Министрлыкта дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров, җитәкче-урманчылар, участок урманчылары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үзенең кереш сүзендә, 2021 елда урман законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, әлеге дәресне үткәрү кирәклеген ассызыклады. «Шулай ук, билгеле булганча, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан урман комплексын цифрлы трансформацияләүгә юнәлеш алынды, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Ул ЛесЕГАИС системасын модернизацияләүне, электрон урман реестрын булдыруны үз эченә ала. Барлык үзгәрешләр дә урман хуҗалыгын алып баруга принципиаль яңа алым нигезенә салыныр дип көтелә».

Дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров законнардагы үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат бирде. «Быел федераль дәүләт урман күзәтчелеге, урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге һәм урман үсемлекләре орлыкчылыгы өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенә кагылышлы 26 норматив-хокукый акт үз көченә керде», – диде ул.

Айрат Әхмәров Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 18.12.2020 ел, № 2164 карарына аерым басым ясады. Әлеге документ нигезендә урманнарга һәм аларда булган табигать объектларына урман законнарын бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау үзенчәлекләренең 4 нче кушымтасына үзгәрешләр кертелгән. Аның сүзләреннән аңлашылганча, төп үзгәрешләрнең берсе булып агач бәясен исәпләгәндә, аның эшкә һәм утынга яраклы булу-булмавы бүленми, эшкә яраклы уртача агачка карата һәм 10 километрга кадәр арага агач чыгаруга карата билгеләнгән түләү ставкасы кулланыла. Агач күләме берәмлеге өчен түләү ставкалары булмаган агач токымнары өчен морфологик, физиологик-биохимия, генетик-репродуктив, географик критерийларга туры килгән агач токымнары (төрләре) өчен билгеләнгән түләү ставкалары кулланыла.

Докладчы шулай ук 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә, урманнарда контроль чараларын оештыру һәм үткәрү, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү һәм «Аверс: урман фондына идарә итү» урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасына мәгълүматлар кертү үзенчәлекләренә тукталды.

«Тулаем алганда, 2021 елда безнең алда федераль дәүләт урман күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген һәм контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыру бурычы тора. Бу һәр дәүләт урман инспекторына кагыла», – дип йомгак ясады Айрат Әхмәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International