ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, урман үстерүчеләрнең һәм урман белгечләренең эше белән теләгән һәр кеше таныша алды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, уку йортларында укучылар, студентлар өчен урман питомникларына, янгын-химия станцияләренә экскурсияләр, илебез урманнарын саклау һәм үстерү буенча көндәлек эш башкаручы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән танышу оештырылды.

Акциягә халыкны Норлат, Идел буе, Лаеш, Түбән Кама урманчылыклары эшчәннәре аеруча актив җәлеп иттеләр.

Мари-Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә, Идел буе дәүләт технология университеты базасында, урман профильле уку йортларында укучылар арасында һөнәри-гамәли урманчылык ярышлары рәвешендә “Урман эстафетасы” бөтенроссия спорт акциясе уздырылды.

Ярышларда Россия Федерациясенең урман техникумнарыннан һәм колледжларыннан 14 команда катнашты. Лубян колледжы командасын студентлар Денис Фомин, Максим Кораблев, Константин Маслов тәшкил итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча татарстанлылар “Дәүләти урман контроле” этабында II урынны һәм “Урманнарны яңадан торгызу” этабына III урынны алды.


3
октябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан урманнарын төзекләндерү проблемаларын чишүгә студентларны җәлеп итү республика Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан хуплана.

Министр Алмас Назыйров белән очрашуда отряд җитәкчесе Ринат Садыйков 2011 елдан алып Шәһәр яны урманчылыгы белән бергә урманнарны корыган агачлардан, коры-сарыдан һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистартучы “Урман патруле”нең эшчәнлеге турында хисап бирде.

А.А.Назыйров студентларның эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынды, аларга Шәһәр яны урманнарындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде.


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья укытучылар көне алдыннан күп кенә урманчылык һәм табигать тыюлыгы белгечләре уку йортларында булып, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары яшь буынга экологик тәрбия бирүдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтәләр.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Ветераннар белән очрашу ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның административ бина фойесында куелган бюстына чәчәк салудан башланды, анда министрлыкның барлык белгечләре дә катнашты.

Ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көнендә ветераннарга хөрмәт белдереп, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров аларны бәйрәм кичәсенә чакырды. Чәй табынында исә аларның яшәү шартлары белән кызыксынды. “Бу табынга тормыш сынауларында чыныккан, эш сөючән, урман хуҗалыгына һәм үз гаиләләренә турылыклы кешеләр җыелган”, – дип белдерде. Ветераннарга сәламәтлек, иминлек, игътибар теләде, бүләкләр тапшырды.

Очрашуны Министрлык белгече Илмир Мәснәвиев һәм КДАУ урман факультеты студенты Фәннүр Фатыйхов катнашындагы бәйрәм концерты да бизәде.

Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтының эшчәнлеге урманнарны зурайту, саклау, урман экономикасы һәм урман хуҗалыгын оештыру буенча көнүзәк фәнни проблемаларны чишү белән бәйләнгән.

Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә институт юбилеена багышланган “Урман хуҗалыгында фәнни-инновацион алымнар һәм технологияләр” конференциясе ачылды. Анда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы вәкилләре, урман хуҗалыгы департаментлары башлыклары, галимнәр чыгыш ясаячак. Татарстаннан конференциядә урманнарны яңадан торгызу бүлегенең җитәкче киңәшчесе Тимур Галиев “ТР урман хуҗалыгын инновацион үстерү нәтиҗәләре” дигән доклад белән катнаша.

Министр котлавында болай диелгән: “Илнең урман хуҗалыгы фәнгә таянмыйча үсә алмый. Сезнең институт галимнәренең һәм белгечләренең гамәл зонасы, фәнни тикшеренүләр өчен тәҗрибә мәйданнары булып бөтен Россия урманнары – Себер тайгалары, Европа өлешенең ылыслы-яфраклы урманнары һәм урман-дала тора.

Татарстанда урман хуҗалыгын инновацион үстерү программасы уңышлы тормышка ашырыла, һәм монда безгә Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты филиалы – Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе галимнәре һәм практиклары белән бәйләнешләр файда итә.”

А.А.Назыйров бөтенроссия фәнни үзәге галимнәренә һәм белгечләренә эшләрендә уңышлар, Россия урманнары өчен яңа кызыклы проектлар теләде.

Казахстанда Татарстан Көннәре кысаларында узган ТР индустриаль һәм инвестицион куәте күргәзмәсенә Министрлык керткән өлеш шулай бәяләнде.

Р.Х.Зарипов: “Хезмәттәшлеккә әзер булуыгыз һәм хезмәткәрләрегезнең югары осталыгы аркасында чара кабул итүче яктан һәм республикабыз җитәкчелегеннән югары бәя алды. Узган чара яңа үзара отышлы элемтәләр һәм эшлекле контактлар булдыру, булганнарын ныгыту өчен нәтиҗәле мәйдан булды”, – дип белдерде.

Казахстан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында, 2014 елның 19-21 сентябрендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе “Хан-Шатыр” үзәге янындагы мәйданда Министрлыкның экспозициясен оештырды. Анда республикада үсә торган урман токымнары һәм декоратив токымнар: гади нарат, тау нараты, себер карагае, сабакчалы имән, кызыл имән, гади корычагач, энәле чыршы, европа чыршысы, көнбатыш туя, барбарис, япон айвасы, япон спиреясы бар иде.

Экспозициягә шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәге макеты һәм аның продукциясе – ябык тамыр системалы үсентеләр куелган иде. Тач-скринда Татарстанның урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде. Күргәзмәгә куелган ябык системалы үсентеләрне Астана халкы күп сатып алды, күргәзмә вакытында алар 1 меңнән артык сатылды. Татарстанлылар үсентеләрне Астана шәһәренең яшелләндерү оешмаларына да тапшырдылар.

Татарстан Урман хуҗалыгы делегациясе визиты барышында Казахстан Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты рәисе Б.О.Азбаев белән эшлекле очрашулар да булып үтте, ул исә Татарстанның урман хуҗалыгы кимәленә югары бәя бирде.


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Очрашу Урман эшчәннәре көненә багышлаган иде. “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре анда урманнарны саклау һәм яңарту эшләре турында сөйләделәр, үзләренә актив булышкан укучыларга һәм укытучыларга бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә оештырып, мәктәптән ерак булмаган урманлыкны чүп-чардан чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International