Язгы юл өзеклегенә кадәр министрлык оешмаларында “Кастамону Интегре Вуд Индастри” заводы өчен агач әзерләү тизләтелә.
“Идел буе урманчылыгы” ДКИ территориясендә һәм тулай кулланышлы якын-тирә юлларда әзерләгән агач әрдәнәләрен күрергә мөмкин. 2015 елда “Идел буе урманчылыгы” ДКИ заводка 1000 кубометр агач әзерләп тапшырырга ниятли, әлегәчә 3844 кубометр тапшырылган. Агач урман хуҗалыгы регламенты белән кисүгә билгеләнгән һәм Министрлык тарафыннан расланган санитар-савыктыру чаралары планнары-корректировкаларына ярашлы рәвештә санитар кисү таләп итә торган кишәрлекләрдә генә әзерләнә.
Тоташ кисү кишәрлекләренә яшь урман утырту ният ителә.
Киңәшмә алдыннан урман белгечләре Лубян урманчылыгының урман һәм җитештерү кишәрлекләрен карадылар.
Киңәшмәнең көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды:
1. “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының быелгы ике айдагы җитештерү эшчәнлеге.
2. Министрлыкның 2015 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре.
3. Урман культурасы сезонына әзерлек.
Министр җитәкче-урманчыларның һәм белгечләрнең игътибарын быел министрлыкның үзгәргән шартларда эшләячәгенә юнәлтте, бирелгән вәкаләтләрне үтәүне оптимальләштерү чаралары үткәрү кирәклектән чыгып эш итәргә чакырды. Аннан тыш, яз иртә килергә мөмкин, шул сәбәпле агач әзерләү һәм урман янгыннарын профилактикалау белән бәйле җитештерү планнарына төзәтмәләр кертелү дә ихтимал.
Ел ярым элек Казанда Бөтендөнья җәйге универсиада булып узгач, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медален булдырган иде.
Универсиада тиешенчә, югары кимәлдә узсын өчен аны оештыруга урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәннәре һәм белгечләре дә үз өлешен кертте. Алар Иске Татар бистәсендәге агач йортларны яңадан торгыздылар, “Казан-Арена” стадионында эшләделәр, Универсиада авылын һәм спорт объектларын яшелләндерделәр.
Министр бүләкләнүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
2012 елның 1 январеннан урман-техник колледж Татарстан милкенә тапшырылган иде. Республика җитәкчелегенең актив ярдәме белән аның матди-техник базасы ныгытыла: колледжга 10 мең гектардан артык урман кишәрлеге, “Комацу” фирмасының харвестеры һәм форвардеры, заманча агач эшкәртү җиһазлары, компьютер классы тапшырылды. Колледжда белем алу һәм студентларның яшәве өчен бөтен шартлар булдырылды.
15 мартта министр Алмас Назыйров капиталь ремонттан соң студентлар ашханәсен ачты, “Стройком” ҖЧҖ төзүчеләренә рәхмәт белдерде, директор Вадим Әхәтовны министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Кыш азагында урман-техник колледж урнашкан Кукмара районы Лубян авылында республиканың урман тармагы эшчәннәре арасында чаңгы узышы үткәрү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен традициягә әверелде.
“Урман чаңгы юлы-2015” узышын урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров ачып җибәрде. Тантаналы рәвештә узышның флагы күтәрелде, катнашучыларга соңгы киңәшләр бирелде – һәм старт!
Беренче булып чаңгы юлына хатын-кызлар чыкты. Финишка иң алдан, үзенең былтыргы нәтиҗәсен кабатлап, Саба урманчылыгыннан Гөлсем Миңнеханова килде, икенче урынны Чирмешән урманчылыгыннан Елена Хмелева, өченче урынны Кама урманчылыгыннан Венера Афанасьева яулады. Өчесе дә урманчылыкларда бухгалтер булып эшли.
Ирләр арасында беренчелекне Кама урманчылыгыннан Владимир Бочкарев алды, икенче урынны Әлки урманчылыгыннан Степан Сапожников, өченче урынны Лубян урман-техник колледжыннан Виктор Зайцев яулады.
