Мәсәлән, “Ашыт”, “Кичкетаң”, “Зөя буйлары” дәүләти табигать тыюлыклары башлыклары һәм белгечләре Урман белеме көнендә мәктәпләргә барып, үзләре башкарган мөһим эшләр, Җирнең экологик тигезлеген саклау турында сөйләделәр. Укучыларны аеруча урманда яшәүче, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр кызыксындырды. Балалар викториналарда да актив катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Зөя буйлары” тыюлыгы башлыгы Илнур Гыйбадуллин белән Урман көнендә очрашудан соң мәктәп ишегалдына сыерчык оялары элү үткәрелде.
Укучылар белән очрашуга җитәкче-урманчы Д.Миңдрахманов һәм урманнарны яңарту инженеры, Татарстанның атказанган урман үстерүчесе М.Тимербаева килеп, Россиянең урман хуҗалыгы тарихы, республикабызда урман хуҗалыгын алып баруның үзенчәлекләре, Кәләй урманчылыгының байлыклары, урманчыларның язгы эшләре турында сөйләде. Очрашу азагында алар укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Бу санда – министр Алма Назыйровның сәламе, Казан губернасы имәнлекләренә тарихи экскурс, үз гомерен имәнлекләрне яңадан торгызуга багышлаган Б.Гузовский турында истәлекләр, министрлыкның Кырым Республикасы урманчылары белән хезмәттәшлеге турында сәхифә, мәктәп урманчылыклары тормышыннан яңалыклар һәм “Татарстан урманнарын саклыйк!” республика конкурсына әзерлек.
БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан ике ел элек, 2013 елда гына игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя.
Халыкара урманнар көнендә ел саен халыкара, төбәк һәм аерым ил күләмнәрендә гамәли һәм белешмә-агарту чаралары үткәрелә, аларда, урман хуҗалыгы экспертлары белән бергә, политика һәм мәдәният эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укучылар катнаша.
Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфераны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен әһәмиятле. Урманнарның бу функцияләре дөнья халыкларының тормыш сыйфатына да турыдан-туры йогынты ясый.
Иң зур урманнар иле, һәр кешенең тормышы урманнарга бәйле булган Россия өчен Халыкара урманнар көне аеруча, традицион әһәмияткә ия. Бу көн кысаларында быел илебез территориясендә “Бөтенроссия урман белемнәре көне”, ә Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә Урман дәресләре үткәреләчәк.
Составында Татарстан урман хуҗалыгы министры А.Ә.Назыйров һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы И.Н.Зарипов та булган Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 17-19 мартында эш визиты белән Финляндия Республикасында булып кайтты.
Урман дәресләре үткәрүгә башлангычны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бирде. Урман турында белемнәр көне БМО Генераль Ассамблеясының 21 мартны Халыкара урман көне дип игълан итүенә ярашлы рәвештә үткәрелә.
Урман дәресләре Казан мәктәпләрендә башланды. Мәсәлән, биологик төрлелек бүлеге белгече Юлия Бикмуллина ул дәресне 172 мәктәптә 8-11 класс укучылары өчен үткәрде. Урманнарның әһәмияте, алар өчен кешенең җаваплылыгы турындагы әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты, күп сораулар тудырды. Дәрестә шулай ук республиканың табигать тыюлыклары турында видеофильм күрсәтелде, һәр елгы Парклар маршында катнашучы мәктәп балаларының иҗади эшләре бастырылган әдәбият таратылды.
Шагыйрь Михаил Ножкинның бу юллары Арча районы Урман хуҗалыгы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Россиядә игълан ителгән Әдәбият елына багышлап үткәрелгән уку бәйгесенең шигаре булды. 5-7 класс укучылары Россия һәм Татарстан шагыйрьләренең иҗатында чагылдырылган кайгы һәм шатлыкларны, нәфрәт һәм бәхетләрне ышандыргыч итеп күрсәтә алдылар. Иң яхшы укучыларга мәктәп администрациясе грамоталары бирелде.
ТР премьер-министры, ТР индустрия һәм сәүдә министры Р.Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең визит программасына Финляндия Эшмәкәрлек берлегендә, Технологик индустрия үзәк берлегендә булу һәм Финляндия-Россия сәүдә палатасында уртак очрашу кертелгән.
Министр А.Назыйров Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыклары министрлыгының генераль директоры Юха Ояла белән (анысы үзе Татарстан министрлыгын һәм урман хуҗалыкларын 2013 елда карап киткән иде), Урман индустриясенең стратегик программасы белән шөгыльләнүче стратегик планлаштыру һәм үсеш директоры Сикстен Сунабака белән очрашты.
Аларның Татарстанга килүе ЕВРОФОРЕСТЕР халыкара белем бирү программасы кысаларында, С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетының министрлык җитәкчеләренә Көнбатыш Европа урман вузлары укытучыларын һәм студентларын күп юнәлешләрдә алдынгы төбәк булган Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару белән таныштыру турындагы мөрәҗәгате буенча оештырылды.
Министрлыкта европалылар төркемен министр урынбасарлары Харис Мусин һәм Рәис Гатин тәбрикләде, аннары студентларның сорауларына тармак бүлекләре башлыклары җавап бирде.
Көннең икенче яртысында алар Шәһәр яны урманчылыгы кишәрлекләрендә һәм питомнигында булдылар. Программада арытаба Саба урманчылыгына һәм Лубян урман-техник колледжына бару каралган.
Урман хуҗалыгының эре проектларын комплекслы урман исәбе һәм урман корылышы чараларыннан, министрлыкны төп белешмәләр ресурсыннан башка үткәрү мөмкин түгел.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән киңәшмәдә министрлык һәм “Рослесинфорг” ФДУП Казан филиалы белгечләре катнашты.
“Рослесинфорг” ФДУП “Идел буе урман проекты” филиалының Казан экспедициясе Татарстан Республикасының Урман планын әзерләгән. Хәзер урманчылыкларда урман корылышы үткәрергә кирәк, бу “Алабуга” аерым экономик зонасындагы “Кастамону Интегре Вуд Индастри” төрек агач эшкәртү компаниясенең эре инвестиция проектын тормышка ашыруга бәйле. Шундый зур күләмле проектны тиз арада урман корылышы эшләре үткәрмичә тормышка ашырып булмый, ә урманнар үзләренең саклау һәм башка функцияләрен югалтырга мөмкин. Бу бурычлар Рослесинфоргның Казан филиалы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективларының көчләрен берләштергән очракта гына уңышлы үтәлә ала.