ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсын үткәрә.

Краснодар краендагы "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена уза. Яшь урманчылар тематик мастер-классларда, квестларда, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшлекле уеннарда катнаша.

"Новости России", "Федеральный справочник" һәм "Экономическая политика России" журналы редакциясе "Околица" дигән иҗтимагый мәгълүмат порталын формалаштыра – https://okolitsa-info.ru.


6
июль, 2019 ел
шимбә

Бүген Аксубай муниципаль районының Аксубай бистәсендә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССРның атказанган урманчысы Александр Александрович Гуляев бюсты ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.


5
июль, 2019 ел
җомга

Бүген Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә "Стадион-ипподром" муниципаль бюджет учреждениесе базасында урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабының икенче көне узды. Аның кысаларында ботак кисү, агач аудару һәм вакыт озынлыгына бүрәнә кисү буенча ярышлар (харвестер операторлары ярышлары) һәм эстафета узды.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә "Стадион-ипподром" муниципаль бюджет учреждениесе базасында урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы ачылды.

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясе төгәлләнде. Барлыгы 4 млн. данә нарат орлыгы чәчелгән.

2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 14,1 меңнән артык патруль үткәрелгән. Федераль дәүләт урман күзәтчелеген һәм урманнарда янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында административ хокук бозулар турында 426 беркетмә төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International