Акция Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Күп кешеләр вакыт табып туган мәктәпләренә ярдәм итәләр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Бөгелмәдә үзе тәмамлаган мәктәптә булды һәм андагы җитәкчелек белән очрашты. Туган мәктәпләренә урманчылар да хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр: мәктәпне төзекләндерү өчен төзелеш материалы бирәләр, территорияләрне матурайту өчен үсентеләр тапшыралар. Министрлыкка караган оешма җитәкчеләренең күбесе мәктәп хисабына акчалата ярдәм итте.
Киңәшмәдә министр урынбасары Рамил Мәхмүтов, министрлык аппараты һәм министрлыкка караган оешма җитәкчеләре катнашты. Министр «Урман эшкәртү» күргәзмәсе форматында оештырыла торган Төбәкара махсуслашкан «Урман һәм Кеше» форумы кысаларында булачак чараларга тукталды. Бүгенге көндә Идел буе федераль округында, Татарстаннан тыш, урман хуҗалыгы комплексы проблемалары буенча эшмәкәрләр һәм җәмгыять игътибарына лаек булырлык чаралар оештырылмый.
Министр чараның эшчәнлек программасына да тукталды. Программа ике өлештән тора: беренчесе, урман тармагы актуаль сорауларын тикшерү буенча форум, икенчесе, Татарстан урман хуҗалыгында кулланыла торган инновацион технологияләрне һәм министрлыкка караган оешмалар җитештергән продукцияне күрсәтү булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев министрлык аппараты, Дәүләт казна учреждениесе-урманчылык җитәкче-урманчылары һәм «Урман» Дәүләт бюджет учреждениесе директорлары катнашында коллегия утырышы уздырды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин урманчылыкларның урман фондында контроль-надзорлык вазыйфасын, урманны тергезү буенча эшчәнлеген анализлады. Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов «Урман» Дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп узды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәя бирде.
Бөтендөнья җәйге Универсида көннәрендә йөзләгән турист һәм Казан кунаклары Татарстан башкаласының тарихи урыннарына экскурсия ясады. Экскурсия маршрутына Иске татар бистәсе урамнары – өлкән буын казанлылар өчен реликвия булган урамнар да кертелде. Биредә татар мәдәнияте һәм дине вәкилләре яшәгән.
Шәһәрнең агач биналарын реставрацияләү һәм яңадан тулысынча тергезү барышында «Нурлат урманчылыгы», «Укыту-тәҗрибә Саба урманчылыгы», «Лаеш урманы», «Ислейтар урманы», «Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы» Кызыл Йолдыз филиалы, «Арча урман» Дәүләт бюджет оешмалары хезмәткәрләре, тарихчылар һәм реставраторлар, биргән проектлардан адым да читкә китмәде. Алар зур төгәллек белән йортларның төсләрен билгеләде, тәрәзә кашагаларына һәм капкаларга агач бизәкләрне яңадан уеп ясады, биналарның эчен төзекләндерде, соңыннан ишегалларын рәткә китерде.
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев «Зәй урманчылыгы» Дәүләт бюджет учреждениесендә эш киңәшмәсе уздырды. ООО «КастамонуИнтегрейтед Вуд Индастри» заводына OSB һәм MDF агач-йомычка плитәләре җитештерү өчен агач белән тәэмин итү белән бәйле булган җитәкче-урманчылар һәм министрлыкка караган 17 оешма директоры үз урманчылыкларында урман әзерләүне оештыру буенча фикер алыштылар. Завод «Алабуга» үзенчәлекле икътисад зонасында узып баручы ел ахырында эшли башлаячак. Заводка ай саен 30 мең куб метр чимал таләп ителә. Аны эшләтеп җибәргәнче, агачны әзерләп, запасларны Зәй урманчылыгында махсус төзелә торган мәйданнарда сакларга кирәк.
