ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга

Университет төзелүгә 210 ел тулуга багышланган тантаналар программасы кысаларында “Агач эшкәртүнең заманча мәсьәләләре” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә агач эшкәртүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, һөнәри осталык алмашу, илләр арасында хезмәттәшлек урнаштыру күздә тотыла.

СПбДУТУ Киңәйтелгән Галимнәр киңәшмәсендә ректор А.Селиховкин “Урман-техника белеме һәм фәненең 210 еллык тарихында күренекле даталар һәм вакыйгалар” темасына доклад белән чыгыш ясаячак. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Мусин катнаша.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Урман тармагы буенча дөньяда иң борынгы югары уку йорты булган әлеге университет лидер һәм заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы һөнәри белем бирүнең ышанычлы гаранты репутациясен яулап алды. Ул урман җәмәгатьчелегенә Россиядә җәһәт үсеш кичерүче фәнни үзәк буларак билгеле.  

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург урман-техника  университеты арасында хезмәттәшлек шактый бай тарихка ия. Әлеге югары уку йорты белән татар халкының билгеле уллары, күренекле галим-урманчылар, Россия Табигый фәннәр  академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.В Әгълиуллин һәм профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы В.В.Загреев исемнәре бәйле.

Бүгенге көндә  урман-техника университеты галимнәре һәм белгечләре Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы комплексын фәнни тәэмин итүдә гамәли ярдәм күрсәтә, Татарстан белгечләренең Финляндиягә стажировкага баруы да Санкт-Петербург университеты ярдәме белән оештырылды.

24
май, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Һөнәрче остаханәләре, Табип йорты һәм Борынгы Болгардагы Хан сарае территорияләрен яшеллләндерү һәм матурайту буенча эшләр башкарды. Болгар урманчылыгы һәм “Болгар урманы” ДБУ хезмәткәрләре борынгы шәһәр территориясендә 650 төп агач-куак һәм җиләк-җимеш агачы үсентесе утыртты.  Урман утырту көнендә Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам кабул итүгә багышланган тантаналы чаралар уздыру урыннарына бару маршрутлары буенча урманчылар һәм шәһәр халкы чыршы, нарат, миләш һәм алмагачларның төрле сортларын утыртты. Барлык үсентеләрне дә урман питомниклары түләүсез бирде.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Урман фондында агач утырту эшләре беткәннән соң ук, Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен уздырды. Алар рәсми булмаган чүплекләрне һәм урман каршындагы, юл буйларындагы чүплекләрне чистартты, шулай ук милли бәйрәмебез Сабантуй булачак территорияләрне рәткә китерде.

Саба урманчылыгы чигендә делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев каршы алды. Шуннан соң, министрлык эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин һәм Саба урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Васил Гыйззәтуллин  Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгы Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юха Ояланы Саба урманчылыгы урман хуҗалыгы комплексы объектлары – елына элиталы ябык тамыр системалы 12 миллион үсенте җитештерә торган Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге, өченче типтагы янгын-химия станциясе белән таныштырды. Юха Ояла әфәнде Россия һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәк куйды һәм урманчылык дендробакчасында истәлекле туя агачлары аллеясына нигез салды.

Татарстанда Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы һәм традицион рәвештә 24 майда уздырыла торган Европада парклар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Милли музееның Кышкы бакчасында “Казанның бакчалары һәм парклары” каталогын тәкъдим итү кичәсе булачак. М.Новикова һәм Г.Юпина төзегән каталогта башкалабызның парклары һәм бакчалары турында мәгълүмат, күбесе әле беренче тапкыр басыла торган 200 дән артык фотография тупланган.  Чарада музейның Профсоюзная урамындагы бинасы тирәсендә скверда утырту өчен Шәһәр яны һәм Яшел үзән питомникларында үстерелгән 100 гә якын үсенте – каен, чыршы, алмагач, каштан, миләш һәм балан  биргән Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашачак.
Свияжск утрау-шәһәрендә төзелеш һәм реставрацияләү эшләрен башкару буенча киңәшмә Протоколы буенча, Идел буе урманчылыгы белгечләре Яшел Үзән районы  башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм мәктәп урманчылыклары белән бергәләшеп, тергезелеп килүче рус мәдәнияте һәйкәле  территориясендә агачлар һәм куаклар утырту оештырды.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Туган авылны төзекләндерү буенча өмәгә авыл халкының барысы да диярлек чыкты. Бу эшне Кичке таң авылы башлыгы З.Нуриев оештырды. Агач утыртуда аларга зур ярдәмне  “Кичке таң” ГПКЗ җитәкчесе А.Фәйзуллин, заказник дәүләт инспекторы, участок урманчысы Җ.Кәримов белән Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участогы мастерлары күрсәтте. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы А.Данилов өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм агач утырту традициясенең дәвам итүенә ышануын әйтте.

21
май, 2013 ел
сишәмбе

Табигатьне саклауда зур өлеше һәм экологик эшчәнлеге, Татарстан Республикасы урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча чараларда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм бүләкләре пенсионер Равил Закировка һәм Яңавыл урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективына тапшырылды. Тантаналы чарага узган елгы Парклар маршы җиңүчеләре – Искәндәр Шәфигуллин (Яңавыл мәктәбе), Фәнис Кәбиров (Арбор мәктәбе) һәм Илүзә Габбасова (Шишенер мәктәбе) чакырылган иде.

Балалаларның барлык иҗади эшләрен Балтач районы мәгариф бүлеге, бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм “Балтач” заказнигы белгечләре  югары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International