1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә халыкара әһәмияткә ия булган Сулы-сазлы җирләр конвенциясе кабул ителгән, ул Рамсар конвенциясе дип тә атала. Шуның хөрмәтенә ел саен Халыкара сулы-сазлы җирләр көне билгеләп үтелә.
Тыюлык белгечләре Идел буенда йөкләр һәм товар ташуның тарихи юлы буйлап эт җигеп узучы “Волга-Квест” спортчыларын тантана белән каршы алдылар.
Маршрутның озынлыгы – 640 км. Җиде ярышчы 25 январьда Тольяттидан юлга чыккан. Болгарга кадәр Германиядән килгән, юлга иң алдан чыккан Сильвия Футваенглер гына килеп җитә алды. Бүтән катнашучылар дистанцияне ташлаган. 37 градус суыкка һәм каршы искән җилгә чыдавы каюрларга да, этләргә дә кыен булган.
Кыска гына ялдан соң спортчылар билгеләнгән маршрут буенча сәфәрләрен автомашиналарда дәвам иттеләр.
Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской әзерләнгән агачны һәм аны сатуны исәпкә алу буенча Рослесхоз белгечләре төзегән мәгълүмәт порталын сынады. Аның фикеренчә, порталның эш алгоритмы гади һәм аңлаешлы.
Күчмә киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментыннан, Идел буе ФО Генераль прокуратурасы идарәсеннән, Россия Федераль куркынычсызлык службасыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәгеннән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе ФО буенча баш идарәсеннән, Идел регион-ара табигать саклау прокуратурасыннан, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел буе ФО департаментыннан, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе ФО чикләрендәге тармак оешмаларыннан вәкилләр, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.
Министр Наил Мәһдиев Берләшкән Милләтләр Оешмасының Индустриаль үсеш проектының (ЮНИДО - UNIDO – United Nations Industrial Development Organization) Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында республика районнарының Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарында, Вятка һәм Зөя яр буйларында урнашкан территорияләрендә урман үстерү чаралары проекты тикшерелде. Яр буен саклау полосаларында булдырыла торган яңа урманлыклар ярларны эрозиядән саклаячак һәм сулык ярларында экосистема формалашуга ярдәм итәчәк.
Ике көн эчендә Кырынды һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләрендә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.Макаров һәм министр урынбасары Р.Мәхмүтов районның 2013 елгы эш йомгаклары буенча хезмәт коллективлары һәм халык белән очрашулар үткәрәчәк.
“Идел буе федераль округы субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2013 елга йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” дип аталган күчмә утырышта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.Лебедев катнашачак.
Киңәшмә программасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевның “Татарстан Республикасында түбән сортлы агачны куллану” дигән доклады да бар.
2014 елның 1 февраленнән “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” № 415‑ФЗ законы үз көченә керә.
Закон тексты Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтына урнаштырылган.
Урманчылык җитәкчеләре һәм тармак оешмалары директорлары катнашындагы киңәшмәне министр Наил Мәһдиев үткәрде.
Хәзерге вакытта “Алабуга” аерым экономика зонасында урнашкан “Кастамону Интегре” яфраклы-йомшак агач эшкәртү заводы мәйданнарына Урман транспорт компаниясе республика урманчылыкларында кече комплекслы бригадалар әзерләгән 53 мең кубометрдан артык агачны ташып куйган.
Мәктәп балалары кошларга каты салкыннарны үткәреп җибәрергә булышалар. Җимлекләр ясап, мәктәп яисә балалар бакчасы янында, урамда элеп куялар.
Суыклар башлангач, агач кәүсәләре бозланып катты, урман кошларына азык табу кыенлашты, шуңа күрә аларның күбесе кеше яшәгән җирләргә килә, чөнки монда ашарга табуы җиңелрәк.
Кышлаучы кошларны көн саен ашату – аларны коткару гына түгел, ә тере табигатьне күзәтү җае да ул. Шуның аркылы балаларда барлык тере табигатькә сак караш тәрбияләнә.