ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елга йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» дигән темага киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнардан җитәкчеләрнең урынбасарлары, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2020 елда республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итте, дип сөйләде. Проект нигезендә, 4,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч 2020 елда 179% тәшкил иткән (план күрсәткече – 69,8%).

Шуның белән бергә, узган ел 16 мең га мәйданда урман культураларын агротехник карау, 4,5 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру, 2,4 мең га мәйданда яклагыч урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылган. 23,3 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 37,4 млн.стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында – 12 млн. данә күләмендә ябык тамыр системасы белән.

«Утырту материалының мондый күләме агымдагы елда урман культуралары утырту һәм яклагыч урман утыртмалары булдыру җитәрлек булып тора», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

2020 елда урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында, 23 мең га мәйданда урман патологиясе тикшерелгән һәм 4,9 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

Министрлыкның төп бурычларыннан берсе – Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру. Узган ел урманнарда 21,3 мең патрульлек уздырылган, административ хокук бозулар турында 1151 беркетмә төзелгән, административ җаваплылыкка тарту турында 715 карар чыгарылган, 961,7 мең сумлык 196 штраф түләттерелгән. Шулай ук «Лесовоз» һәм «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чаралары да үткәрелде.

«Министрлык эшенең тагын бер мөһим юнәлеше – урманнарны янгыннардан саклау. 2020 елда Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор 6 апрельдә башланган иде һәм 20 октябрьдә тәмамланды, аның озынлыгы 198 көн тәшкил итте. Аңа әзерлек кысаларында «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, үзара хезмәттәшлек турында килешүләр озайтылды, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү мобиль төркемнәре төзелде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Янгын куркынычы янаган чор дәвамында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде, янгын куркынычы, авиация һәм җир өсте торышына космик мониторинг уздырылды. Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча да чаралар комплексы башкарылды».

Россия Федерациясе Хөкүмәте, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән быел Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы шактый яңартылган. Барлыгы 189 берәмлек урман культуралары, урман янгыннары, урман әзерләү техникасы һәм 21 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Шулай ук Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы да кертелгән. Дистанцион зондлаштыру нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча сервис белән интеграцияләү нәтиҗәсендә, әлеге система урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендәге үзгәрешләрне, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын, янган урман участокларын, урман патологиясе булган кишәрлекләрне, законсыз төзелгән биналарны һәм корылмаларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

«Алга таба Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү тагын адым булачак, – дип хәбәр итте министр. – Бу мәсьәләдә республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәменә өметләнәбез».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) арасында «Усак утыртмалары арасында тотрыклы урман хуҗалыгы алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек дәвам итте. Аның нәтиҗәләре буенча төп үсентеләрне үстерү буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексы һәм усак эшкәртүне оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнер дип көтелә.

«Моннан тыш, узган ел Министрлык карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары үз көченә керде һәм тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы шактый артты, – диде Равил Кузюров. – Республика бюджетыннан беренче тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне 8 яшь белгеч алды».

«Чыгыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Михайлович Аноприенкога, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына, муниципаль районнардагы җитәкчеләргә, хокук саклау органнарына, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы структуралар коллективларына, шулай ук урман язмышына битараф булмаган барлык гражданнарга урман комплексын үстерү өчен ярдәм итүләре һәм максатчан эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Равил Кузюров.

Алга таба, утырыш барышында, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады.

Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда дәүләт йөкләмәсе кысаларында үткәрелгән эшләр, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары белән эшләү һ.б. тукталды.

Рим Фәхразыев утырышта катнашучыларны «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ эшчәнлеге белән таныштырды. Ул көллияттә 1921 елдан башлап Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен урта звено белгечләрен әзерләнүен искәртеп узды. Бу вакыт эчендә 9,5 меңнән артык белгеч чыгарылган.

«Хәзерге вакытта көллияттә 362 студент белем ала, шуларның 93се – читтән торып укый. Төбәк бюджеты хисабына өч белгечлек гамәлгә ашырыла: «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча)», – дип өстәде Рим Фәхразыев. – Бездә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган».

Соңыннан «2020 елда Татарстан Республикасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү турында» темасына доклад белән ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча системалы эш алып барыла. 2020 елда белгечләр урманнарны торгызу, урман корылышы, урманнарны янгыннардан саклау һ.б. чараларны тулы күләмдә үтәгән.

«Тулаем алганда, төбәк елдан-ел Россия Федерациясе субъектлары рейтингында алдынгы урыннарны били», – дип билгеләп үтте Александр Орнатский.

Утырышка нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, 2020 ел пандемиясе аркасында барлык өлкә һәм эшчәнлек тармаклары хезмәткәрләре өчен җиңел булмады, дип ассызыклады. «Шул ук вакытта ел урман комплексы өчен борылыш елы булды. Сентябрь ахырында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тармакны үстерү һәм дескриминальләштерү буенча йөкләмәләр исемлеген раслады, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстан яңа масштаблы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам».

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман хуҗалыгы белән идарә итүгә һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга комплекслы якын килә, дип билгеләп үтте. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторына ирешү шуны раслый, ә атап әйткәндә, урманнарның һәлак булу һәм яңадан торгызылу балансын тәэмин итү күрсәткече 100% артык.

«2021 елга бурычлар сыйфатында «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «2024 елга кадәр Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы индикаторлары үтәлешен тәэмин итүне, шулай ук дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексын үтәүне билгеләп үтәсе килә, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Шуның белән бергә, 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, агач әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне һәм сатуны тикшереп торуны көчәйтергә, урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм урманчылыкларның чикләрен билгеләү эшен дәвам итәргә кирәк».

Утырыш Татарстан Республикасы урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Арча урманчылыгы» ДКУнең урман остасы Тәүфыйк Камаловка «Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен» күкрәк билгесе  тапшырылды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ участок урманчысы Фәнис Шәймуллин, «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Федераль уурман хуҗалыгы федераль агентлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде, «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Татьяна Вахтеровага Федераль уурман хуҗалыгы федераль агентлыгы Рәхмәте белдерелде. «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шулай ук белгечләр Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һ.б. белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International