Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ябык тамыр системасы белән сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү өчен үзәк оештыруга бәйле проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә.
Бүген ТР Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә.
ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып бара.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсы комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 августына алар 11,2 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республиканың урман фонды территориясендәге Себер һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау эшләре башланды.
ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре көзге чорда 115 га мәйданда урман культураларын өстәп утырту эшләрен башкарачак.