Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнарны янгыннан саклау буенча оператив штабының эш дәверендә Россия урман хуҗалыгы башлыгы Владимир Лебедев: ау сезонын ачу янгын куркынычын мотлак арттыруга китерәчәк, чөнки янгын чыгуның төп сәбәбе булып кеше факторы тора, – дип белдерде. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге Россия урман хуҗалыгының ау сезонын кичектерү турындагы тәкъдимен хуплый.
Һава коры һәм эссе тору сәбәпле тармакка буйсынган оешмаларга – урманчылыкларга һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларына урманнарны янгыннан саклауны тәэъмин итү, урман читләренә, федераль һәм республика әһәмиятендәге юл буйларына янгын машиналары куеп чыгу, урманнарны җир өстендә патрульләүне көчәйтү буенча күрсәтмә бирелде.
Татарстаның 50 кешелек делегациясендә экологик юнәлештә эш итүче бердәнбер кеше, Норлат мәктәп урманчылыгын тәмамлаган Санкт-Петербург урман-техник университеты абитуриенты булган Александр Чибидин форумда үз проектын күрсәтте.
Саба урманчылыгы тере урман картинасына “уеп” ясалган урман караучы кордоны макетын күрсәтте. Арча урманчылыгы урман аптекасы ачып җибәргән иде. Шәһәр яны урманчылыгы умарталык урнаштырды, питомниктан утырту материаллары китереп тезде. Барлык урманчылыклар да бал, кайнатмалар, агач эшләнмәләр, үрелгән кәрҗиннәр алып килгән иде. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны алар яңа пешкән урман җиләкләре, хуш исле үлән чәйләре, баллы коймаклар белән сыйладылар.
Кызыл Йолдыз урманчылыгы экспозициясен Пенза өлкәсе Урман, ау хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары – министрлыкның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Валентина Суворина да карады. Аны бигрәк тә мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре кызыксындырды. Күки урта мәктәбе укучысы Айгөл Әхтәмова кунакка үзенең бер рәсемен бүләк итте.
“Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының 11.04.2-13 ел утырышы йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү кысаларында федераль дәүләти урман күзәтчелеген камилләштерү” түгәрәк өстәленең модераторы – дәүләти урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен Россия Федерациясе субъектларының үтәвенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик иде. Түгәрәк өстәлдә Идел буе Федераль округына кергән барлык регионнарның диярлек җитәкчеләре катнашты, алар анда урманнарда, бигрәктә арендага алынган кишәрлекләрдә федераль дәүләти урман күзәтчелеген тормышка ашыргында туа торган проглемалар турында сөйләштеләр.
Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.А.Лебедев үзенең “Урман һәм Кеше. Казан” VI региональ форумына котлау сүзендә шундый бәя бирде.
“Татарстанда илнең иң нәтиҗәле урман идарәсе системаларының берсе формалашкан, – диелә котлауда. – Бигрәк тә тармакның эволюция юлы белән үзгәрүе хөрмәт уята. Региональ хакимиятнең яхшы уйланылган адымнары аркасында республиканың урман хуҗалыгында хәвеф-хәтәр юк, ә үзгәрешләр уңай сыйфатлы.”
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән бергә, үз территориясендә “Агач эшкәртү-2013” күргәзмәсе һәм урманчылар форумы ачылган Казан ярминкәсен Россия Федерациясе Индустрия һәм сәүдә министрлыгының Урман һәм җиңел индустрия департаментының Урман, целлюлоза-кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе башлыгы Вера Хмырова, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Беларусь Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Федор Лисица, Россия Урман үстерүчеләр җәмгыятү рәисе, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Анатолий Писаренко һәм башка югары кунаклар карады.
Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруга, Казанда 2013 елгы XVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә зур өлеш керткән оешмалар вәкилләре бүләкләнде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти һәм кадрлар хезмәте секторы мөдире Гадел Баязитовка министрлыкның уникаль һәм Россиядә иң зурлардан булган “Казан-Арена” футбол стадионында башкарган сыйфатлы эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Форум РФ хөкүмәте, Россиянең Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Урман индустриячеләре һәм урман экспортчылары берлеге ярдәме белән оештырылган “Агач эшкәртү-2013” махсуслашкан күргәзмәсе белән бергә уздырыла.
Форум эшендә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнарда дәүләт контроле һәм янгын күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик, Идел буе ФО буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашачак.
Аны ачу Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучыларның август очрашуына туры китерелде.
Лубян агач кисү заводы урман-техник колледж студентларын укыту өчен база булып торды. Яңа тасмалы пилорамада автоматлаштырылган заманча җиһазлар урнаштырылган. Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Гобәйдуллин мондый җиһазлар студентларда кызыксыну уятыр, ә яңа продукция үз сатып алучыларын табар дип нык ышана.
Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын), республика урманчылык тармагының урта баскыч кадрларын әзерләүче төп уку йортын төрле елларда бетерүчеләрнең традицион очрашуына Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Кукмаар районы башлыгы Равил Рәхмәтуллин килгән иде, алар очрашуны ачу тантанасында чыгыш ясадылар.
92 ел эчендә бу уку йортыннан республиканың гына түгел, бик күп башка Россия регионнарының да урман хуҗалыклары өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган. Аларның иң яхшылары вузларга кереп югары белем ала, галим, минитрлык я тармак җитәкчесе булып китә. Менә берничә генә исем: Лубян урман техникумын 1929 елда бетергән Петр Владимиров ТАССР урман агроиндустриясе министры була, 1941 елгы чыгарылыштан Муллый Ганиев 1966-1983 елларда ТАССР ягулык индустриясе министры булып эшли, Әбүзәр Гаянов 1984-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, Анатолий Перевозчиков Удмурт республикасы урман, кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе министры була, техникумны 1949 елда бетергән Әхмәдулла Газизуллин күренекле галим, профессор, фәннәр докторы буларак билгеле, РФ һәм ТР атказанган урман үстерүчесе Нургали Миңнеханов та Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән булган.