ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

 Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, ТР Спас муниципаль районының "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячеләре Осинцева Вера һәм Яхина Юлия белән берлектә, махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында "Һәр кошчыкка – үз җимлеге" шигаре астында чара үткәрделәр. Чараның максаты – балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. Үсеп килүче яшь буынга тыюлык белгече Мурзак Любовь ТР Кызыл китабына кертелгән кошлар, аларның  табигатьтәге роле, кышлау шартлары һәм ниләр белән тукланулары, елның салкын чорында нинди азыкка мохтаҗ булулары хакында сөйләде.

Экология дәресе барышында балалар шигырьләр сөйләде һәм табышмакларга җаваплар бирде. Чара тәмамлангач гадәткә әйләнгән иң яхшы җимлек ясау конкурсына йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга якын киләчәктә бүләкләр тапшырылачак.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

1 февральдән 3 февральгә кадәр WorldSkills-2017 чемпионатының төбәк этабы узды.

Казан төзелеш көллияте базасында остаханә һәм белем алу корпусларында төзелеш блогы мәйданнары җәелдерелде. Барлыгы 15 юнәлеш тәкъдим ителде. Лубян урман-техника көллияте командасы "ландшафтлы дизайн" юнәлешендә катнашты. Эш вакытының озынлыгы 15 сәгать дәвам итте, проектның мәйданы 3,5 метрга 4 метр иде. Студентларга кирпеч өеменнән чәчәклек, табигый таштан терәп тора торган дивар, таш түшәлгән мәйданчык, җәяүлеләр өчен юл ясарга һәм агачлар, чәчәкле-декоратив үсемлекләр утыртырга кирәк иде.

Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә Лубян урман-техника көллияте студентлары иң яхшы әзерлек күрсәткечләрен күрсәттеләр, иң югары балларны тупладылар. 1 курста укучы Козырев Станислав белән Селюнина Ульяна 1 нче, 4 курста укучы Блохин Александр белән Толмачева Ангелина 2 нче урынга лаек булдылар.

Хәзер инде аларга ярышларның киләсе турын – WorldSkills-2017 Россиякүләм эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу өчен май аенда узачак сайлап алу турын узарга туры киләчәк.

Җиңүчеләр командасын чемпионатка директорның АХ өлеше буенча урынбасары Наил Мөхәммәтвакыйф улы Сираҗетдинов белән директорның укудын тыш эшчәнлек буенча урынбасары, махсус дисциплиналар һәм "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" белгечлеге буенча укытучы Сираҗетдинова Наталья Михаил кызы әзерләде.

 Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!!!

Урман хуҗалыгын алып бару эше белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатларында Татарстан Республикасына Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан рәисе Бараан Альберт Толуяевич җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аларның Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашулары булды. Аралашу барышында ведомство башлыгы Тыва хезмәткәрләрен республикадагы урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм тармакны үстерү преспективалары хакында сөйләде. Тыва Республикасы вәкилләре, үз чиратында, үзләренең урман ресурслары хакында сөйләделәр. Тыва Республикасының гомуми урман мәйданы 11 миллион гектар тәшкил итә, шуның 70%ы резерв урманнарыннан тора. Тыва урманнарында, нигездә, ылыслы токымнар (нарат, карагач, себер кедры) өстенлек итә.

Чара барышында ике якның хезмәттәшлек итү юнәлешендәге перспективалары һәм алга таба багланышлар мөмкинлеге хакында да фикер алыштылар.

Бүген делегация ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барырга планлаштыра, биредә кунакларны ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырачаклар; III типлы "Саба" янгын-химия станциясен һәм агач эшкәртү буенча җитештерү заводы цехларын күрсәтәчәкләр.

Табигатькә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатында Әгерҗе районында "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе игълан ителде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Әгерҗе урманчылыгы белгечләре тарафыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Акция кысаларында үзенчәлекле җимлек ясау буенча конкурс узды, анда ата-аналары белән берлектә мәктәп укучылары актив катнашты. Конкурсантлар бу эшкә барлык осталыгын һәм фантазиясен җикте. Жюри әгъзаларына конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу буенча катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры килде. Конкурс критерияләре буенча җимлекләр гамәлдә кулланылышлы, үзенчәлекле итеп, сыйфатлы, эстетик яктан зәвыкълы ясалган булырга тиеш иде.

Чара тәмамлангач 200дән артык балага "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ тарафыннан мактаулы грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, ә "Могҗиза-ашханә" һәм "Гамәли иҗат җимеше" номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле призлар да эләкте.

Җимлекләрне мәктәпләрнең ишегалларында, балалар бакчаларында һәм ял итү паркларында элеп чыктылар. Кошларның чыркылдашып, "аш табыны" артында мәш килүен балалар рәхәтләнеп күзәтеп торалар.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм мәрхәмәтле һәм файдалы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!


3
февраль, 2017 ел
җомга

Семинар ТР Тәтеш муниципаль районы Үзәк китапханәсендә узды. "Озын Алан" ДТКТ башлыгы Н.А. Железновның "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына яңгыраган доклады кереш өлеш булды. Семинар-киңәшмә барышында, Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы игълан ителү сәбәпле, эш һәм уртак чаралар үткәрү планы төзелде. Аудиториядә китапханәләрнең тыюлык белән хезмәттәшлегенә һәм аның мәгълүмат ирештерү эшчәнлегенә бәйле күп кенә сораулар яңгырады.

