Түбән Новгород шәһәрендә 2012 елгы урман сезоны йомгакларына һәм 2013 елда урманны торгызу эшләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы, Идел буе федераль округы Урман хуҗалыгы департаменты, «Рослесинфорг» ФДУП, «Рослесзащита» ФБУ, шулай ук Идел буе федераль округы чикләрендә урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле РФ башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Харис Мусин булды.
Киңәшмә кысаларында 2013 елга бюджет проектировкалары буенча урман орлыгы чималын җыюны тәэмин итү һәм Идел буе федераль округы чикләрендәге РФ субъектларында иминият орлык фондын формалаштыру, шулай ук урманнарны үзләштерү проектлары буенча урманнарны файдаланып бетермәү сәбәпләре турында фикер алашынды. (УХФА материаллары буенча)
Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Афанасий Данилов урманчыылк хезмәткәрләренең Иж-Бубый мәктәбе укучылары белән очрашуын оештырды һәм «Чикләвеклек» паркында ачык дәрес уздырды. Күрсәтмә экспонат сыйфатында укучылар өчен саф һавалы кышкы урман файдаланылды. Урманчылык хезмәткәрләре мәктәп укучыларына урманда яшәүче хайваннар, аларның ничек кышлавы турында гына түгел, ә мәктәп урманчылыгы эшләре турында да сөйләде. Балалар дәрестә ясаган җимлекләрен агачларга элеп, кошларны өйдән алып килгән ярма һәм ашлык белән сыйладылар.
Урманда узган ачык дәрестән соң, балаларны урманчылык конторасына алып килделәр. Әгерҗе урман хуҗалыгы музеенда алар файдалы мәгълүмат туплады, урман хуҗалыгы ветераннары сурәтләнгән истәлекле фотоальбомнарны карадылар. Экскурсия вакытында Афанасий Михайлович Данилов урманчы һөнәренең асылы һәм әһәмияте, урманчы һөнәренә әзерли торган югары уку йортлары турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары аның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, Лубян урман-техник көллиятен дә барып күрү теләкләрен белдерделәр.
2013 ел Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителүгә багышлап, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында дәресләр узды.
«Кичке таң» ДТКЗ белгечләре һәм «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчы «Тирсә урта гомуми белем мәктәбе» һәм Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче номерлы Әгерҗе мәктәбендә булдылар. Яшүсмерләр урманчылык эшләре, урманчы һөнәре нигезләре, заказник инспекторы вазыйфасы белән кызыксынды.
Заказник белгечләре мәктәп укучыларына Кама буе төбәгенең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьне саклау чаралары турында сөйләделәр, укучыларны урманны сакларга чакырдылар.
«Ашыт» табигый заказнигы хезмәткәрләре Арча районы Бужинский балалар бакчасында «Хайваннар ничек кышлый?» темасына әңгәмә уздырды.
Очрашу барышында балалар кыргый хайваннар турында шигырьләр сөйләде, табышмаклар әйтте, кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, кыргый хайван рәсемнәрен ясады, пластилиннан әвәләде, «Маша һәм аю» мультсериалыннан «Күрелмәгән хайван эзләре» мультфильмын карады. Мондый дәресләр балаларда кыргый хайваннар турында белемнәрне арттыра, аларның тораклары, кышка әзерлеге, табигать алар өчен нинди саклагыч шартлар тудыруы белән таныштыра.
Министр Наил Мәһдиев Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар җитәкчеләре һәм участок урманчылары, «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре директорлары катнашында киңәшмә уздырды.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин, саклагыч урманнар, урман питомниклары, дәүләт контроле, урманнарның тиешле санитария халәтенә басым ясап, башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов чыгышында «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре төп көчне урман сәнәгате продукциясен җитештерүгә юнәлтүен әйтте. Урманчылыкларның кайберләренең һәм «Урман» учреждениеләре хезмәткәрләренең Казан үзәгендәге тарихи биналарны торгызу программасында катнашуы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнде.
Киңәшмәне йомгаклап, министр Наил Мәһдиев урман питомниклары җитештерү культурасы югары дип табылган питомниклары булган «Урман» ДБУ директорларына Мактау грамоталары тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Карары белән күпьеллык уңышлы хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
1832 елның 25 гыйнварында Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Иванович Шишкин туган.
Петербургта Сәнгать академиясендә укыганда ук, укытучылары Шишкинда пейзаж ясауга осталык сизгән. Чыннан да, рәсем академигы И.Шишкин Россия урманы җырчысына әверелгән. Туган ягы Алабугада ул күп кенә картиналарын ясаган: «Кояшка үрелгән наратлар» (1886 г.), «Кораб урманы» (1898 г.) һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев «Таймс» (Великобритания) газетасы журналистлары Лаура Джанес һәм Мартин Родригес Вилла белән очрашты. «Таймс» - 200 еллык тарихы булган дөньяда иң күренекле басмаларның берсе.
«Таймс» газетасында Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалы турында статьялар сериясе әзерләнә. Дөньяда җәмгыятьнең экология проблемалары белән кызыксынуы арткан саен, кешенең яшәү тирәлеге сыйфаты турында сораулар туа башлады. Республиканың урман хуҗалыгы белән кызыксыну нәкъ менә шул сәбәпле туган.
Министр Наил Мәһдиев тармакта гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде.
Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы боерыгы белән Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: А.Ш. Газизов, Саба урманчылыгы урман файдалану инженеры, Н.Ф. Ибраһимова, Бөгелмә урманчылыгы урманны торгызу инженеры, Ю.М. Малькин, Тәтеш урманчылыгы участок урманчысы, Л.С. Маннапова, Шәһәр яны урманчылыгы баш хисапчысы, Г.Г. Мингалиева, Кама урманчылыгы кадрлар белгече.
Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкне йомгаклау коллегиясендә Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Н.С.Кротов тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Карары белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Буа урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Николай Петрович Белов һәм Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе-урманчы Васил Нурулла улы Гыйззәтуллин бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы урман мастеры Ринат Габделфәрт улы Кашаповка бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы питомнигы җитәкчесе Алмаз Йосыф улы Әхмәтовка, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы юридик бүлеге җитәкчесе Марина Вячеславовна Зайцевага бирелде.
Бүләкләрне йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков тапшырды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов катнашты.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары» темасына доклад белән министр Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул урман хуҗалыгының төп үсеш юнәлешләре буенча эшчәнлеген анализлады. Бу – урманнарны саклау һәм яклау, урманнарны торгызу, урман үстерү, республиканың биологик төрлелеген саклау, кадрлар сәясәте.