Дәрес вакытында безнең якта кышлаучы һәм язын көньяктан кайтучы кошлар, ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында күп кызыклы нәрсәләр аңлатылды. Укучылар ата-аналары һәм класс җитәкчесе И.Ю.Михеев белән бергә сыерчык оялары ясап, тыюлыкка бүләк иттеләр. “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин класска кошлар турындагы плакатлар, китаплар бүләк итте, актив табигать саклау эшчәнлекләре өчен диплом тапшырды. Ясалган барлык кош оялары табигать тыюлыгы территориясендә эленәчәк.
Россия Кошларны саклау берлеге җыелышы белән Ел кошы билгеләнеп, ел буенча шул кошны өйрәнү һәм саклау оештырыла. 2015 елда шул “ихтирам” кечкенә генә уткойрык дигән кошка бирелде. Татарстанда берничә төр уткойрык яши, алар барысы да кешегә илегүчән, ояларын паркларда, бакчаларда һәм хәтта индустрия зоналарында, гыйбадәт йортлары янында коралар.
Урманда янгын сүндерү аерым осталык сорый, янгын куркынычы сезонына әзерлек шуңа күрә дә бик җаваплы эш булып тора. Урманчылыкларда моны бик беләләләр.
“Буа урманчылыгы” һәм “Буа урманы” идарәләрендә янгын сүндерү техникасының һәм инвентареның әзерлеген, янгын сүндерү часте белән оператив бәйләнешләрне, янгын сүндерүнең тизлеген һәм нәтиҗәлелеген тикшерү буенча күнекмә үткәрелде.
Ул 1927 елдан башлап бәйрәм ителә һәм Россиядә һөнәри орнитологлар арасында да, табигать сөючеләр, укучы балалар, укытучылар арасында да киң танылган. Кошлар көнендә мәктәпләрдә сыерчык оялары ясап эләләр, балалар иҗаты конкурслары, тамашалар, балаларда туган як табигатенә мәхәббәт уята торган шөгыльләр үткәрәләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Яшел Россия” экологик җәмәгатьчелек хәрәкәте илнең бөтен территориясендә “Җиңү урманы” акциясе үткәреп, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллионнан артык илдәшебез истәлегенә берәр агач утыртырга ниятли.
Татарстанда акция 25 апрельдә, Бөтенроссия агач утырту көнендә үткәрелә. Күпләп агач утыртуны Казан Каенлыгында, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәрү планлаштырыла.
Чаралар ике этапта – 1 апрельдән 1 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак һәм структура оешмалары, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бу этапта урманнарны чүп-чардан һәм пычрактан чистарталар, кече архитектура объектларын ремонтлыйлар. Урманнарны чистартуга бакчачылык оешмалары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, урта һәм югары уку йортларында укучылар җәлеп ителә.
2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары тоташтырылган видеоконференция рәвешендә узды.
Брифингта шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов катнашты.
2014 елгы икеайлык чорында республикада тулай мәйданы 556 мең кв.м.дан артык булган 1217 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган. Санитар-экологик икеайлык кысаларында быел, беренче тапкыр буларак, күзәтчелек органнары ачыклаган рөхсәтсез калдык ташлау урыннары “Татарстан Республикасының экологик картасы” геоинформация системасына кертеләчәк (karta.tatar.ru). Шул яңалык ярдәмендә барлык муниципалитетлар стихияле чүплекләр барлыкка килүне көн саен контрольдә тота алачак.
Урман фондында 2014 елда 112 гектарда көнкүреш чүп-чары, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылган, 511 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
1 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә башлана, ул ике этапта: иртә язда һәм көзен үткәрелә. Акция барышында урман янгыннарын профилактикалауга юнәлтелгән санитар чаралар да үткәреләчәк.
(ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча)
Урман утырту сезоны алдыннан үткәрелгән бу киңәшмәнең көн тәртибенә тармак оешмаларының базис питомникларында утырту материалын үстерүне арттыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа ярашлы рәвештә Император питомнигының декоратив утырту материалы үстерү тәҗрибәсе өйрәнелде.
ТР Хөкүмәт Йортының киңәшмәләр залында сишәмбе көнне, 31 мартта 10.00 сәгатьтә ТР шәһәрләрен һәм муниципаль районнарын чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг башлана. Анда министрның беренче урынбасары Харис Мусин катнашачак.
Конгрессны Социаль-экономик үсеш агентлыгы үткәрә. Анда су объектлары янында хуҗалык итүне көйләү мәсьәләләре тикшереләчәк. Министрлык белгечләренең һөнәри интересларын исә, Конгрессның көн тәртибенә кертелгәнчә, табигать законнарын һәм су биоресурсларын саклауны тикшерү тәшкил итә.
Конгресс май аенда үткәрелә.