ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” Бөтенроссия көзге табигатьне саклау акциясенә йомгак ясалды, әлеге чара көннәрне беренче тапкыр катырганчыга кадәр дәвам итте. Агач утырту эшләрендә республикада яшәүче 157 меңнән артык кеше катнашты, 497 гектардан артык мәйданда төрле ассортиментлы 1,6 миллион данә үсенте утыртылды.

Министрлык агач утыртуда ярдәм иткән һәм катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә – шул рәвешле без барыбыз да табигатьне саклау  һәм балаларыбызның киләчәге турында кайгыртабыз, алар чиста һава суларга тиеш!


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан урман массивларында 35 мәртәбә рейд үткәрелде, алар барышында инспекторлар каты көнкүреш калдыкларын хокуксыз урнаштыруның 9 очрагын ачыклады, хәзерге вакытта бу урыннарның 7се бетерелде.

Акция барышында урман фондында урнашкан 99 аншлаг, панно һәм башка кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде. 29 чишмә чистартылды һәм корылды.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Россия һәм Германия галим-урманчыларының соңгы семинарында ике – “Ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү” һәм “Татарстан Республикасында агач плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану” проектлары турында сөйләштеләр.

Проектларны тормышка ашыру өчен Кайбыч урманчылыгының имән утыртмаларында сынап карау буенча исәпкә алу мәйданчыклары булдырылды, аларда хәзерге вакытта Урман хуҗалыгы министрлыгыннан һәм Дрезден университетыннан ике белгеч эшли, шулай ук Саба урманчылыгында 2016 елга усак һәм каен плантацияләрендәге сынап карау мәйданнары өчен урыннар билгеләнде.

Семинар һәм эшлекле очрашуларның нәтиҗәсендә Урман торгызу өлкәсендә уртак алман-Россия проектлары чараларын тормышка ашыру буенча беркетмә имзаланды.

Проектлар өстендә алга таба эшләү инде Германиядә дәвам иттереләчәк, анда ноябрь аенда Министрлык делегациясе оча.

“Балтач” дәүләт табигый комплекслы тыюлыгы инспекторлары тарафыннан, Карадуган урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, 100 данә нарат үсентесе утыртылды. Бер үк вакытта тыюлыкта 3 гектар мәйданда җыештыру эшләре дә башкарылды.

Тыюлык инспекторлары – мәктәптәге еш кунак, алар биредә мәгърифәтчелек дәресләре алып бара һәм экологик мәдәният буенча конкурслар үткәрә, үз чиратында, мәктәп укучылары “Балтач” ДТКТ территориясендә үткәрелә торган табигатьне саклау акцияләрендә катнаша.

 


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урманнарда янгын куркынычы янаган чор узган елга караганда иртәрәк тәмамланды. Бу көзге яңгырлы һава торышының иртәрәк килүе белән аңлатыла, шуның аркасында урманнар дым белән туенды. Апрельдән башлап октябрьгә кадәрге чорда урманнарны саклау һәм яклау буенча барлык планлаштырылган чаралар үткәрелде. 23 янгын-химия станциясе эшкә җигелде, урманнарны җир өстендә һәм һавадан торып күзәтү оештырылды.

Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма план нигезендә 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә урман-янгын формированиеләренең саны 814 кешегә җитте, аларның 253се – даими нигездә, урман янгыннарын сүндерү җитәкчеләре – 22 кеше һәм 1023 берәмлек техника.

Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма планда шулай ук урманнардан файдаланучы һәм файдаланмаучы оешмаларның 5638 кешедән торган, 2002 берәмлек төрле техника белән тәэмин ителгән көчләрен һәм чараларын (ирекле янгын сагы һәм башка оешмалар) җәлеп итү күздә тотылды. Халык белән ММЧ ярдәмендә актив эш алып барылды.

Хәзерге вакытта Татарстан имәнлекләре 193,1 мең гектар мәйдан били яки барлык урман мәйданнарының 15 процент өлешендә урнашкан. Узган гасырның кырыгынчы һәм җитмешенче елларындагы кышларда имәнлекләр кибеп, утыртмаларның мәйданнары киметелгәннән соң 350 яшьтән олы булган, 1,5 метр юанлыктагы кәүсәле имәннәр бары тик Кайбыч урманчылыгы урманнарында гына сакланып калган.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, урман хуҗалыгын фәнни эшләнмәләрне гамәлдә файдаланмыйча гына алга таба үстерүе мөмкин түгел. Имәннәрне торгызу буенча республика программасында “Кайбыч махсус орлык урман хуҗалыгы”нда имәннең бердәм генетик-селекция комплексы объектлары булдыру, плюс утыртмаларын, плюс агачларын ачыклау исәпкә алынган, имән буенча даими орлык базасы булдыру юнәлеше билгеләнгән.

