Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елга федераль бюджет чыгымнарының бюджет проектларын яклау, "Урманнарны саклау" федераль проекты, "Урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы күрсәткечләрен үтәү һәм урманнардагы янгын хәтәре янаган чорга йомгак ясау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды.
ТР Тәтеш муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яшь урман сакчылары" дигән урманчылык барлыкка килде.
"Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарган.
Бүген Министрлыкта 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЛесЕГАИС) эшләү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан гомуми мәйданы 40 га булган истәлекле агачлар утыртылды.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстанда 2019-2020 еллар "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.
ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Песнәк көне" дигән тематик чара үткәрде.
Татарстанның "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә алмагач бакчасына нигез салды.
2019 елның 16 нчы ноябрендә "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Ачык ишекләр көне узачак.