ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2013 ел
җомга

Балалар өчен республикада беренче экологик журнал “Зеленушка” барлыкка килде.

Безнең яшьлек куәтебез зур һәм гадәттән тыш, ә әйләнә-тирәлек шундый нәзек һәм яклауга мохтаҗ, – үсеп җиткәнне көтеп кул кушарып утырмалы түгел. Вакыт тиз үтә, бүген сез – мәктәп укучысы, иртәгә – студент, ә берсекөнгә – бәлки нәкь менә сез мөһим дәүләт карарлары чыгарырсыз”, – дип дәшә үз укучыларына баш редактор Людмила Карташева. Журнал битләре исә яшел хәрәкәт активистлары, мәктәп урманчылыклары һәм яшь экологлар турында, аларның табигать саклау акцияләрендә катнашуы турында сөйли. Хәерле юл, “Зеленушка”!

Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучыларның традицион август очрашуы ел саен августның икенче шимбәсендә, быел – 10 августта уздырыла.

Лубян урман хуҗалыгы техникумы Татарстанның һәм Идел буе регионының күпчеелк урман хуҗалыгы хезмәткәләренә һөнәр юлламасы бирде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та катнашачак.

Очрашу программасында – яңартылган класслар, колледж музее буйлап экскурсия, концерт программасы, элекке һәм хәзерге студентларның чыгышлары.


6
август, 2013 ел
сишәмбе

“Республиканың иң хөрмәтле һәм лаеклы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшыру миңа бик күңелле”, – диде Рөстәм Миңнеханов, бүләкләү тантанасында катнашучыларны тәбрикләгәндә. – Илебезне һәм республикабызны үстерүгә сез керткән өлеш бүгенге нәтиҗәләр белән генә чикләнми, Татарстанга һәм Россиягә киләчәктә дә күп файда китерерсез дип ышанам”.

Татарстан Президенты республика экономикасы быел күзәтелгәннән дә җитезрәк үсешкә мохтаҗ, дип белдерде. “Без былтыргы темплар белән үсмибез, һәм бу динамиканы сындырырга кирәк. Яңа эш урыннары булдырырга, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк”, – дип ассызыклады ул, һәм бу эштә әле бүләкләнә торган кешеләрнең дә әһәмиятле роль уйнавын әйтеп узды.


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Зөя елгасы Иделга койган урында утрауга урнашкан Зөя шәһәренә экскурсия вакытында алар мондагы күренекле тарихи урыннар белән таныштылар. Күңелне җилкетә торган Идел киңлекләре, күкнең якынлыгы, бүгенге һәм борын-борынгы заманнарның бергә кушылуы белгечләр күңеленә тирән уелып калды.

Республикабызның рухи культурасы символлары булган Борынгы Болгарны һәм Зөя утравын яңадан торгызуда Идел буе, Болгар һәм Яшел Үзән урманчылыклары да катнашты. Алар кулы белән тарихи территорияләр яшелләндерелде, сукмаклар төзекләндерелде. Болгар һәм Зөя территорияләрендә 3.5 меңнән артык агач һәм декоратив куак утыртылды.


2
август, 2013 ел
җомга

Семинарның эшендә тармак оешмалары җитәкчеләре, Санкт-Петербург урман-техник университеты, Мари техник университеты, Идел буе (Казан) федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре катнашты. Семинар башланыр алдыннан анда катнашучыларны Татарстанның Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев сәламләде.


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстанның Саба район администрациясе башлыгы Рәис Миңнехановның ярдәме белән 1 августта 10.00дә Урман хуҗалыгы бистәсендә Татарстан Урман хуҗалыгының “Татарстан Республикасының урман комплексы: инновацияләр, тәҗрибә, үсеш перспективалары” дигән фәнни-җитештерү семинар-киңәшмәсе уздырылачак.


30
июль, 2013 ел
сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург зур тизлекле тимер юл магистрале төзелешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылды.


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы белгечләре, Әгерҗе урманчылыгы һәм “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Катлаулы нарат урманын тикшерделәр. “Кичкетаң” тыюлыгындагы бер тауның көньяк битләвендә урнашкан зур бер урман утравы ул.

Катлаулы нарат урманы табигать һәйкәле ТАССР МСның 13.08.87 №344 карары белән игълан ителгән. Ул Шаршады урманчылыгында 49 га мәйданны били һәм 2-3 яруслы, тыгыз урнашкан нарат, чыршы һәм ак чыршы агачларыннан тора. Татарстанда шактый сирәк очрый торган каралҗым ылыслы көньяк тайга урманының типик фрагменты булып тора. Табигать һәйкәленең төп максаты – аны табигый хәлендә саклау.

Тикшерү барышында белгечләре тарафыннан ылыслы агач токымнары типограф-кисмән дигән корткыч үрчү аркасында корый торган урман массивынның торышын арытыба анализлау өчен материаллар тупланды.


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

«Укыту-методика үзәге» ФБУ Бөтенроссия читтән торып оештырылган мәктәп урманчылыкларының «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесенә йомгак ясады. Бәйгенең «Мәгърифәтчелек эшчәнлеге» номинациясендә «Шәһәр яны урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең «Урман дозорыС мәктәп урманчылыгын жюри призер итеп билгеләде. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе – Айрат Әхмәров.

Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татар авылы» төзү өчен буралар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу эш министрлыкка караган оешмаларга – «Әлмәт урманы»  һәм  «Ислейтар урманы» учреждениеләренә йөкләнде. Узган кышта оешма белгечләре, «татар авылы»ның булачак корылмалары нинди өлешләрдән торасын билгеләү өчен, Саратовка барып, булачак ишегалды мәйданнарын карап кайтты. Бүгенге көндә урманчыларның эше төгәлләнде һәм буралар тиешле урынга күчерелде. Татарстан белгечләре башкарган корылмаларга Саратов өлкәсе Төзелеш департаменты директоры Виктор Еськин югары бәя бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International