Россия Урман хуҗалыгы башлыгы урынбасары Николай Кротов 2014 елгы урман культуралары сезонына әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде. “Бездә язлар кыскара бара, – диде ул анда, – шуңа күрә культуралар булдыру буш сүз булмаган регионнар барлык кирәкле эшләрне тиз арада һәм җитез эшләү чараларын күрергә тиешләр. Беренче апрель – урман культуралары эшләрен башлау өчен кискен чик менә шул, аны безгә законнар түгел, ә урман биологиясе үзе куша. Быел синоптиклар илнең күпчелек өлешендә иртә, кыска һәм эссе яз фаразлыйлар.”
Киңәшмәдә “җитәкчеләр урманнарны торгызу планнарын үтәмәгән өчен шәхси җавап тота”, дип белдерелде. Н.Кротов сүзләренчә, быел урман культуралары сезоны законнар тамырдан үзгәргән шартларда башлана. РФ Дәүләт Думасы РФ Урман кодексына урманнарны торгызуга турыдан-туры карый торган төзәтмәләр кабул итте – урманнарны торгызуга федераль мониторинг кертелә, урман культураларын урман белән капланган мәйданнарга күчерү өчен хокукый нигез барлыкка килде.
Республикада янгын куркынычы югары булган ылыслы һәм катнаш урманнар 674 гектарны, ягъни бөтен урманнарның яртысын биләп тора. Министрлыкта Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелде һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән килештерелде, ТР Премьер-министры И.Халиковтан раслатылды.
Хәзерге вакытта министрлык белгечләре тармак оешмаларына барып янгын химиясе станцияләренең һәм янгын инвентаре пунктларының әзерлеген тикшерәләр. Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР ГТХМ һәм муниципаль берәмлекләрнең көч һәм чараларын бергәлектә эшләтү буенча традицион команда-штаб өйрәнүләрен уздыру урыннары килештерелә. Апрельдә үк инде урманнарны авиация белән һәм җирдән патрульләү башланачак.
Соңгы елларда Россия Федерациясенең урман секторы БМОның Европа Экономик комиссиясе эшендә актив катнаша. Хәзергәчә ЕЭКның 72 утырышы үткәрелде, аларда урман структураларының 300ләп вәкиле катнашты, арада Россия һәм Татарстан вәкилләре дә бар иде.
Моңарчы андый чаралар Россия территориясендә үткәрелмәде. Былтыр урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасын һәм аның урман хуҗалыгын Комитетның Финляндиядә узган сессиясендә тасвир итте.
ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Алабугада “Костаману Интегре Вуд Индастри” заводына йомшак токымлы агач ташуны оештыру буенча атналык эш киңәшмәсе уздырды.
“Костаману Интегре” компаниясе МДФ, ДСП, эшкәртелмәгән йомычка плитәләре, ламинацияле паркет, ишек панельләре, фанер җитештерү буенча Европаның иң эре ун компаниясе исәбенә керә, аның ун Көнбатыш Европа илендә филиаллары бар.
Киңәшмәдән соң ук “Урман” оешмалары директорлары агач бушату мәйданында һәм төзелә торган завод цехларында булдылар. Төрек партнерларның ышандыруынча, заводның беренче чираты кулланышка май аенда кертеләчәк.
Хәзергәчә завод мәйданына урман фондыннан 70 мең кубометр агач ташылган.
Татарстанның урман хуҗалыгында ике меңнән артык кеше эшли, шуларның 564е – хатын-кыз: алар арасында оешма җитәкчеләре, инженерлар, урман мастерлары, питомник эшчеләре, экономистлар, бухгалтерлар бар. Барысы да урманга ихлас бирелгән кешеләр, аларның тырыш куллары белән меңнәрчә агач утыртыла.
Аларны Халыкара Хатын-кызлар көне белән котлап, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев болай диде: “Бу бәйрәмгә мәхәббәт, матурлык, ана булу, гаиләгә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр тупланган. Һәркайсыгыз үз хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләренә лаеклы. Урманга сезнең хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз, йөрәк җылыгыз, матурлык дөньясында яшәргә теләвегез кирәк”.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының актлар залында Наил Мәһдиев “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм торгызудагы роле турында” доклад белән чыгыш ясады.
“Россия имәнлекләре” үзәген төзү Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Урман комплексын үстерү советы карары белән Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тапшырылган. 2013 елда үзәкнең проект-смета документлары әзерләнгән. Бу максатларга Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 15 млн сум бүлеп биргән.
“Россия имәнлекләре” үзәге үз эчендә ябык тамыр системалы имән үсентеләре үстерү питомнигы, фәнни лабораторияләр, чикләвек саклагычлар һ.б. башка объектлар булган комплексны тәшкил итәчәк. Ул шулай ук имән орлыкларының федераль фондын һәм Россия Федерациясе субъектларының иминлекле орлык фондларын саклауны тәэмин итә алачак.
Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев Мәскәүдә уза торган “Урман хуҗалыгының 2013 елгы төп эш нәтиҗәләре, 2014 елга бурычлары” дигән бөтенроссия киңәшмәсендә тапшырды. Республиканың 2013 елда урманнарны торгызуны оештыру һәм тәэмин итү буенча эшләре шулай бәяләнде.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев Рәхмәт хатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “актив тормыш позициясе, урман тармагын үстерү һәм камилләштерү буенча куелган бурычларны үтәүдә, яшь буынны тәрбияләүдә катнашуы” турында телгә алган.
“Россия урман хуҗалыгы агентлыгы Татарстан Республикасына һөнәри җиңүләр, тотрыклы үсеш һәм чәчәк ату тели, арытаба хезмәттәшлеккә өмет белдерә”, – диелгән Рәхмәт хаты текстында.
Киңәшмәдә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, бизнес җәмгыятьләреннән, җәмәгать һәм фән оешмаларыннан вәкилләр катнаша.
“Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм торгызудагы роле турында” доклад белән ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев чыгыш ясаячак.
Митинг Меңьеллык мәйданында узды, анда политик партияләрдән, җәмәгать оешмаларыннан вәкилләр, ветераннар һәм яшьләр җыелган иде. Алар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады һәм Татарстан депутатларының Кырымдагы хәл уңаеннан беренчеләрдән булып борчылу белдерүләрен искә төшерде. Республика Дәүләт Советы Кырым Автономияле Республикасы халыкларына Мөрәҗәгать кабул иткән һәм парламент делегациясе җибәргән. Анда Кырым парламентчылары, кырым татарлары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
Митингта шулай ук “Татарстан профсоюзлары федерациясе” җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәфил Ногманов, РФКПнең ТР Дәүләт Советы фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады.
Митинг соңында резолюция кабул ителде.