтендә 34 яшендә “Тәтеш урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы җитәкчесе урынбасары Халитов Вадим Гыйрфан улының гомере фаҗигале рәвештә өзелде. Гаиләсе һәм бер яшьлек баласы ятим калды. Вадим Халитов 2014 елның 3 декабрендә җирләнәчәк.
Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Министрлык 2015 елның 25 апрелендә “Җиңү урманы” акциясе үткәрергә, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында яңа урманнар нигезләргә тәкъдим итә.
“Җиңү урманы” Бөек Ватан сугышында фашизм белән көрәштә һәлак булганнарның истәлеген саклауга, сугыш ветераннары турында кайгыртуга, гражданлык җәмгыятен берләштерүгә, патриотизм пропагандалауга һәм урманнарны күпләп яңадан торгызуга юнәлтелгән проект булып тора.
Республиканың һәр районында диярлек Министрлыкка караган оешмалар бар, һәм юбилейлы агач утырту өчен кишәрлекләр сайлау, аны оештыру эшен шулар башкарачак. Бөтен эшләрне, шул исәптән “Җиңү урманы” өчен утырту материалы бирүне Министрлык бушлай тәэмин итә.
Акция барышында тулаем Россия Федерациясендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның рәсми санына күрә, 27 миллион агач утырту күздә тотыла.
“Алабуга” аерым экономик зонасында урнашкан, Европада иң эре агач эшкәртү предприятиесе булган, йомычкадан МДФ панельләре ясаучы завод Төркиянең “Хаять” холдингына керүче “Кастамону Энтегре” компаниясе тарафыннан төзелгән. Проектның инде тормышка ашырылган беренче этабы 300 млн долларга төшкән һәм ел саен 475 мең кубометр МДФ, 20 млн. кв.метр идән түшәмәсе җитештерүне күздә тота.
“Законсыз агач кискән өчен административ санкцияләр шактый каты. Бозучыга 4 мең сум штраф түләргә генә түгел, табигатькә салынган зыянны да капларга туры киләчәк, ә ул агачларның зурлыгына, санына бәйле һәм берничә мең сумга җитәргә мөмкин. Мәсәлән, бер кечкенә чыршыны кисү 1.5 мең сум зыянга санала, ә бер ылыслы ботак штрафтан тыш та 100 сумга төшә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы башлана”, – дип белдерделәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлегендә.
Ноябрь аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Яңа елга чыршылар, наратлар һәм ылыслы ботаклар әзерләү хокукына аукцион үткәргән иде. Базарларга барлыгы 300 мең сумлык 19010 чыршы һәм нарат, 58 тонна ылыслы ботак китереләчәк. Бу күләм Яңа елда республика халкына тере агач я ылыслы шәлкем сатып алырга җитәрлек. Барлык Яңа ел агачлары диярлек “Урман” дәүләти бюджет идарәсе питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.
Аукцион нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү, аларны сату һәм базарларга китерү декабрь уртасыннан башлап, дәүләти урман инспекторларының һәм МВД хезмәткәрләренең кырыс контроле астында, “Чыршы” операциясе кысаларында башкарылачак.
Утырышның көн тәртибенә кырыктан артык мәсьәлә кертелгән иде. Министр исә “Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турындагы” Татарстан Республикасы законының 3 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы” № 17‑5 законы проекты турында” дигән темага чыгыш ясады. ТР Законын федераль закон белән яраштыру өчен законнарда кулланылган терминология унификацияләнә, ТР башкарма хакимият органының урманнарны куллану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге вәкаләтләре киңәйтелә.
Саба урманчылыгы – Татарстанның сигез административ районы территориясендә урнашкан алдынгы хуҗалык булып тора, аны республиканың урман хуҗалыгы башкаласы дип тә атыйлар. Аның урман фондының тулай мәйданы – 60.4 мең гектар. Монда эшләр орлык шыттырудан алып агач эшкәртүгә кадәр тулы циклны үз эченә ала.
