Республиканың күп кенә укытучылары үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләүдә катнаша һәм урманчылыкларның һәм тыюлык эше җитәкчеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Әгерҗедә дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин һәм “Кичке таң” ДТКТ инспекторлары аеруча зур тырышлык куючы мөгаллимнәрне дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Ә. Фәйзуллин “шундый кешеләр аркасында безнең мәгариф зур дан казанды” дип билгеләде. Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаровка ярдәм күрсәткәне һәм һәр яклап теләктәшлек белдергәне өчен Кыргый табигатьне саклау үзәгенең Хәйриячелек таныклыгы тапшырылды. Шулай итеп экологлар район башлыгының Татарстан Республикасындагы махсус сакланучы табигый территорияләрне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.
300 гектар тирәсе мәйданда яңа агачлар утыртылды, барлыгы 1,2 миллион данә үсенте файдаланылды. Беренчел мәгълүматлар буенча, агач утырту эшләрендә 150 меңнән артык кеше катнашты.
Казан аренасы янәшәсендәге кишәрлектә ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре хезмәт куйды, алар 160 зәңгәр чыршы (8-10 яшьлек) һәм каен утыртты.
Республикада агач утырту көне 2011 елдан башлап, язын һәм көзен үткәрелә. Шул елдан башлап анда 1,147 миллион кеше катнашты; төрле ассортименттагы 13,6 миллионнан артык агач утыртылды; утыртылган гомуми мәйдан 2880 гектар тәшкил итә.
Министрлык тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы берничә кишәрлектә: Шәһәр яны урманчылыгы территориясендәге Кадыш бистәсе янәшәсендә һәм Боровое Матюшино урман массивында узачак. ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппаратларындагы белгечләр һәм җаваплы хезмәткәрләр “Казан аренасы” стадионы территориясен төзекләндерәчәк.
Республика буенча тулаем алганда, беренчел мәгълүматларга караганда, Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән алынган ябык тамыр системалы һәм урман хуҗалыкларының урман питомникларыннан ачык тамыр системалы 600 мең тирәсе агач утыртылыр дип көтелә.
Урман утырту эшләре 9.00 сәгатьтә башланачак.
Конференцияне оештыручылар – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы; “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыруның бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФБУ (ФБУ ВНИИЛМ); Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы; ФБУ ВНИИЛМ “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” филиалы.
Күзалланганча, конференция эшендә 80 яшь галим катнашачак, чара өч мәйданда узачак: Министрлык бинасында, ФБУ ВНИИЛМ “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” филиалында һәм Идел буе дәүләт технологик университетында (Йошкар Ола шәһәре). Чараның максаты – урман комплексы өлкәсендә яшь галимнәр тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләрне координацияләү: тәҗрибә уртаклашу, эш нәтиҗәләрен бәяләү, социаль коммуникацияләрне үстерү.
5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәрге чорда Краснодар краенда “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәге базасында елына ике тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтае узачак. Анда Татарстаннан Альбина Григорьева (Лубян мәктәп урманчылыгы), Анатолий Панов (Шәһәр яны урманчылыгының “Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы) һәм Марат Шиһабиев (Арча урманчылыгының “Табигать варислары”) катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, яшь урманчыларның беренче корылтае Казанда 2011 елда узган иде.
Мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре урманчыларга ярдәм итә. Әйтик, Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укучылары урманнарны тәрбияләү чараларына актив кушылып китте. Әлки урманчылыгының бер кишәрлегендә алар тарафыннан җәен ял итүчеләрдән калган 8 кубометр каты көнкүреш һәм башка төрле калдыклар җыеп алынды һәм чыгарылды.
Министрлык тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы ике кишәрлектә – Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә Кадыш бистәсе янында һәм Боровое Матюшино урман массивы тирәсендә узачак. Министрлык дәүләт учреждениеләренә, ведомстволарга, белем бирү биналарына акциядә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре агач утыртуда һәм киңәшләр бирүдә ярдәм итәчәк. Агач утырту эшләре 9.00 сәгатьтә башлана.
Фоторепортажда катнашучыларны җыю урыннары күрсәтелгән.
Ксения Соснова Нурлат шәһәренең 3 номерлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфында гел яхшы билгеләренә генә укый һәм инде сәнгать мәктәбен тәмамлады. Ике ел дәвамында ул экология чараларында катнашып кына калмыйча, күп кенә яңалыкларның инициаторы да булды. Ул Республика экология олимпиадасында чыгыш ясады, биредә Ксения “Җиңү урманы”, “Хәтер аллеясы”, “Яшә, Урман!” кебек мәктәп урманчылыклары проектларының (җитәкчесе – Т.И. Чибидина) ни рәвешле тормышка ашырылуы турында сөйләде, “Салават күпере”, “Чиста урманнар” проектын жюри югары бәяләде.
Яшь рәссам яңа “Урман хуҗалыгына бүләк” проекты чараларына җитәкче булды. Ксюша һәм мәктәп урманчылыгының башка әгъзалары тарафыннан башкарылган һәм урман хуҗалыгына бүләк ителгән экологик плакатлар урман кишәрлекләрендә урнаштырылган һәм халыкны урманнарны янгыннардан саклауга өнди.
Мәгълүматка карата фоторепортажда Ксения Соснованың “Ел фасыллары” циклы тәкъдим ителә.
“Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалының күнекмәләр полигонында киңәшмә булды һәм җитәкчеләр һәм Әлмәт, Аксубай, Әгерҗе һәм Бөгелмә кишәрлеге урманчылыклары өчен урман корылышы буенча урман кору эшләрен үткәрүгә карата күнекмәләр узды.
Урман корылышы билгеле бер исәп-хисаплаулар юлы белән предприятиенең хуҗалык эшчәнлеген билгели. Әлеге исәп-хисаплар урман корылышының төп асылын тәшкил итә дә инде, аның төп максаты ел саен урман кисү буенча фәнни, дәлилле күләм билгеләүдән гыйбарәт.
Урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында авыр тормыш шартларында калган пенсионерларга һәм урман хуҗалыгы ветераннарына ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән шәхси ихтыяҗлары өчен утын бүлеп биреләчәк.
Моннан тыш, учреждениеләрдә чәй табыннары артында, концерт программасы белән очрашулар оештырылачак. Мондый чараларда катнашу пенсионерларга аралашырга, урман хуҗалыгының ни рәвешле үсеш алуын белергә мөмкинлек тудыра.
Тармак ветераннарына министр Алмас Нәзиров мөрәҗәгать итте, гомер буе урман хуҗалыгына хезмәт итүләре, табигатьнең матурлыгын һәм бөеклеген саклаган өчен рәхмәтен җиткерде. “Үз хезмәтегезгә булган ярату хисләрен, алган белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне сез һич карусыз яшь урманчылар буынына тапшыра килдегез”, – дип ассызыклады министр.