Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә урнашкан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.
Пресс-тур кысаларында журналистлар 2020 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычы янаган чорның ничек узачагы, урман янгыннары килеп чыкмасын өчен ниләр эшләнүе турында белде, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының (Рослесхоз) урман янгыннарын дистанцион мониторинглау буенча мәгълүмат системасы эше белән таныштылар, урман янгыннарын сүндерү станциясе җиһазланышына бәя бирделәр, урман янгыннарын сүндерү ысулларын һәм алымнарын күрделәр.
«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урман хуҗалыклары каршындагы II тип 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III тип 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе урманда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә.
«Бу станциядә 11 берәмлек техника бар, шул исәптән 3 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар. «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» нигезендә, әлеге станция хезмәт күрсәтә торган территория 267 мең гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте ул.
Айдар Гайфуллин һәр берәмлекнең билгеләнеше турында җентекләп сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасында урманда янгын килеп чыккан очракта, урманда корылачак палатканы күрсәтте.
Аның сүзләренә караганда, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычсызлыгы торышына авиация ярдәмендә һәм җир өстендә космик мониторинг алып барыла, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эше алып барыла. «Авиация ярдәмендә күзәтеп тору янгын чыгу куркынычының 4 һәм 5 нче класслары булган очракта гамәлгә ашырыла», – дип өстәде Айдар Гайфуллин.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының (Рослесхоз) урман янгыннарын дистанцион мониторинглау буенча мәгълүмат системасы эше турында Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәктәге диспетчерлык хезмәте диспетчеры Айсылу Габдрахманова сөйләде. «Ел башыннан бирле системада 519 термик нокта теркәлде. Термик нокта – Җирнең ясалма иярчене очкан вакытта теркәлгән, күрше кишәрлекләр белән чагыштырганда, җир өслегендәге температураның шактый дәрәҗәдә күтәрелүе дигән сүз. Шушы термик нокталарның 232 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 65,7 гектарда янып китү очраклары турында раслады. Бу очракларның барысы да Министрлык карамагындагы учреждениеләр, Урман янгыннарын сүндерү үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсе хезмәткәрләре көче белән үз вакытында бетерелде. Урман фондында 2011 елдан бирле янгыннар булмады», – дип билгеләп үтте ул.
Янгынга каршы җиһазлар складын, инвентарьны һәм янгын сүндерүченең махсус костюмын Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең баш механигы Марат Рамазанов күрсәтте. «Бу костюм биш секунд дәвамында Цельсий буенча 800 градуска кадәр чыдам. Ягъни, аның ярдәмендә янгын сүндерүченең тән пешүләрдән саклану өчен маневр ясау вакыты бар», – диде Марат Рамазанов.
Пресс-тур ахырында урман янгыннарын сүндерү ысуллары һәм алымнары күрсәтелде. Журналистлар букчалы ут сүндергеч, урманда янгыннарны өрдерү-сиптерү җайланмасынннан һәм янгын сүндерү мотопомпасыннан файдалану процессын күрде.