Бүгенге көндә «Урман транспорт компаниясе» ОАО төзелә, аның составына «КастамонуИнтегре» заводына агач ташу өчен «КамАЗ» автомобиле нигезендә эшләнгән 20 сортиментовоз керәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 20.06 2013 дән №1068-р карары буенча кертелгән режим гражданнарга һәм транспорт чараларына урманга керүне тыя иде.
Янгын чыгу куркынычы зур булган сезонда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урманчылыкларда кизү тора, урман массивларын, аеруча урманнарга халык күпләп йөри торган урыннарны һавадан да саклый. Агымдагы елның 16 июленә республика территориясендә янгыннар теркәлмәде.
Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән (19.02.2013 №1) хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия карары белән чөгә ТР Кызыл Китабына 3нче сирәклек категориясенә кертелде. (Vu – сирәк, аз санлы һәм аз таралган булу, еш очракта ареал чигендә булу аркасында хәвефле төр.)
“Хайваннар дөньясы турындагы” 24.04.1995 № 52-ФЗ федераль законның 24 статьясына ярашлы рәвештә, Кызыл Китапка кертелгән хайваннар дөньясы объектларының санын киметүгә яисә яшәү тирәлеген бозуга китерә торган гамәлләр рөхсәт ителми. Кызыл Китапка кертелгән хайваннар яши торган территорияләрдә һәм акваторияләрдә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы юридик затлар һәм гражданнар шул хайваннар дөньясы объектларының саклануы һәм үрчүе өчен Россия Федерациясе һәм аның субъектлары законнары буенча җавап бирәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә чөгә тоткан һәм саткан өчен административ йогынты чаралары күреләчәк.
Идел-Чулман биосфера тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәрләре Алексей Павлов һәм Әнвәр Әюпов «Кичке таң» Дәүләт табигый заказнигы территориясендә беренче тапкыр зур бакланның яшәү тирәлеген теркәде. Әлеге кош бик сирәк очрый, ул Россия Федерациясе Кызыл Китабына кертелгән.
Белешмә:
Баклан бакланнар семьялыгының пеликансыманнар отрядына керә. Ул Көньяк Америкадан кала, барлык континентларда да очрый. Колонияләр булып оя кора. Өлкән кошлар тулысынча яшькелт төсмерле кара төстә, йөзләре исә «шәрә» һәм саргылт төстә. Төсләре белән аерылып тора торган күп сандагы астөрләре бар. Зур баклан бик тиз оча, ләкин йөгереп барып кына очып китә ала. Россия территориясендә аларның алты төре яши. Шуларның икесе Кызыл Китапка кертелгән. Зур баклан – безнең илдә яшәүчеләренең иң эресе. Әлеге кошларның Европадагы популяциясендә 850 меңнән 1,15 миллионга кадәр кош исәпләнә.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлек йомгаклары һәм икенче яртыеллыкка бурычлар» коллегия утырышы министрлык бинасында 19 июльдә 13.00 сәгатьтә була.
Татарстан Урман хуҗалыгы буенча 2013 елга планлаштырылган урманнарны яңарту эшләренең күләме 100%ка үтәлгән, планда каралганча 2372.8 гектарда урман яңарту үтәлгән, шул исәптән урман утырту – 1905.2 гектарда, урманның табигый яңарышына ярдәм алымнары белән – 440.8 гектарда, комбинацияле урман яңарту юлы белән – 26.8 гектарда. Питомникларда 28 гектарда орлыклар чәчелгән.
2013 елның беренче яртысында Татарстанда 2227.8 гектар эрозиядән саклау урманнары утыртылган. Быел шундый урманнар Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы (ЯТС) үсентеләрне файдаланып утыртылган. ЯТС үсентеләр “Саба өйрәтү-тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Нурлатлес”, Альметлес”, “Альметлес”ның Биләр филиалы, “Шәһәр яны өйрәтү-тәҗрибә” идарәсенең Кызыл Йолдыз филиалы белгечләре тарафыннан аеруча актив кулланылган.