Командалар ярышында җиңүче кубогын министр А.Назыйров Кама урманчылыгына бирде. Ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Министрлык белгечләре Кырым Республикасы Урман һәм ау хуҗалыгы комитетындагы коллегалары белән 2013 елдан бирле хезмәттәшлек итә.
Кырым Россия составына керүнең берьеллыгы алдыннан Министрлыкка Бакчасарай һәм Куйбышев урман хуҗалыклары делегациясе килгән иде. Киңәшмәләр залында “Арча урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләти автоном оешмасы арасында Урманнарны торгызу һәм үрчетү, яшелләндерү, утырту материаллары һәм урман орлыклары бирү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бергә эш итү турында килешүгә кул куелды, ул җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм директор Андрей Волков тарафыннан имзаланды.
Татарстанда булу дәверендә кырымлылар Арча һәм Саба урманчылыкларына барып, III типтагы янгын-химия станциясен, агач эшкәртү участокларын карадылар, мәктәп урманчылыкларын оештыру белән таныштылар.
Бакчасарай урман хуҗалыгы директоры Александр Березинның әйтүенчә: “Без урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш үзенчәлекләре белән якыннан танышырга, кешеләр белән сөйләшергә теләгән идек. Татарстанда безгә юридик яисә башка теләсә нинди урманчылык соравы буенча консультация, киңәш бирәләр, эштә ярдәм итәләр. Урман хуҗалыгын алып баруның кимәле, оешмаларның техник коралланышы һәм урман бистәләренең төзеклеге сокландыра.”
Сабалылыр кунакларга Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән булган элиталы нарат һәм карагай орлыкларын бүләк итте.
Казан шәһәрендәге “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында һәлак булганнар өчен кайгыру белдереп, Урман хуҗалыгы министрлыгының барлык дәүләт оешмаларында Татарстан байраклары түбән төшерелде.
Тиздән яз кошлар тавышына күмелер. Кошлар ел саен, бер дә ялгышмыйча, очып киткән җирләренә кайта.
Беренче булып туган якларына кара каргалар кайта. Аларны юкка гына яз хәбәрчеләре димиләр. Аннары тәкәрлекләр, сыерчыклар, тургайлар, үрдәкләр һәм казлар кайта. Барыннан соңарып кәккүкләр, карлыгачлар һәм башка күчмә кошлар кайтып җитә.
Урманнар, кырлар, болыннар кошларның сөенешеп сайравына күмелә. Шәһәр һәм авылларда, паркларда, бакчаларда, өй яннарында да шул ук хәл күзәтелә.
Кошлар яңа оя кора я вак ботаклар белән искеләрен ямый, чеби чыгарырга әзерләнә. Бу эштә аларга мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар да булыша.
“Буа урманчылыгы” идарәсенең Төбәк-Чиркәү участок урманчылыгы хезмәткәрләре Ю.И.Листратов һәм В.Н.Листратов Апас урта мәктәбе укучылары белән 11нче кварталга чыгып, хезмәт дәресләрендә ясалган сыерчык ояларын элеп чыктылар. Тиздән аларга кошлар кайтып урнашыр.
15 мартта, якшәмбе көнне, Кукмара районы Лубян бистәсендә, Лубян урман-техник колледжы базасында традицион “Урман чаңгы юлы 2015” спартакиадасы үткәрелә, анда республиканың урман хуҗалыгы эшчәннәре командалары, урманчылык уку йортлары студентлары катнашачак.
Администрация башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗе районы хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Илгиз Галиев ветераннарга сугыш елларындагы хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, саулык-иминлек теләде. Кичәдә утлар-сулар кичеп кайткан, әммә бүгенгәчә яши алмаган урманчылар – мастер Иван Глухов, инженер Алексей Вахрушев, рамчы Нургаян Моратов, шофер Нәкыйп Баһаветдинов та искә алынды.
Ә урман культуралары мастеры Лидия Васильевна Захарова, экономист Вәсимә Сәетҗановна Шәрипова сугыш елларында, урман хуҗалыгында эшләп кайтканнан соң, госпитальләрдә яралыларны караганнар. Икесенә дә быел 85 яшь тула.