ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган семинар-киңәшмә 2014 елның 16-17 октябрендә Түбән Новгород шәһәрендә үткәрелә. Аның эшендә федераль башкарма хакимият органнарыннан, Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнарыннан һәм фәнни оешмалардан вәкилләр катнаша.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасында V юбилейлы “Яңа караш” бөтенроссия социаль реклама конкурсы җиңүчеләрен һәм финалчыларын бүләкләү тантанасы булып узды. Махсус призлар һәм бүләкләр социаль плакатлар һәм видеороликлар конкурсында “Табигатьне сакла”, “Гаилә кыйммәтләре”, “Яшәү куркынычсызлыгы”, “Тигез мөмкинлекләр дөньясы”, “Мәдәниятебез”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Көчләүгә каршы”, “Спорт”, “Мин Россияне яратам” номинацияләре буенча җиңгән йөздән артык кешегә бирелде.

Җиңүчеләр арасында – Норлат мәктәп урманчылыгында тәрбияләнгән, “Җир проекты” (Бразилия) халыкара конкурсында җиңеп чыккан, хәзер Санкт-Петербург урман-техник университетында укучы Александр Чибидин да бар.

Бөтенроссия агач утырту көне кысаларында “Ашыт” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбе педагоглары һәм укытучылары белән бергә, авыл җирлеге территориясен төзекләндерделәр, 60 юкә һәм миләш утырттылар.

Дәүләти Кремль сараенда 25нче “Россиянең 2014 ел укытучысы” конкурсын йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Быел анда катнашуга илнең 82 иң яхшы педагогы гариза биргән иде. Алла Головенькина Норлат урманчылыгының мәктәп урманчылыгы эше турындагы, күренекле педагог Татьяна Ивановна Чибидина белән берлектә әзерләгән материалларын тәкъдим итте. Шул Татарстан проекты иң яхшы дип танылды, һәм Алла Николаевнаны Мәскәүгә чираттагы турга чакырдылар. Россиянең барлык почмакларыннан килгән 15 финалчы башкала мәктәпләрендә мактаулы дәрәҗә өчен көрәшне дәвам итте. Ачык дәресләр, мастер-класслар һәм гомуми белем бирү проектларын презентацияләү йомгаклары буенча биш җиңүче ачыкланды.

Конкурсның финалчыларын һәм абсолют җиңүчесен М.В.Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий җитәкләгән компетентлы жюри билгеләде. “Россиянең 2014 ел укытучысы” дәрәҗәсенә һәм төп призга – бәллүр зур пеликан сынына Татарстан Республикасы Норлат шәһәре 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы Алла Головенькина ия булды. Конкурс кагыйдәләре буенча, “Ел укытучысы” бер елга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнә.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” акциясенә йомгак ясалды. 11 октябрьдә республика территориясендә 380 гектардан артык мәйданда төрле ассортименттагы 3.5 млн үсенте утыртылган. Бу – беренчел белешмәләр, чөнки “Агач утырту көне” быел 20 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Быел язгы-көзге “Агач утырту көннәрендә” республикада 1.35 млн кеше катнашкан, 7 млн.нан артык утырту материалы кулланылган.

“Кичкетаң” тыюлыгы инспекторлары, Кичкетаң амбулаториясенең баш врачы В.А.Казанцева җитәкчелегендәге коллективы, “Россия почтасы”ның Алабуга элемтә бүлеге хезмәткәрләре “Җир хартиясе” аллеясын һәм Ватан өчен сугышларда һәлак булучылар һәйкәле территориясен чистартып, анда 60 яшь агач утырттылар.


11
октябрь, 2014 ел
шимбә

Бу көнне агач утыртырга республиканың барлык министрлыкларында, дәүләт оешмаларында, муниципаль берәмлекләрендә эшләүчеләр, уку йортларында укучылар чыкты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында беренчел нәтиҗәләр ясала.

Бу акция 2011 елдан алып Министрлык башлангычы белән һәм Татарстан Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә үткәрелә.

Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын яңарту һәм арттыру, гражданнарда урманнарга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аларны саклау проблемаларына юнәлтү.

Быел язгы Агач утырту көне 26 апрельдә уздырылган иде, анда Татарстанның 43 районыннан 700 меңнән артык кеше, шул исәптән урман хуҗалыгында эшләүче 1700 кеше катнашты, 400 гектарда (шул исәптән 38.7 га дәүләти урман фондында, 384.2 га башка категорияле җирләрдә – урман бакчаларында, истәлек аллеяларында) 3.5 млн.нан артык үсенте утыртылды.

Акцияләр үткәрелгән 4 елда 1870.2 га җиргә 8.6 млн үсенте утыртылган, 772 000 кеше катнашкан. (2011 елда – 342.5 га, 900 мен үсенте, 15014 кеше катнашкан; 2012 елда – 374 га, 1.51 млн үсенте, 16 397 кеше; 2013 елда – 462.8 га, 2.7 млн үсенте, 35 меңнән артык кеше; 2014 елның язында – 422.9 га, 3.5 млн үсенте.)

Казан-Арена стадионы янында Казансу ярында үткәрелгән киң колачлы агач утырту акциясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгар Сәфәров, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре һәм белгечләре катнашты, алар Шәһәр яна өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы питомнигыннан китерелгән 150 чыршыны утырттылар.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәренең “Әкият” комбинацияле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Озын Алан” тыюлыгында кунакта булдылар. Тыюлык белгечләре балалар белән “Кешеләр, планетаны саклыйк, ул матур булсын!” дигән темага әңгәмә һәм викторина үткәрде. Балалар тыюлык территориясендә очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр турында, Татарстанның Кызыл китабы турында кызыксынып тыңладылар, аннары сорауларга җавап бирделәр.

Аеруча актив балаларга табигать саклау темасына сувенирлар бүләк ителде. Очрашу азагында тыюлыкның экологик сукмагы буйлап экскурсия үткәрелде.


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән һәм Татарстан Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә бу табигать саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә.

Агач утырту көне рәсми рәвештә 10 сәгатьтә башлана. Пресс-релизда министрлык һәм тармак хезмәткәрләре өчен истәлекле агач утырту урыннары, акциядә катнашучыларның җыелу нокталары күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International