Министрлыкның белгечләр төркеме Европа илләрендә, шул исәптән Германиядә сабаклы, ябык тамыр системалы һәм чикләвекләре озак саклана торган имәннең утырту материалын үстерү буенча иң яхшы дөньяви технологияләрне өйрәнде.

Кайбыч, Тәтеш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларындагы имәнлекләрне өйрәнү һәм имән урманнарын торгызу мәсьәләләре хакында сөйләшү шул сәбәпле планлаштырылган да иде инде.

Алман галимнәре Саба урманчылыгының урман хуҗалыгы белән танышты инде, алар Татарстан белгечләре белән плантацияләр өчен утырту материаллары бирү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәген карадылар һәм усак, каен һәм тал плантацияләрендә булдылар.

 

 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә Чистай Выселкасы территориясендә Идел хәрби казакъ җәмгыяте, Сембер округы казакъ җәмгыятенең “Слобода Чистопольская” хуторы казакъ җәмгыяте казакълары, атаманнары Сергей  Петрулевич белән берлектә, көзге агач утырту чарасында катнашты. Урманның булачак гүзәлләре – чыршы утыртмалары – Кама урман хуҗалыгы питомнигыннан бирелде. Яшелләндерү эшләрендә “Чистай Выселкасы авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы В. Малашев катнашты.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Ел саен бәйрәмне билгеләп үтү карары 1999 елда Россия тыюлыклары директорларының Владивостокта булып узган киңәшмәсендә кабул ителә. Әлеге инициатива Россия Федерациясе Табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан теләктәшлек таба.

Россиядәге беренче тыюлыклар 19 гасыр азагында дворян җирләрендә барлыкка килә. Ә беренче дәүләт тыюлыгы (Баргузинск) 1916 елда оештырыла, нәкъ менә шул чордан башлап Россиядә тыюлык эшенең тарихына эз салына.

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 103 дәүләт тыюлыгы, 47 милли парк, гомуми мәйданы 59,6 миллион гектар булган 69 федераль тыюлык бар, аларда 10 мең тирәсе штатлы хезмәткәр көч куя. Региональ һәм җирле әһәмияттәге МСТТ – 13 000 тирәсе, аларның гомуми мәйданы – 142,2 миллион гектар.

Безнең республикада хәзерге вакытта гомуми мәйданы 167,55 мең гектар булган төрле дәрәҗәле махсус сакланучы 171 табигый территория, шул исәптән 126,84 мең гектар тирәсе мәйданда региональ әһәмияттәге махсус сакланучы 166 табигый территория Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондын тәшкил итә. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы мәйданының 2,47%ында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Соңгы 15 ел эчендә Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 110,7 мең гектар булган 30 МСТТ оештырылды (12 дәүләт тыюлыгы һәм 18 табигать һәйкәле).

Хәзерге вакытта Бөгелмә районы территориясендәге өч табигый объектка МСТТ статусы бирү буенча эшләр алып барыла.

Махсус сакланучы табигый территорияләрдә эшләүчеләр – чын энтузиастлар һәм битараф булмаган кешеләр. Алар тырышлыгы аркасында илебез территориясендәге кабатланмас ландшафтларны һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеген беренчел халәттә саклау мөмкин. Нәкъ менә алар тыюлыкларда, заказникларда һәм табигать һәйкәлләрендә тереклек итүче сирәк очрый торган хайван төрләрен һәлак итүдән сакларга булышалар.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тыюлык эшендәге барлык белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә!

 


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Акция икенче ел рәттән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы инициативасы белән уздырыла. Аның төп максаты – кеше белән урман арасында барлык цивилизация тарихы дәвамында төзелгән өзлексез элемтәне күрсәтү. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре мәктәп укучыларын питомниклар, янгын-химия станцияләре белән таныштыра, үзләренең урманнарны саклау һәм үрчетү буенча көн саен башкарылырга тиешле эшчәнлекләренең үзенчәлекләре, тыюлыклы табигать почмаклары турында аңлата. Комплекслы тыюлыкларның белгечләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булдылар, алар балаларны үсемчелек һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, Кызыл китап турында сөйли, викториналар һәм конкурслар үткәрә.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Конференцияне оештыручылар – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы; “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФБУ (ФБУ ВНИИЛМ); Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы; ФБУ ВНИИЛМ филиалы – “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” Конференциядә урман комплексы өлкәсендә өч-биш ел дәвамында үз тикшеренүләрен үткәрүче яшь галимнәр катнаша. Конференциядә аларның эшенә бәя биреләчәк.

Моннан тыш, яшь галимнәр Татарстанның урман хуҗалыгы белән танышачак һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгының база урман питомнигын манзара кылачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International