Татарстан Республикасының урман комплексын һәм Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын алга таба үстерү, шулай ук республиканың урман комплексын тулаем цифрлаштыру кысаларында бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән берлектә эшлекле киңәшмә уздырылды.
Без үзебезнең тормышыбызны урманнардан, кыр-болыннардан, кошлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кыш килү белән кайбер кошлар азык эзләп йөри башлый, кышлау өчен җылы якларга китә. Ә калган канатлы дусларга ничек яшәргә?
Бүген "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Чабаксар кишәрлеге урманчылыгы питомнигында, 22 нче кварталның 46 нчы бүлемтегендә 0,06 гектар мәйданда спирея һәм озынча тар яфраклы корычагач орлыгын чәчтеләр.
Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 337 патруль үткәрелгән һәм урман законнары бозылуның 20 очрагы, шул исәптән Бөгелмә, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Минзәлә урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз урман утыртмаларын кисү факты ачыкланган.
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәтне саклау буенча җаваплы затларын укыту эше оештырылды.
Табигать кышкы йокыга тала башласа да, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре күркә җыюга кереште.
"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде.
Дәүләт урман инспекторлары "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы эшләрен кабул итә – урман үсентеләре киселгән урыннарны карый һәм урманнарда алып барылган тәрбияви кисүләрне тикшерә. Урман хуҗалыгы эшләрен урман кишәрлеген арендага алучы "Ак Барс урман эшкәртү компаниясе" ҖЧҖ гамәлгә ашыра.
Нурлат муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә мәктәп урманчылыклары популярлаша бара. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә укучылар урманчы һөнәре нигезләренә өйрәнә.
Бүген Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышлар Казан шәһәре Бадминтон үзәге базасында узды.