ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Арча районы Урман хуҗалыгы урта мәктәбе укучыларына “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы шундый башлангыч белән мөрәҗәгать итте. Яз саен мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ярдәме белән Үрнәк бистәсендә, юл буе урманлыкларында һәм урман кишәрлекләрендә кошлар өчен яңа өйләр куела.

“Табигать варислары” канатлы дуслар өчен инде 25 сыерчык оясы ясады. Бу эш 9 апрельгә кадәр барачак.

“Хокук саклау органнарының урманнан файдалану һәм урман саклау өлкәсендәге җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча хезмәттәшлеге турында” дигән темага киңәшмә Идел табигать саклау прокуратурасы катнашында үткәрелә.

Министр Алмас Назыйров республика урманнарында федераль дәүләти урман күзәтчелеген һәм янгын күзәтчелеген башкару, хокук бозуларның динамикасы һәм ачыкланышы, 2013 елның 28 декабрендә расланган “РФ Урман кодексына һәм РФ административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны тормышка ашыру буенча чаралар турында сөйләде.

“Коммунхоз Петропавловск” җәмгыяте хезмәткәрләре һәм директоры Морат Калиев урман питомникларының эшчәнлеге белән кызыксына, Татарстан урман хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәргә әзерлек белдерә. М.Калиевның әйтүенчә, Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Коммунхоз Петропавловск” шәһәрнең үзәк урам һәм паркларында яшелләндерү эшләре үткәрергә җыена һәм моның өчен сыйфатлы утырту материалына мохтаҗ.

Төньяк Казахстан өлкәсе кунаклары Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәген һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгының Өйрәтү-тәҗрибә питомнигын да караячак.


11
март, 2015 ел
чәршәмбе

Брифинг ТР Парклар һәм скверлар елына багышланган иде. А.Назыйров үз чыгышында Министрлыкның алдагы эшләрнең күләме турында белешмәләр җыю һәм анализлау буенча муниципаль берәмлекләр белән бергә ничек эшләвен бәян итте. Беренчел белешмәләр буенча, 800 гектар чамасы мәйданда парк һәм скверларны нигезләү һәм төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. Бу максатта төрле ассортиментлы 500 меңләп утырту материалы, шул исәптән 200 меңнән артык эре үлчәмле материал таләп ителә.

“Безнеңчә, – диде А.Назыйров, – яшелләндерү өчен үз территориябездә үсә торган төп урман токымнарын кулланырга кирәк. Андый токымнарга вак яфраклы юкә, гади миләш, бөдрә каен, күк чыршы, нарат, очлы яфраклы чаган, тирәк, ә куаклардан – сирень, сәрби, барбарис, спирея, гөлҗимеш, япон айвасы, шомырт, балан, урман алмагачы һәм башкалар керә. Бу токымнар яңа шартларга тиз күнегә, тышкы йогынтыларга тиз бирешми. Көньяк илләреннән кертелгән утырту материалларын куллану исә отышлы түгел. Андый агачлар гадәттә начар җирләшә һәм безнең якның шактый кырыс кышына яраклаша алмыйча үлә.”

Брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман катнашты.

Җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин Бакчасарай һәм Куйбышев урман хуҗалыгы кунакларын Арча урманчалыгы һәм “Арча урманы” ДБО кишәрлекләре һәм хуҗалык итү объектлары, янгын-химия станциясе белән таныштырды.

Кырымлылар шулай ук Урман хуҗалыгы урта мәктәбендә булдылар, аның коллективы урманчылык белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова укучылар белән практик тикшеренү эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзләренең бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда ирешкән уңышлары турында сөйләде. “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы Мәктәп урманчылыкларының I бөтенроссия съездында РФда иң яхшы дип танылган иде.

10
март, 2015 ел
сишәмбе

Делегацияне Бакчасарай урман хуҗалыгы вәкилләре – директор Александр Березнев, баш бухгалтер Любовь Загороднюк, юрист-консультант Дарья Стоборева, шулай ук Куйбышев урман хуҗалыгы директоры Андрей Волков тәшкил итә.

Кырым коллегаларын сәламләп, министр Алмас Назыйров республика урман хуҗалыгының экономик куәте турында сөйләде, ике республика урманчылары арасында уңышлы хезмәттәшлек теләген белдерде. Киңәшмәләр залында җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм директор Андрей Волков “Арча урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләти автоном оешмасы арасында урманнарны яңадан торгызу, урман үрчетү, яшелләндерү, утырту материалы һәм агач орлыклары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Татарстанда булу дәверендә кырымлылар Арча, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкла­рын да караячак.

Лидия Васильевна Захарова 1960 елдан алып гомере буе Әгерҗе урман хуҗалыгында урман культуралары мастеры булып эшләде. Хезмәттәшләре аны эш сөючән, игелекле, ярдәмчел, урман яратучан кеше дип беләләр.

Әгерҗе урманчылыгы эшчәннәре исеменнән аны 85 яше белән җитәкче-урманчы Р.У.Иманголов һәм аның урынбасары В.Л.Ишморатов котлады, юбилярга урман хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

Табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районы “Горняк” төбәгендә “Вепрь” ҖЧҖ егерьлары җәнлекләрне соңгы кышлау аенда тукландырып торалар. Әле урманда кар бик күп, тирән, көпшәк, һәм җәнлекләр, бигрәк тә яшь кабаннар анда авырлык белән йөри. Тыюлык территориясенә әледән-әле азык китереп тарату шуңа күрә бик мөһим.

Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы базасында узган чаңгы ярышында Татарстан министрлыклары һәм тармакларының 27 командасы катнашты.

ТР Хөкүмәт Йортының киңәшмәләр залында 12.00дә урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйровның брифингы уздырыла. Темасы – “Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы үткәрү турында”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International