ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Нурлат урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре түләүсез нигездә вакыты билгенеп  файдалану хокукында файдаланыла торган урман кишәрлекләрен (умартачылыкларны) тикшерү эшен алып бара.  Бүгенге көндә 5 урман кишәрлеге тикшерелде. Бу эш дәвам иттереләчәк.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Лубян урман-техника көллиятендә Удмурт Республикасы Кизнер төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булып китте.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 16 сентябреннән 16 ноябренә кадәр узган иде.

Менә ул ҖИҢҮ! Лубян урман-техника көллияте студентлары Анастасия Андреева һәм Никита Капустин (тренер – Наил Сираҗетдинов) кебек яшь профессионаллар төбәкнең World Skills һөнәри осталык чемпионатында, "Ландшафт дизайны" компетенциясендә Татарстанның иң көчле командалары арасында барган гадел көрәштә җитезлек күрсәтеп, 2 нче урынга лаек булганнар.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 28 ноябрендә, 11.00 сәгатьтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 3 кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак.

Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә урманнарга сакчыл караш һәм аларны саклауга багышланган дәресләр оештырды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Вверх!" республика конкурсы финалисты Станислав Денисов белән очрашты.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12нче декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

"Зәй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман фонды җирләрендә, янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган урыннарда, шул исәптән торак пунктлар янәшәсендәге һәм максималь антропоген йөкләнеш тупланган зоналардагы территорияләрне корыган (янып көл булган һәм сөрүдән калган) үләннән чистартты. 

"Зәй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан урман фонды янындагы территориядә рөхсәтсез чүплекне бетерү буенча эш башкарылган. 2,5 тоннадан артык чүп чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International