35 чит илдән килгән кунакларга елына 12 млн үсенте бирә торган, Европада иң эре селекция-орлыкчылык үзәге күрсәтелде. Дөньякүләм экспертлар өчен махсус рәвештә бер теплицада Татарстанның урманчылык фәне һәм индустриясе казанышлары күргәзмәсе корылган иде. Анда, мәсәлән, җирле урманчылар үз эшләнмәләрен – ябык тамыр системалы үсентеләр өчен булган швед көпшәсенең аналогын күрсәттеләр. Урман хуҗалыгы белгечләренең аңлатуынча, бу эшләнмә Татарстанның авыр туфраклары өчен яхшырак, һәм ул якын арада патентланачак.
Аннан тыш, делегация әгъзалары 2013 елда ачылган һәм елына 140 мең кубометр агач эшкәртүгә исәпләнгән комплексны карадылар. Монда такталар, пеллетлар, ягулык грануллары, агач оны ясала. Саба урман хуҗалыгында шулай ук киң кулланыш товарлары җитештерелә, су шешәләү линиясе дә бар.
Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов: “Татарстан урманчылары аякта нык тора, һәр нәрсәне берәгәйле эшли”, – дип белдерде.
БМО Европа экономик комиссиясенең башкарма секретаре урынбасары Андрей Васильев, үз чиратында, бу сәфәрнең 72нче сессиядә катнашучылар өчен әһәмиятен ассызыклады. “Бүген без үзебез тикшерә торган күп нәрсәләрнең бу җирдә инде тормышка ашырылуын күрә алдык, – диде эксперт. – Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр алмашу мәйданы булып тора. Сәфәр бик кызыклы булды, без монда бүгенге һәм булачак “яшел” экономикада урманның нинди роль уйнавын, экономика, культура һәм табигать өчен нәрсәләр бирә алуын күрдек”.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясенең (БМО ЕЭК) Урманнар һәм урманчылык тармагы комиссиясенең 72нче сессиясе Казанда 18-21 ноябрьдә үткәрелде. Чараны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы берлектә оештырган иде. Сессиянең көнүзәк темалары булып урманнарның яшел экономикадагы өлеше, Россиянең һәм дөньяның урман продукциясе базарындагы хәлләр, климат үзгәрешләрен көйләү алымы буларак тотрыклы урман идарәсе торды. Анда 35 илдән 167 эксперт катнашты.
БМО Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 2014 елның 18 ноябрендә Казанда башланган 72нче сессиясе барышында 30дан артык ил вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары әзерләгән махсус күргәзмәне карап, Россиянең урман хуҗалыгы системасы белән танышалар.
“Авиалесохрана” ФБУ экспозициясе, мәсәлән, Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык службасының, Урман сагы туры линиясенең, Федераль парашют-десант службасының эшчәнлеге, урман янгыннары белгечләрен әзерләү эше, яңа янгын сүндерү чараларын эшләү, сынау һәм иңдерү, аңлату-тәрбия акцияләре һәм проектлары белән таныштыра. “Рослесинфорг” ФДУП 2008-2014 елларда Россиянең 72 субъектында 290 млн гектардан артык мәйданда үткәрелгән кадастр эшләрен тасвирлый. “СПбНИИЛХ” ФБУ урман янгыннары белән көрәш, урманны химик эшкәртү, урман планлаштыру һәм проектлау, урман яңарту өлкәсендәге төп юнәлешләр белән таныштыра. “Рослесозащита” ФБУ урман патологиясе мониторингы оештыру буенча Россия системасы, Урман үсемлекләре орлыклары федераль фондын төзү, урман орлыкчылыгында молекуляр генетика методын куллану турында сөйли. “ВНИИЛМ” ФБУ экспозициясендә аның филиалы – Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясенең урман хуҗалыгын зональ-типологик нигездә алып бару, урман питомникларында орлыклар үстерүнең һәм саклауның интеграль системасы өлкәсендәге фәнни эшләре алгы планда тора. Уникаль Россия Урман музее үз эшен табигать фәне, тарих, этнография жанрларының синтезы буларак күрсәтә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы дөньякүләм кимәлдәге югары технологияле комплекс булган Урман селекция-орлыкчылык үзәген, урманнарны төзекләндерүгә яшьләрне җәлеп итү буенча иң нәтиҗәле булган “Урман патруле” студентлар хезмәт отрядын, башка заманча региональ проектларын тәкъдим итә. Һәм башкалар.
Махсус күргәзмәнең эше БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагының 72нче сессиясе эше белән бергә тәмамланачак. (ФАЛХ матбугат хезмәте)