 

2017 елның 31 гыйнварында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентикның Пермь краена эшлекле сәфәре кысаларында Идел буе федераль округындагы урман хуҗалыгы ведомстволары җитәкчеләренең "Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрнең  нәтиҗәле үтәлеше: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар" темасына киңәшмәләре булып узды.

Киңәшмә эшендә Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, "Рослесозащита" ФБУ директоры в.б. Василий Тузов, Пермь крае прокуроры Вадим Антипов, "Урал дәүләт урман-техника университеты" ЮББ ФДБМУ ректоры Андрей Мехренцев, Идел буе федераль округының тапшырылган вәкаләтләр кысасында урманнар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы субъектларының дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Урман хуҗалыгының урманнарны үстерү һәм урман корылышы кебек юнәлешләре киңәшмәнең төп темаларына әйләнде. Идел буе федераль округында урман торгызу буенча план үтәлеше 111,1% тәшкил итә (112 мең гектар).

"Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм үрчеткән өчен" ведомство үзгәлек билгесе белән бүләкләнде:

Мөхетдинов Марат Фоат улы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман остасы

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Галимуллина Резидә Алмас кызы, "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе бухгалтеры;

Микешин Виктор Андреевич, "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең баш механигы;

Зимовец Иван Михайлович, "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман остасы;

Шәрипова Нәфисә Азат кызы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең кадрлар буенча белгече;

Мурзанаев Андрей Борисович, "Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман хуҗалыгы инженеры.

"Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" мактаулы исеме бирелде:

Әхмәтгалиев Әзгап Хәмделгали улы, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчысы;

Закиров Дамир Нурмөхәммәд улы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы урынбасары.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:

Гомәров Рәис Кәлимулла улы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары

Абдуллин Заһит Мөбәракша улы, "Елховлес" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

Каюмов Фиргать Кәбир улы, "Кайбыч урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең кишәрлек урманчысы

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Камалова Рушания Рөстәм кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлегендә әйдәп баручы киңәшче;

Йосыпова Рәзилә Равил кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегендә әйдәп баручы киңәшче;

Җәләлиева Айсылу Рәкыйп кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча секторында әйдәп баручы консультант.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды:

Мөхәммәтханова Гөлнара Зөфәр кызы, "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы

Хәкимов Илнур Сирин улы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек һәм махсус саклаунчы территорияләр торышын контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекциясе баш белгече.

Коллегия утырышын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров ачты. Үзенең чыгышында ул республикадагы урманнарның гомуми мәйданы 1,271 миллион гектар булуы хакында хәбәр итте. Татарстанның урманлы өлеше 17,6% тәшкил итә. Узган елда 2061 гектарда урман торгызу чаралары башкарылган, 2194 гектарда эрозиядән яклаучы урманнарга нигез салынган. Моннан тыш, министр соңгы 6 ел дәвамында Татарстан Республикасы урманнарында янгын очракларын булдырмаудагы уңай динамиканы да билгеләп үтте. Шул ук вакытта урман үсемлекләренең кору проблемасына тукталды. Узган елда 70 мең гектарда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган һәм тиешле чаралар планлаштырылган.

Үтеп киткән ел эчендә республика картасында гомуми мәйданы 1309 гектар булган 3 яңа табигый һәйкәл барлыкка килгән, бу җирләрнең 95%ы Бөгелмә урманчылыгына туры килә. Махсус сакланучы табигый территорияләрнең гомуми саны 174кә җиткән, аларның гомуми мәйданы Татарстан Республикасының 2,5%ын биләп тора.
Коллегия азагында Алмас Нәзиров республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләрен яшь белгечләрне урман тармагына җәлеп итү буенча актив кадрлар сәясәтен үткәрергә чакырды.

Эш нәтиҗәләре хакында докладлар белән "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ директоры Афанасий Данилов һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе – урманчы Илнур Кәшәфиев чыгыш ясады.

Коллегия эшендә шулай ук Идел федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Татарстанның урман тармагында эшләүчеләр катнашты.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 1 февралендә "Озын Алан" ДТКТ белгечләре тарафыннан Тәтешнең П.С. Ханжин исемендәге 1 санлы урта мәктәбенең 8-9 нчы сыйныфларында укучылар өчен "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына экология дәресе үткәрелде.

 Дәрес барышында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторлары укучыларны  Татарстан Республикасындагы тыюлыклар һәм кайбер табигать һәйкәлләре белән таныштырды, аларның биологик төрлелеге, табигый ландшафтларының уникальлеге, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Республикабызның аеруча сирәк очраучы һәм саклана торган тереклек ияләре хакында сөйләделәр.

Дәреснең максаты экология белемнәрен арттырудан, табигый объектларны саклаудан һәм табигый мирасны саклауга карата мәнфәгать үстерүдән гыйбарәт булды.

 


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2 февральдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашындагы киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International